Ял көннәрендә Менделеевскида чыршы базарлары эшли башлый
0
270
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Бүген, 19 декабрьдә, Менделеевскида чыршы базарлары эшли башлый. Ылыслы агачларны берничә ноктада сатачаклар. Бу турыда муниципалитет сайтында хәбәр ителә. Менделеевск участогы урманчысы Агмаль Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, «тере» чыршы һәм нарат агачларын урманчылыкта да алырга мөмкин. Яңа ел агачлары 19-31 декабрьдә 10.00-18.00 сәгатьләрдә «Юность» мәдәният йорты каршында сатылачак. Чыршыларның бәясе 250 сумнан башлана.