Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026
Июль 2026
Август 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Татарстанда «Гаилә фермер династияләре» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

0 338

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Корстон»да фермерлык хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган тантанада гаилә династияләрен бүләкләде. Татарстанның 5 районыннан 5 фермер династиясе «Гаилә фермер династияләре» республика конкурсында җиңеп чыкты. Алар 100 мең сум күләмендә премиягә лаек булды. Лениногорск районының Урмышлы авылыннан Хәбибуллиннар гаиләсе 22 елдан артык үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Династия башлыгы Фәнзәт 2006 елдан, ә Азат 2014 елдан фермер эшчәнлеген башлаган. Хуҗалыкта 136 ц/га азык, 29 га бөртекле һәм 9 ц/га техник культуралар үстерәләр. Саба районының Мишәбаш авылыннан Әхәтовлар гаиләсе 26 елдан артык сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Династия башлыгы Фәиз фермер эшчәнлеге белән — 2004 елдан, ә Данир 2012 елдан башлап шөгыльләнә. Фермада 110 баштан артык мөгезле эре терлек асрала. Фермерлар 10 мең тонна сөт җитештерәләр. Теләче районы Югары Мәтәскә авылыннан Сәлахиевлар гаиләсе 23 елдан артык катнаш авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. Династия башлыгы Рафыйк фермер эшчәнлеге белән — 2005 елдан, ә Рамил 2013 елдан башлап шөгыльләнә. Хуҗалыкта 100 баш сыер бар, гектардан 33,6 центнер бодай, 31,1 центнер арпа һәм 33,2 центнер солы алганнар. Менделеевск районының Енабердино авылыннан Леонид һәм Николай Васильевлар гаиләсе 17 елдан артык сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә. Фермерлар 257 тонна сөт җитештерәләр. Чистай районының Кече Талкыш авылыннан Шәриповлар гаиләсе 22 елдан артык сөт терлекчелеге һәм бөртекле культуралар җитештерү белән шөгыльләнә. Фермада 62 баш эре мөгезле терлек, 314 баш сарык, 130 яшь терлек асрала. Фермерлар 400 тонна сөт җитештерәләр. 40 тонна бөртекле ашлык алганнар.

«Нәкъ 30 ел элек Минтимер Шәймиев ярдәме белән беренче 254 фермер эшләп китте. Аларга җил бүлеп бирелде, ярдәм чаралары күрсәтелде. Шул ук елны фермерларны яклау берләшмәсе оештырылды», — дип сөйләде Марат Җәббаров чыгышында. Министр Татарстанда 4 меңләп фермер шәхси хуҗалыкларда авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын җитештергәнен билгеләп узды. «Ел саен 2 млрд сум дәүләт ярдәме алалар. Авыл территорияләре буенча 40 программа эшли. Фермерлар, кооператив хәрәкәтен үстерү — алдагы бурычларның берсе», — дип белдерде. Кукмара башлыгы Сергей Димитриев республикада зур шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да яхшы шартлар тудырылганын әйтте. «Безнең фермер хуҗалыклары, эшмәкәрләрнең үсеше өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Рөстәм Миңнеханов күрсәткән ярдәм бәяләп бетергесез. Бездә 300 тоннадан артык сөт җитештерелә, монда фермер хуҗалыкларының роле зур. Алар белән кулга-кул тотышып эшләячәкбез», — диде. 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Менделеевск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.