Менделеевск ишегалларында яңа спорт-уен комплекслары куелды
0
256
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Менделеевск шәһәре ишегалларында кече спорт-уен комплекслары урнаштыра башладылар. Татарстан, Бурмистров һәм Чоловский урамнарында яңа уен корылмалары урнаштыруга керештеләр. Бу хакта «Менделеевские новости» газетасы яза. «Бондюжский» һәм «Химик» территориаль иҗтимагый үзидарәләре откан грант кысаларында спорт-уен комплексларын урнаштыруга 1,2 млн сум бүлеп бирелгән. Башкарма комитетта белдерүләренчә, «Бондюжский» үзидарәсе территориясендә 9 ишегалдында, ә «Химик» үзидарәсе территориясендә ике ишегалдында спорт-уен комплекслары урнаштырылачак. Менделеевскида кече архитектура формаларының 32 элементы урнаштырылачак. Элегрәк инвалидлар җәмгыяте Менделеевскида балалар өчен инклюзив мәйданчык булдырырга тәкъдим итте. Бүгенге көндә Менделеевскида мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уен инфраструктурасы юк.