Менделеевскида Раштуа ярминкәсендә иң яхшы чаналарны сайладылар
0
327
(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Менделеевск шәһәренең «Ушков утраулары» паркында өченче тапкыр рәттән Раштуа күңел ачулары узды. Бәйрәмнең кульминациясе иң яхшы Раштуа чанасына конкурс булды. Бу хакта «Менделеевские новости» яза. Барысы Менделеевск районы мәдәният һәм мәгариф учреждениеләреннән ун эш тәкъдим ителде. Беренче урынны Балалар иҗат үзәге вәкилләре алды. Моннан тыш, Раштуа ярминкәсендә төп капкаларны, хуҗалыклар өчен мәйданчыкларын авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре сафларын бертөрле стильдә бизәделәр. Кунакларны самавыр, чынаяк һәм матрешка рәвешендәге күпертелгән сыннар каршы алды. Кунаклар алар белән фотога төштеләр. Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны район башлыгы Валерий Чершинцев котлады. «Кадерле дуслар! Сезне якты Раштуа бәйрәме белән котлыйм. Һәр кеше якыннарының һәм дусларының җылысын тоеп яшәсен. Чын күңелдән сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, сәламәтлек, игелек телим!» — диде ул. Ярминкәгә килүчеләр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең төрледән-төрле продуктларын сатып алды. Һәркем хуш исле чәй һәм коймак белән сыйланды, кыр кухнясы эшләде. Шулай ук балалар һәм аларның әти-әниләре туплы хоккейда катнашты, рус арбаларында һәм тимераякта шудылар.