Казанда Вафирә Гыйззәтуллина яшәгән йортка истәлек тактасы куелачак
0
207
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Танылган татар җырчысы Вафирә Гыйззәтуллина истәлеген Казанда мәңгеләштерәләр. Республика Хөкүмәтенең шул хактагы карарына Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имза куйды. Мемориаль тактаны Татарстан урамындагы 7нче йорт фасадына куячаклар. Мондый тәкъдимне элегрәк Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе тәкъдим иткән иде. Истәлек тактасына татар һәм рус телләрендә «Бу йортта 1981-2000 елларда танылган татар җырчысы, РСФСРның атказанган артисты, ТАССРның халык артисты Вафирә Мөхәммәтдин кызы Гыйззәтуллина яшәде», дип язылачак Вафирә Мөхәммәтдин кызы Гыйззәтуллина — танылган татар җырчысы, Татарстан һәм Каракалпак АССРның халык артисты, РСФСРның атказанган артисткасы. 1946 елның 13 февралендә Татарстан АССРның Бондюга (хәзерге Менделеевск) районы Камай авылында туган. Ул Казан музыка училищесын һәм Казан консерваториясен тәмамлаган. 1974-1975 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар академия опера һәм балет театры солисткасы булып эшли. 1975-1994 елларда — Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе әйдәп баручы солисты. 1997-2001 елларда — «Татарстан» ДТРК эстрада оркестрының әйдәп баручы солисты. Халык җырларын башкаручыларның Бөтенсоюз конкурсы лауреаты (1974). Артист классик һәм эстрада музыкасы әсәрләрен дә, татар халык җырларын да башкарды. Ул татар композиторларының күп кенә җырларын һәм романсларын беренче булып башкаручы була. Җырчы Кушма Штатларда, Австриядә һәм Германиядә, шулай ук Кубада гастрольләрдә йөргән. Вафирә Гыйззәтуллина 2001 елның 17 сентябрендә юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган.