Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026
Июль 2026
Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Сыер гаепле түгел: «Сөт булмауның төп сәбәбе — сөт өчен янып йөрүче җитәкчеләр юк»

0 314
Татарстанда көненә ике йөз тоннадан артык сыер савучы дүрт район бар: Кукмара, Әтнә, Балтач, Саба. Актаныш, Арча, Әлки, Мамадыш районнары да ике йөз тамгасына таба юл тоткан. Кукмара районында көненә унике мең ярым сыердан өч йөзгә якын тонна сөт савалар. Бер сыердан 23,6 кг сөт савыла. «Шул кадәр баш мал булгач, сөт күп инде», — дияр идек, тик Әлки районында, мәсәлән, аннан да күбрәк баш сыер асрыйлар, тик андый зур күрсәткечкә ирешмәгәннәр. Алдынгы районнар арасында җитештерүнең сыйфатын бәяләп китик. Әтнә районы тугыз мең баш сыер белән дә көненә 12,5 мең сыерлы Кукмара районы кадәр сөт сава. Шуңа да бер сыердан савылган сөт күләме буенча Әтнә районы - иң алдынгы. Бер сыердан уртача 29,8 кг сөт савалар. Әтнә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Марсель Гарипов бер сыердан шул кадәр сөт алу сере белән уртаклашырга теләмәде. «Ул — бизнес сере», — дип тизрәк саубуллашып, телефон трубкасын куйды. «Максат — өч йөз тонна сөт җитештерү» Кукмара районы җитәкчелеге исә сөт җитештерү тармагындагы уңышлары турында бик теләп һәм бирелеп сөйләде. Бу район соңгы елларда сөт җитештерү буенча җитди нәтиҗәләргә иреште. Кукмара районы җитәкчесе Сергей Дмитриев фикеренчә, райондагы һәр хуҗалык «Урал», «Вахит» кебек тырышып эшләсә, көнлек савым биш йөз тоннадан артып китәр иде. Без заманча яңа технологияләр кертергә тырышабыз. Бездә беренче азык үзәкләре Израильдән кайтартылган иде, хәзер районда җитештерүне башладык. Һәр хуҗалыкта диярлек азык үзәкләре куела бара. Сөтнең артуы да шуның белән бәйле. Сыерларга яхшы азык кына ашатырга тырышабыз, өстәвенә, без генетика белән эшлибез. Безнең алда максат тора — өч йөз тонна сөт җитештерү. 2022 елга дүрт йөз тонна, ә 2025 елда биш йөз тонна сөт җитештерергә телибез, Алла теләсә. Бездә баш саны да арта бара. Бүгенге көндә районда дүрт комплекс төзелеп килә, киләсе елга тагын биш комплекс салуны планлаштырабыз. Безнең барлык хуҗалык та мөстәкыйль рәвештә эшли. Терлекләрне читтән сатып алмыйбыз диярлек, үзебезнең таналарны көтүгә кертеп барабыз. Сөт җитештерүдә көчле белгечләр булу кирәк, без аларны читтән, уку йортларыннан җәлеп итәргә тырышабыз. Көчле белгечләр командасы булмаса, терлекчелек тармагында эшләү бик авыр. Безнең районда да артта калган хуҗалыклар бар, анда эшләп бетерә, булган дөрес технологияләрне кертеп бетерә алмыйлар. Без терлекчелектә эшләү буенча юл картасы ясадык, аның бер пунктын гына башкармасаң да, тиешле нәтиҗәгә ирешеп булмый. Артта калган хуҗалыкларга таләпләрне кабатлап торабыз. Без куйган таләпләрне үтәсәләр генә, зур күрсәткечләргә якын килү мөмкинлеге туачак. Яхшы нәтиҗә күрсәткән төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәнәбез, иң яхшыларын гына үзебезгә кертергә тырышабыз, шуннан безнең терлекчелектәге икътисад та үзгәрде. Яңалык кертеп кенә алга китеп була, йөрергә, өйрәнергә кирәк. Куйган максатларга ирешү өчен безнең көчләр бар, — дип сөйләде җитәкче. «Германиядән кайткан сыерлар өчен шартлар тудырырга тырышабыз» Көнлек савымны күпкә арттырган