Татарстанда кара-каршы бәрелешкән машиналарның йөртүчеләре имгәнгән
0
401
(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда юлда кара-каршы бәрелешкән машиналарның йөртүчеләре имгәнгән һәм аларны хастаханәгә салганнар. Бу хакта авария шаһитлары сөйләде. Бүген иртән Менделеевск районында трассада Татар Чаллысы авылы янында ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән. Шаһитлар сүзләренә караганда, унынчы модельле «Лада» машинасын йөртүче каршы як полосага чыккан һәм икенче машинага бәрелгән. Юл-транспорт һәлакәтендә машина йөртүчеләрнең икесе дә зыян күргән, төрле җәрәхәтләр алган ир-атларны хастаханәгә китергәннәр.