Менделеевск артистлары сайлаучылар өчен мини-концерт оештырды
0
293
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Менделеевскиның Сергей Гассар исемендәге мәдәният йорты артистлары тавыш бирүче якташлары өчен мини-концерт уздырды. Шәһәр ишегалларының берсендә тамашачылар җыелган. Бу хакта «Менделеевские новости» дип язалар.
25 июньнән 30 июньгә кадәр Россия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә үз мөнәсәбәтеңне күчмә сайлау участокларында да белдерергә мөмкин. 29 июньдә шундый участок Чоловский урамы буенча 8, 8а, 10 һәм 10а йортларында яшәүчеләрне кабул итте.
Күчмә участокны автобуста оештырдылар. Тавыш бирүчеләрнең температурасын үлчиләр, битлек, перчатка һәм ручка бирәләр. Автобусның алгы өлешендә мәгълүматларны язып алдылар. Ә тавыш бирү процессы автобусның арткы өлешендә узды, анда бюллетень тутыру өчен өстәл һәм урна урнаштырдылар.