Алексеевск районының Җиңү паркында сугыш елы балаларына һәйкәл ачтылар
(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Бүген Алексеевск районының Җиңү паркында сугыш елы балаларына багышланган монумент ачылды. Тантанада Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев һәм җирле активистлар катнашты. Бу хакта «Заря» газетасы яза. Сергей Демидов дәһшәтле сугыш еллары турында истәлекне мәңгеләштерүнең әһәмиятен, сугыш чоры балалары ярдәме белән илнең Җиңүдән соң аякка басуын әйтте. «Бүген безнең бурыч — сугыш турында тарихи хакыйкатьне, исән һәм һәлак булган геройлар турында истәлекне саклау», — диде район башлыгы. Һәйкәлне эшләгән коллективка район башлыгының рәхмәт хатын тапшырдылар. Шулай ук тантанада Сергей Демидов монумент эскизының авторы Наталья Осянина белән дә очрашты. Ул әлеге проектны ничек эшләве турында сөйләде.
Алдарак «Татар-информ» Җиңү Көнендә, 9 майда Менделеевск районында Билгесез солдатка һәйкәл ачуларын язган иде.