Менделеевск пенсионерларына коронавирустан прививка ясый башладылар
0
400
(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ»). Менделеевскида яшәүче пенсионерларга коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясый башладылар. Прививканы тиз һәм уңайлы вакытта ясатырга мөмкин. Вакцинаны ясату өчен 13.00 сәгатьтән 8 (85549) 2-19-82 телефоны буенча шалтыратып языла, үзегез турында мәгълүмат калдыра аласыз. Бу турыда «Менделеевские новости» газетасы яза. 62 яшьлек Сергей Самотохин интернеттан вакцинация башлануын белгән һәм поликлиникага шалтыратып язылган. Ир-ат вакцинациядән соң үзен яхшы хис итүе турында әйтте. Шулай ук Кукмара районында да коронавируска каршы вакцинация үткәрелә. Бүгенге көндә муниципалитетка 140 «Гам-КОВИД-Вак» вакцинасы кайткан, аның 53е кулланылган. Хәзер Кукмарада 13 кеше вакцинациянең икенче этабын узган.