«Милләт горурлыгы» премиясенең ике бүләген Татарстан вәкилләренә тапшырдылар
0
204
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Мәскәүдә беренче тапкыр уздырыла торган «Милләт горурлыгы» бөтенроссия иҗтимагый премиясенең ике номинациясендә Татарстан вәкилләре лауреат булды. Бүләкне Россия халыкларының этномәдәни үсешенә һәм бердәмлеген ныгытуга шәхси өлеш керткән өчен тапшырдылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Дәүләт илкүләм сәясәтен мәгълүмати яктан тәэмин итүгә керткән өлеше өчен» номинациясендә Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары, Татарстан Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәриповның проекты өченче дәрәҗә лауреат булды. Ирек Шәриповка бүләкне генераль директор урынбасары, ТАСС мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Михаил Петров тапшырды.
Ирек Шәрипов җитәкчелегендә «Безнең йорт - Татарстан» бердәм интернет-порталы төзелде. Бу мәйданчык республиканың милли-мәдәни берләшмәләре, дуслык муниципаль йортлары һәм Татарстан халыклары ассамблеясенең 44 сайтын берләштерә. Порталга керүчеләр дөньяның 35 телендә аралаша һәм мәгълүмат ала ала.
«Дуслык йортлары, Милләтләр йортлары, Халык иҗаты йортлары һәм үзәкләренең иң яхшы тәҗрибәләре өчен» номинациясендә Менделеевск Халыклар Дуслыгы йорты директоры Фирүзә Габдрахманова һәм Татарстанның Менделеевск муниципаль районы мәдәният идарәсе башлыгы Екатерина Шиһапова өченче дәрәҗә лауреат булды. Аларның «Мари сигезлеге» этнофестивале проекты мари халкының милли-мәдәни кыйммәтләрен саклауга юнәлдерелгән.
Бүләкләрне Менделеевск лауреатларына Россия Федерациясе Президентының эчке сәясәт буенча идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина тапшырды.
Бәйгегә барлыгы 700 гә якын гариза бирелгән, шул исәптән лауреатлар арасында катнашучылар Россиянең 17 төбәгеннән булган.