Менделеевск районының элеккеге башлыгы Рөстәм Гаффаров вафат
0
198
(Чаллы, 25 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Автокала хастаханәсендә 74нче яшендә озакка сузылган авырудан соң Менделеевск районының элеккеге башлыгы Рөстәм Исмәгыйль улы Гаффаров вафат булган. Гаффаров 1947 елның 2 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Метрәй авылында туган. 1972 елда «инженер-технолог» белгечлеге буенча Казан химия-технология институтын тәмамлаган. 1964-1965 елларда Метрәй урта мәктәбендә укытучы булып эшли. 1965-1967 елларда ВЛКСМның Мөслим район Комитеты оештыру бүлеге мөдире вазифасын били. 1972-1976 елларда КПССның Чаллы шәһәр Комитеты оештыру бүлеге инструкторы булып эшли. 1990-1999 елларда Чаллы хакимияте башлыгы урынбасары һәм вице-мэр була. 1999-2005 елларда Гаффаров Менделеевск районы хакимияте башлыгы вазифасын били. Икенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Рөстәм Гаффаровны Чаллыда җирләячәкләр.