Менделеевск артистлары табибларга ачык һавада концерт куйды
0
118
(Казан, 21 июнь, «Татар-информ»). Бүген, 21 июньдә медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре Медицина хезмәткәре көнен билгеләп үтте. Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев үзәк район хастаханәсе табиблары һәм шәфкать туташларын котлады. Район артистлары ачык һавада концерт куйды. Бу турыда «Менделеевские новости» яза. Район башлыгы иң яхшы хезмәткәрләрне Рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары белән бүләкләде. «Хөрмәтле Менделеевск районы сәламәтлек саклау хезмәктәрләре һәм ветераннары! Табиб һөнәре тулысынча кешегә хезмәт итүгә багышланган. Бу өлкәдә очраклы кешеләр була алмый. Медицина өлкәсенә йөрәк һәм күңел кушуы буенча киләләр», — диде Валерий Чершинцев. Менделеевск районында медицина өлкәсендә 418 кеше эшли, аларның һәрбере хөрмәткә лаеклы кешеләр.