Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1
2
3
4
5
6
7
8 9 10
11
12
13 14 15 16 17 18
19
20
21
22 23 24
25
26
27 28 29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Тиранны акылга утыртып буламы, яки өйдәгеләрен җәберләүче ирдән ничек котылырга?

0 564
Кешеләрне мондый җинаятьләргә нәрсә этәрә һәм мондый агрессиядән котылып буламы? Sntat.ru шул хакта яза. Кешеләргә мондый агрессия каян килә? Татарстанда моңа охшаш җинаятьләрнең булганы бар иде инде. Күптән түгел Менделеевск шәһәрендә ир хатынын һәм ике баласын үтергән иде. Мондый хәлләр күп очракта психологик тотрыксызлык белән бәйле, ә ул югары социаль киеренкелек нәтиҗәсендә килеп чыга. Бу киеренкелек кайвакыт кешенең реаль тормышта кирәксез итеп хис итүеннән, үз хәленнән канәгать булмавыннан килеп чыга. Янәшә-тирәдәге кешеләрнең психик сәламәтлегенә игътибарлы булырга кирәк. 40 яшьлек чорның ир-егетләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә тынгысызрак вакыт. Шәхси үзенчәлекләрне дә исәпкә алырга кирәк, дип саный профессор, психология фәннәре докторы Илья Слободчиков. «Отелло синдромы» — психиатрияме әллә психологияме? Өйдәгеләргә карата көч куллану һәм көнләшү. Болар икесе бер-берсенә еш кына бәйле булса да, икесе ике әйбер. Психолог әйтүенчә, ул беркемне дә акларга җыенмый, әмма мондый очраклар бер генә кешегә бәйле булмый, әгәр шундый күренеш була калса, аның ни сәбәпле килеп чыкканын ачыкларга кирәк. Әгәр кеше психиатрия ягыннан караганда сәламәт икән, димәк мондый аффект халәте туар өчен сәбәп булган дигән сүз. Шулай да Слободчиков «Отелло синдромы» психологиягә караганда, күбрәк психиатриягә карый дип саный. Аффект халәте ничек барлыкка килә? Мондый кешеләр аффект халәте барлыкка килүне контрольдә тота алмый, дип саный GLE (Вена) экзистенциаль анализындагы сертификацияләнгән психотерапевт, «Генезис» балалар һәм яшүсмерләр психотерапиясе психологиясе институты директоры Альбина Локтионова. Беренче аффект халәтеннән соң, кеше «бушанып», тынычланып кала, әмма үз-үзен тотышы киеренкелекне бетерергә ярдәм итә торган шартлы рефлекс кебек кала. Һәм бу рефлекс элегрәк барлыкка килгән булырга мөмкин: мәсәлән, ул кемнедер кыйнаган, нәрсәнедер җимергән-ваткан булгандыр. Эш низагка килеп җиткәч, тиран өчен бушанырга башка юл калмый, аңа буйсынырга тиешле кеше генә кала. Буйсынмый икән, аның өчен ул юкка чыгарылырга тиеш дип кабул ителә, дип аңлатты психолог. Мондый фаҗигане булдырмый калып буламы? «Мөнәсәбәтләр начарлануның беренче билгеләре шактый ачык күренә — кеше нәрсәдер белән канәгать булмый, ярсый башлый. Болар турында белгеч белән сөйләшергә кирәк. Әмма кешеләрнең шундый үзенчәлеге бар: без үзебездәге конфликтларда „чокынырга“, аларны ачыкларга, төбенә төшәргә яратмыйбыз, шуңа күрә белгечләргә мөрәҗәгать итмичә, ахырга кадәр сузабыз, „Җайланыр әле“ дип уйлыйбыз», — диде профессор Слободчиков. Өйдә җәберләү очраклары булганда, нишләргә? Салкын душ — өйдә җәберләү проблемасыннан котылу юлы түгел, әмма кайвакыт ярдәм итә, дип киңәш итә психологлар. Салкын душ дигәндә, тынычланып, анализлау турында сүз бара. Гомергә яки сәламәтлеккә куркыныч янаган мизгелдә мөмкин булган алымнарны кулланырга кирәк: качарга, күршеләргә, полициягә шалтыратырга. Агрессия һәм эмоцияләр дулкыны басылгач, моны ничек хәл итү юлын уйларга кирәк. Кагыйдә буларак, буш урында гына мондый хәлләр килеп чыкмый, ә алар җыелып-җыелып килә. Кешеләр бер-берсен ишетергә әзерме-юкмы, шуны аңларга, төшенергә кирәк.  Тиранны акылга утыртып буламы? «Шәхеснең мондый холык-фигыле балачактан ук формалаша. Чираттагы ызгыштан соң тиран гафу үтенә, йөз мәртәбә тезләнеп, кичерү сорый. Конфликт башлангач, кабат шул ук хәлләр кабатланачак, торган саен начаррак булачак. Мондый кешеләр белән уртак тел табу, килешү мөмкин түгел», — дип сөйләде Альбина Локтионова. Дәүләт Думасы депутаты Оксана Пушкина мәгълүматларына караганда, өйдә көч куллану очракларының яртысы диярлек даими булып тора, димәк бу җинаятьләрне булдырмый калу буенча профилактиканы гел алып барырга кирәк. Мондый хәлләрне халык алдында, җентекләп тикшерергә кирәк, диде Локтионова.  «Өйдә көч куллану, җәберләүдән саклый торган закон кирәк, социаль яктан куркыныч кешеләр ачыкланса, аларны мәҗбүри рәвештә дәваларга кирәк», — дип саный белгеч.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Поваленная ураганом остановка чудом не убила мужчину во Владимирской области

В Татарстане ожидаются дождь и мокрый снег, сохранится штормовой ветер

Падают деревья и рушатся остановки: В Оренбургской области и других регионах России не утихает шторм

В Казани сильный ветер сорвал часть кровли здания у ЖК «Родина»


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Менделеевск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.