районнар да бар. Бөгелмә, Тәтеш, Менделеевск районнары көнлек савымны 23-38 процентка арттырган. Тәтеш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ирек Садриев сүзләренчә, сөт күләмен арттыру өчен комплекслы эш алып барылган: баш санын арттырганнар, азык сыйфатын яхшыртканнар, фермалар яңартылган. Шулай ук районга читтән нәселле терлек тә кайтарылган. Без азыкның сыйфатын арттыру өчен күп көч түктек, аны тикшерү өчен махсус кешеләр билгеләп куйдык. Яңа кайткан сыерларның генетик потенциаллары зур, безнең максат — йөз тонна сөт савуга чыгу. Сөтнең бәясенә килгәндә, бүгенге көндә иң зур бәя 27 сум 40 тиен, ә иң киме — 22 сум 60 тиен, — ди Садриев. Бөгелмә районы авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы Илдар Исмәгыйлев сүзләренчә, сөт күләме арту районга яңа инвестор килү белән бәйле. Районда унөч мең савым сыерына каралган комплекс төзү дә планлаштырыла, анда 350 кг сөт җитештерелү көтелә. Район буенча бер сыердан савылган сөт күләме артты, хәзер ул 15,8 кг тәшкил итә. Шулай ук 800 баш нәселле терлек кайтардык, 550 баш сыер савыла инде, бер сыер 23 литр сөт бирә. Германиядән тагын сыерлар кайтачак, без алар өчен шартлар тудырырга тырышабыз. «Северная Нива Татарстан» хуҗалыгы бүгенге көндә сөтне 32 сумнан бирә. Комплекс тулы көченә эшли башлагач, бәясе күтәрелер дип уйлыйм», — дип сөйләде ул. «Күрсәткечләр бер дәрәҗәдә калды диярлек» Әллә ни алга да, артка да китмәгән, бер урында торган районнар да бар. Күрсәткечләренең кимемәве яхшы, әлбәттә, тик нигә алга китеш юк? Чүпрәле, Мөслим, Ютазы, Баулы, Кайбыч районнарында ничек булган, шулай калган. Чүпрәле районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Тәлгать Халитов үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләде. Күрсәткечләр бер дәрәҗәдә калды диярлек, бер-ике процентка плюс белән барабыз. Соңгы вакытта барлык азыкның сыйфатын тикшерттек. Хәзер рационнар төзибез. Ул сөтне арттыруга китерер дип уйлыйбыз. Токымнарны алмаштырырга тырышабыз. Хуҗалыклар сөтне 24-25 сумнан, ә фермерлар 20-22 сумнан сата. Югары Ослан районында да көнлек савым артмаган диярлек, ә менә бер сыердан көнлек савым 0,9 кг га арткан. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Гобәйдуллин сүзләренчә, ул азык сыйфатын яхшырту белән бәйле. Бүгенге бер сыер 11,3 кг сөт бирә, без ашатуны гына яхшырттык, баш санын арттырмадык. Ашату үзәкләре булдырдык һәм сыерларны сыйфатлы әзерләнгән азык белән тәэмин иттек. Сыйфатлы азыкны терлек калдырмыйча ашап бетерә. Азык күбрәк кергән саен сөт тә күбрәк алына. Азык үзәкләрен булдыру сөтнең үзкыйммәтен киметүгә китерә, шул ук вакытта сыйфатлы азык ясала. Бүгенге көндә берничә оешма сөтне Казан сөт комбинатына 25 сумнан сата, ә фермерлар сөтне 19 сумнан бирә, — дип сөйләде ул. Өч литрлы ике банка сөт Бер сыердан көнлек савым исемлегенең иң түбән позициясендә Кама Тамагы районы тора. Министрлык сайтындагы мәгълүматларга караганда, анда көненә бер сыердан 6,2 литр сөт савыла. Ике өч литрлы банка сөт дигән сүз инде. Райондагы идарәдәге терлекчелек белгече Госман әфәнде сүзләренчә, анда инвесторлар алмашкан («Мөслим-Август» кергән), алар терлекчелеккә күп игътибар бирми. Аның сүзләренчә, ике ай элек кенә алар терлек башын, сөт күләмен арттыруга барганнар да, хәзер барысы да киресенчә. Әгерҗе районындагы көнлек савым күләме дә кимегән. Райондагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин сүзләренчә, андагы инвестор («Ак Барс» холдинг компаниясе) ике филиалында оптимизация ясаган, сөтчелек фермаларын япканнар. Шул сәбәпле баш саны һәм сөт күләме кимегән. Алар оптимизация ясый дип район җитәкчелеге урында тормый. Ул җирләрне яңа инвесторларга бирдек. Яңа инвесторлар фермаларны ремонтлый, мал алып кайта. 