Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 48 яңа очрагы ачыкланган
0
310
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 48 яңа очрагы ачыкланган, аларның икесе чирне читтән ияртеп кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Җиде кеше хастаханәгә озатылган, 41 кеше өендә дәвалана», - дип белдерделәр ведомствода. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 һәм 50-60 яшь (икесендә дә - ундүртәр кеше) аралыгында ачыкланган. Коронавирус йоктыручыларның күбесе Казанга туры килә. Биредә 32 кеше инфекция эләктергән. Башка муниципалитетлар арасында әлеге күрсәткеч буенча Түбән Кама районы (анда дүрт очрак теркәлгән) әйдәп бара. Чаллыда, Бөгелмә һәм Югары Ослан районнарында – икешәр, Апас, Әтнә, Кайбыч, Менделеевск, Питрәч һәм Саба районнарында берәр очрак ачыкланган. Пандемия башланганнан алып Татарстанда 7 мең 991 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. 6 мең 848 пациент (шуларның 45е – узган тәүлектә) терелгән.