Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Татарстанда 12 яңа җитештерү комплексы барлыкка киләчәк

0 205

(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда 12 яңа производство төзү планлаштырыла. Проектлар 2020 елда ТР Инвестицион советының йомгаклау утырышында каралды һәм хупланды. ТР Хөкүмәте Йортында узган чараны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Проектларның беренчесе «Яшел Дача» компаниясе иде. Проект кысаларында Яшел Үзән районында яшелчә һәм җиләк-җимешләрне төргәкләү һәм эшкәртү буенча җитештерү-склад комплексы төзергә планлаштырыла. Комплекста 54 яңа эш урыны булдырылыр, дип көтелә.

Яшел Үзән районында «ТК „Транс Трейд“» оешмасы пластик тәрәзәләр җитештерергә планлаштыра. Компания ярдәмендә Татарстанда 300дән артык эш урыны барлыкка киләчәк.

Яшел Үзәндә «Манзара-Молл» сәүдә үзәге төзү белән «Йолдызлык» компаниясе шөгыльләнәчәк, ул проектны гамәлгә ашыруда ярдәм сорады.

«Томо 2020» компаниясе Татарстан Балалар республика клиник хастаханәсе базасында нур терапиясе үзәген төзүне күздә тота. Проектны дәүләт-шәхси партнерлык шартларында тормышка ашыру планлаштырыла.

Чаллыда «Рус ярминкәләре» комплексын төзү күздә тотыла. Бу хакта утырышта катнашучыларга «Зар Галерея» ҖЧҖ җитәкчесе сөйләде.

«Дарлетто» ҖЧҖ Чаллы территориясендә җитештерү куәтләрен киңәйтергә ниятли.

Менделеевск районында да яңа объект барлыкка киләчәк: «Аммоний Агротехнологияләр» ҖЧҖ биредә үсемлекчелек предприятиесе төзергә планлаштыра.

«Апас сөт комбинаты» ҖЧҖ җитәкчесе сөт продуктлары эшкәртү белән бергә сыр ясау һәм сөт эшләнмәләрен киптерү заводын төзү инвестиция проектын тәкъдим итте.

Чистайда 27 мең куб метр егәрлекле яңа элеватор төзү күздә тотыла. Бу эш белән «Био-Агро» шөгыльләнәчәк. Биредә ашлык кабул итү һәм төяп җибәрү, чистарту һәм киптерү, шулай ук ашлык саклау эшчәнлеге алып барылачак.

Компанияләр төркеме шулай ук Чистайда гамәлгә ашырылачак тагын бер проектны тәкъдим итте – бу ашлык терминалы.

Моннан тыш, утырышта Чаллыда проблемалы йортлар төзелешен тәмамлау буенча ике проект каралды. 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Менделеевск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.