Быел Татарстанда тугыз спорт мәйданчыгы һәм дүрт футбол манежы төзеләчәк
0
338
(Казан, 14 апрель, «Татар-информ»). Быел Татарстан территориясендә тугыз спорт мәйданчыгы, ике блоклы модульле чаңгы базасы һәм дүрт футбол манежы төзү планлаштырыла. Тиешле мәгълүматлар 2021 елга планында күрсәтелгән, аны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин раслады.
Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, документлар буенча, чаңгы базалары инвентарь, кирәк-ярак белән җиһазландырылачак, ә каркас-тент өслекле манежларда футбол кырының мәйданы 20×40 метр тәшкил итәчәк.
Яңа универсаль спорт объектлары Кугушево, Менделеевск, Түбән Кама авылларында урнашачак. Казанда аларны 65нче урта гомумбелем бирү татар-рус мәктәбендә, Ваһапов, Һади Такташ һәм Восстание урамнарында төзү планлаштырылган. Чаллыда Пушкин исемендәге 78нче номерлы лицейда һәм 43нче урта мәктәптә мәйданчыклар барлыкка килү көтелә.
«Җиһазлы, инвентарь һәм җайланмалы блоклы модульле чаңгы базалары Апас һәм Чүпрәле районнарында барлыкка киләчәк», — диделәр министрлыкта.
Футбол манежлары Әлмәт, Бөгелмә, Зәй һәм Чистай шәһәрләрендә төзеләчәк.