2021 елда хөкүмәт ярдәме белән бу вазгыятьне үзгәртербез дип өметләнәбез. Хөкүмәт ярдәме белән мең баш терлек алачакбыз. Баш саны кимүдән туктар һәм сөт буенча да дәрәҗәне күтәрербез дип ышандырабыз. Бүгенге көндә бер сыердан 11,4 кг сөт савыла. Сөт күләме күп булсын өчен дөрес ашату һәм технологияләрне вакытында оештыру кирәк. Бик тырышкан очракта без 18 кг га җитә алабыз. Безнең 18 литр сөт сауган бар. 2015 елга кадәр без сөт буенча бик яхшы бардык. 2015 елда оптимизация үткәргәч, сөтләр кимеде. Югары токымлы таналар алып кайтып, технологияләрне үз тәртибенә сауган очракта ул күрсәткечкә җитәрбез дип уйлыйм, — ди җитәкче. «Сөт булмауның төп сәбәбе — сөт өчен янып-көеп йөрүче җитәкчеләр юк» Мал табибы Илдус Хатыйпов сөт аз булуның берничә сәбәбен атады: Бүген дүрт район - Мамадыш, Кукмара, Балтач, Әтнә Татарстанның утыз процент сөтен җитештерә. Сөт юклыкның төп сәбәбе — сөт өчен янып-көеп йөрүче җитәкчеләр юк. Сөтне саву өчен акча кертергә кирәк. Сыердан күп сөт алу өчен, аны яхшылап ашатырга кирәк. Сыер саву технологиясен генә түгел, ашату, азык тарату, бастырып торту технологияләрен белеп эшлисе. Ни өчен Кукмара районы алда бара? Беренчедән, аларның эш планнары, икенчедән, эшне ярату бар. Башка районнарда ул юк. Анда бер инвестор килә дә, сыерларны бер тарафка куа, икенчесе — икенче якка куа, сөт алу турында уйлауның мәгънәсе калмый. Икенче проблема — бездә тана үстерә белүче кеше юк. Алты айлык вакытта аларның авырлыгы ике йөз кг булырга тиеш. Ул күрсәткечкә чыкмагач, тананың файдасы калмый. Бездә чит илдән тана алып кайталар. Бер алып кайткач, буын барлыкка килергә тиеш, ә бездә алай булмый, күпмедер вакыттан тагын яңаларын алып кайталар. Сыер алуга акча була, ә азыкка инде калмый. Әтнә районы, мәсәлән, соңгы 10 елда барлыгы 300 баш кына алып кайтты. Эшләгән кеше үз малы белән дә эшли ала. Журналист Раиф Гыймадиев районнар арасындагы аермага үз фикерен белдерде. Технологияләр билгеле, тик бөтен җирдә дә ул технологияләрне кертә алырлык хуҗалар юк. Беренче чиратта, ул эшне оештырудан тора, кайбер районнарда бөтенләй зур заманча фермалар юк. Элеккеге технология белән эшли торган фермаларда күп сөт җитештереп булмый. Сыерлар иске торакта торган очракта да, технологияләр дөрес кулланылса, әйбәт күләмдә сөт алып була. Сөт күләме баш саныннан да тормый. Кайбер районнарда инвестор иске торакларны бетерә, ә заманчалары белән эшләүне дәвам итә. Инвестор белән район җитәкчелеге бергә эшләп китә алмаган очраклар да була, җитәкчеләр бар гаепне алардан эзли. Районнар арасында халык минталитеты да бар, кайбер районнарда эшләргә кеше табу бик кыен, — дип сөйләде ул.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Менделеевск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.