Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026
Июль 2026
Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Идел-йорт» бәйгесендә Актанышның Киров авылы халык театрына бер миллион сум бирделәр

0 495

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Алинә Айдарова). 21 декабрьдә Камал театрында Шамил Закиров исемендәге XX «Идел-йорт» театр коллективлары төбәкара бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Гран-прига Актаныш районының Киров авылы халык театры лаек булды. Коллективка 1 миллион сум бүләк ителде.

Бәйгедә тагын бер гран-при иясе билгеләнде. Башкортстан Республикасы Стәрлебаш районы Стәрлебаш авылының «Эстәрле» халык театрына 500 мең сум бүләк иттеләр.

«Театр сәнгате безне бернәрсәгә дә карамыйча җыя. Шуны искә төшерәсем килә: иртәгә татар театрына 114 ел тула. Бергәләп театр сәнгате белән ләззәтләник», — диде Татарстанның халык артисты Луара Шакирҗанова.

РСФСРның халык артисты Әзһәр Шакиров катнашучыларга рәхмәт әйтте. «Әгәр дә авылда, районда халык театрлары булса, анда әле татар яши дигән бер нур бар. Юктан бит берни дә булмый. Төбәкләрдә, үзләренең җанын биреп, татар милләтен яшәтергә тырышкан кешеләргә чиксез рәхмәтлемен! Биредә катнашкан коллективлар күп очракта тигез иде. Гадел булырга тырыштык», — диде.

«Иң яхшы эпизодик роль» номинациясендә Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылы «Өмет» театр студиясе актеры Илшат Гарипов, Удмуртия Республикасы Ижевск шәһәренең «Чулпан» үзешчән театры актеры Нияз Вәлиев, Мөслим районы Иске Карамалы авылы мәдәният йортының «Замандаш» халык театры актеры Наил Хәмәтшин, Әтнә районы Олы Миңгәр мәдәният йортының халык театры актеры Рәдис Хисмәтуллин җиңде.

«Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә Башкортстан Республикасы Балтач районы мәдәният сараеның «Балкыш» татар халык театры актеры Розалия Хәмәтнурова, Менделеевск районы «Бизәк» мәдәният йорты «Елмай» халык театры артисткасы Фәимә Галимова бүләкләнде.

«Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Ульяновск шәһәре «Киндяковка» мәдәният йортының «Нур» халык театры актеры Мәүлетдин Таҗетдинов, Удмуртия Республикасы Ижевск шәһәренең «Чулпан» үзешчән театр актеры Радик Сәфәров, Актаныш районы Иске Сәфәр авылы халык театры актеры Әлфис Әхмәтшәрипов җиңде.

«Үзешчән театр сәнгатенә зур өлеш керткән өчен» Чувашия Республикасы Батыр районы Бикшик авылы татар халык театры режиссёры Дания Сәләхова, Самара өлкәсе Камышлы районы Камышлы авылы татар халык театры режиссёры Гүзәлия Шакирова һәм Мамадыш мәдәният йорты рәссамы, актер Марат Баязитов бүләкләнде.

Бәйгенең дипломантлары:

Чаллы шәһәре «Эврика» үзешчән театры (режиссер — Зөләйха Минһаҗева);

Ютазы районы мәдәният йортының «Маски» халык театр студиясе (режиссер — Гөлназ Ханнанова);

Менделеевск районы «Бизәк» мәдәният йорты «Елмай» халык театры (режиссер — Гүзәлия Гомәрова);

Кама Тамагы районы «Новый образ» театр коллективы (режиссер — Татьяна Шәрипова);

Мөслим районы Иске Карамалы авылы мәдәният йортының «Замандаш» халык театры (режиссер — Әнисә Биктимерова);

Чувашия Республикасы Батыр районы Бикшик авылы мәдәният йортының татар халык театры (режиссёр — Дания Сәләхова);

Самара өлкәсе Камышлы районы Камышлы авылы татар халык театры (режиссёр — Гүзәлия Шакирова);

Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылы «Өмет» театр студиясе (режиссёр — Наил Галимуллин);

Ульяновск шәһәре «Киндяковка» мәдәният йортының «Нур» халык театры (режиссёр — Җәмилә Мифтахова);

Удмуртия Республикасы Ижевск шәһәренең «Чулпан» үзешчән театры (режиссёр — Рәфилә Рәсүлева);

Бәйгенең l дәрәҗә лауреатлары: (100 мең акчалата премия)

Башкортстан Республикасы Дүртөйле районы Зөфәр Солтанов исемендәге татар халык театры (режиссёр - Азамат Гыйльманов);

Минзәлә районы Тау асты Байлар авылы мәдәният йортының «Нур» халык театры (режиссёр — Мөслимә Гайниева);

Бәйгенең ll дәрәҗә лауреатлары: (75 мең акчалата премия)

Башкортстан Республикасы Кушнаренко районы «Мизгелләр» халык театры (режиссёр — Энҗе Гыймалтдинова);

Ульяновск шәһәре Халыклар мәдәнияте үзәгенең Барый Тарханов исемендәге халык театры (режиссёр — Гөлия Сәләхетдинова);

Мамадыш районы мәдәният йорты халык театры (режиссёр — Зөлфирә Дәүләтшина);

Актаныш районы Иске Сәфәр авылы халык театры (режиссёр — Айзирә Фәхриева).

Бәйгенең lll дәрәҗә лауреатлары: (50 мең акчалата премия)

Балтач районы мәдәният йортының халык театры (режиссёрлар — Раил Нигъмәтҗанов һәм Рамил Борһанов);

Биектау үзәк мәдәният йортының үзешчән театры (режиссёр — Раушан Шәриф);

Башкортстан Республикасы Балтач районы мәдәният сараеның «Балкыш» татар халык театры (режиссёр — Камилә Халикова);

Башкортстан Республикасы Нефтекама шәһәре «Без» халык театры (режиссёр — Илмира Әлметдинова).





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Менделеевск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.