Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Түбән Кама районында бөртекле һәм кузаклы культуралар җыю төгәлләнде

0 403

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама районы аграрийлары бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләделәр. Урып-җыюга 17 июльдә керешкәннәр иде. 22,8 мең га мәйданда алар 80980 тонна ашлык җыеп алдылар. Район буенча бер гектардан уртача уңыш 35,5 центнер тәшкил итте, шул исәптән язгы бодай — 23,5 ц/га. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Кырда 54 комбайн эшләде. Алдынгы комбайнчылар арасында: Владимир Копанев («Орсис-Агро» ҖЧҖ) — 3298 тонна, Александр Демидов — 3243 тонна, Азат Хәйруллин («Түбән Кама» агрофирмасы ҖЧҖ) — 3129 тонна. «Игенчеләр алдына бөртеклеләрне бик аз югалтулар белән җыеп алу бурычы куелды, һәм бу барып чыкты», — ди Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов.

Бүгенге көндә ашлыкны сортларга аеру һәм киптерү, туфрак эшкәртү буенча соңгы эшләр башкарыла. Җыелган уңыш «Зәй икмәк кабул итү предприятиесе»нә һәм Чистай элеваторына ташыла. Республика районнарында сезонлы башка эшләр дә дәвам итә. Аерым алганда, 898,8 мең га (50%) мәйданда туфрак эшкәртелгән.

Буа, Алексеевск, Чистай, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Актаныш, Сарман, Тәтеш, Тукай, Спас, Яңа Чишмә, Нурлат, Чүпрәле, Зәй, Әлки, Апас, Биектау, Балтач, Кайбыч, Саба, Теләче, Алабуга, Ютазы, Әтнә һәм Яшел Үзән районнарыда уңышын җыю төгәлләнде. Арча, Азнакай, Чирмешән, Аксубай, Лениногорск, Кукмара, Бөгелмә, Баулы, Лаеш, Кама Тамагы, Югары Ослан (99%), Мамадыш, Питрәч, Менделеевск (98%), Балык Бистәсе, Әлмәт һәм Әгерҗе (97%) районнарында эш азагына якынлаша.

Бүгенге көндә 39 район рапс җыя башлады, 68,2 мең га мәйданда җыелган. Чирмешән һәм Чистай районнары игенчеләре аны урып-җыюны төгәлләделәр инде. Әлмәт (95%) һәм Яңа Чишмә (92%) районнарында эш азакка якынлаша. Шикәр чөгендерен җыюга 9 район — Апас, Буа, Чүпрәле, Зәй, Минзәлә, Түбән Кама, Сарман, Тәтеш һәм Тукай районнары керешкән.

Бөгелмә районы аграрийлары урып-җыюны төгәлләделәр. Бүгенге көндә культура 7960 га мәйданнан җыелган, 328,3 мең тонна татлы тамыр алынган, уртача уңыш — 412,5 ц/га. 11 район — Әгерҗе, Арча, Балтач, Биектау, Алабуга, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама һәм Тукай районнары бәрәңге җыюга кереште. Биредә Минзәлә районы аграрийлары финиш сызыгына чыкты (94%). Бәрәңге 1071 га мәйданнан алынган (фаразга карата 26%), 305 тонна җыелган, уртача уңыш — 283 ц/га.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Завершился 11-й сезон «Звезд из завтра»: юные музыканты выступили с La Primavera

Финансирование дорожной программы Татарстана в 2026 году планируют увеличить на 5,1 млрд рублей


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Менделеевск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.