Чулманда әйләнеп капланган көймәдән ир хатынын һәм кызын коткарганда үзе һәлак булган
0
231
(Казан, 5 июль, «Татар-информ»). Татарстанда Чулман елгасында көймә әйләнеп капланган, ир-ат хатынын һәм баласын коткарып кала, ә үзе һәлак була. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Менделеевск районындагы Ык Тамагы авылыннан ерак түгел Чулман елгасында көймәдә йөргәндә, кинәт маневр нәтиҗәсендә, көймәдән җиде кеше, шуларның берсе — бала, егылып төшкән.
Әлеге хәл ярдан 300 метр ераклыкта була. Һәлакәт урыны яныннан көймәдә узып баручы ир-ат ярдәм сорап кычкыруларын ишетә һәм суга төшкән кешеләрне ярга алып чыга. Суга егылып төшүчеләрнең берсе — 33 яшьлек ир-ат- елгада булган вакытта хатынын һәм 5 яшьлек кызын коткарган. Әмма ир үзе, күрәсең тончыккан, урында һәлак булган. Ярда шаһитлар аңа беренче ярдәм күрсәтергә тырышса да, аны коткарып кала алмаган.
Әйләнеп капланган көймәдә алты пассажир, шул исәптән бала, коткарылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, көймәдәге кешеләр коткару жилетлары кимәгән булган.