Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Сабан туе — хезмәт туе: район башлыклары үткәрү-үткәрмәү турында ни ди?

0 369
«Сабантуйда халыкны битлек һәм перчаткадан йөртеп булмас» Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин: Федераль Сабан туеның үткәрелү-үткәрелмәвен Президент Аппаратыннан сорагыз. Әзерлекләр бара, бездә аны беркайчан да туктатмыйлар. Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сәфиуллов: Юк, без Сабан туена әзерләнмибез. Коронавирус белән вазгыятьнең ничек булып бетәсе билгесез, шуңа күрә күзәтеп торабыз. Шәһәрдә үткәрмәсәләр дә, район-авылларда уздырабыз дисәк, барлык халык шунда агылачак. Безгә Ульяновск, Чувашия һәм башка яклардан кайталар. 25 июньгә кадәр бернинди карар кабул итмичә торабыз. Җитәкче буларак, миңа, иң беренче чиратта, халыкның исәнлеге-саулыгы мөһимрәк. Фикерләребез төрле, егетләр белән киңәшеп торабыз. Куркыта. Сабантуйда бит шашлыгы да, пылавы да була. Бер үткәрә калсак, ярты-йорты да уздырып булмый. Юк дип кистереп тә куеп булмый. Парад бетсен әле, карарбыз. Сабантуйга килгән халыкны 1,5 метр ара калсын дип тә утыртып булмый, бөтен кеше артыннан карап та бетерә алмыйсың. Алар җыелыша, сөйләшә. Бәйрәм булса, халыкны битлек һәм перчаткадан да йөртеп булмас… Әмма әзерләнү өчен бер-ике көн дә җитә. Әлегә бер сүз дә әйтә алмыйбыз. Әлки районы башлыгы Александр Никошин: Рәсми хәл ителде: Сабантуй безнең районда беркайда да булмаячак. «Кайбер авылларда үткәрергә планлаштырабыз» Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов: Әлегә сөйләшеп бетермәдек. Әмма күбесе Сабантуйны булдырмау ягында. Башта битлек, перчатка киеп сайлауга барабыз, аннары Сабантуйда күрешеп кочаклашабызмы? Ничек була ул алай? Битлек һәм перчаткалы Сабантуй берничек тә уза алмый. Сабантуй белән идарә итеп булмый. Ә болай без һәрвакыт үткәрергә әзер. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев: Сабантуйны авылларда үткәрү мәсьәләсе карала. Әмма төгәл карар әйтүче юк. Шуңа күрә көтәбез. Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев: Вазгыять җиңел түгел, бернәрсә дә әйтеп булмый. Механизаторларны, терлекчелектә эшләүчеләрне, конкурс уздырып, бүләкләрбез. Халыкны җыясы килми иде, кеше чирли дә чирли. Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин: Авыл хуҗалыклары белән әзерләнәбез, кайбер авылларда уздырырга планлаштырабыз. Дүшәмбе көнне карар кабул итәчәкбез. Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин: Бездә булмый. Әйттеләр бит, авылларның инициативасы булса — үткәрелә, ә район үзәкләрендә булмый. Акча да юк, әлегә кирәк тә түгел. Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин: Әлегә билгеле түгел. Булмаска охшаган. «Механизаторларны бүләкләп чыгарбыз дип уйлыйм» Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов: Сабантуй рәсми рәвештә булмый. Механизаторларны кыр эшләре тәмамлангач бүләкләп чыгарбыз дип уйлыйм. Чирмешән районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин: Белмим шул, бездә узмаячак. Барлык районнарда булмый, Казанда гына үтә дип беләм. Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов: Казанда була, ә районнарда — юк. Бездә дә, шул исәптән, уздырылмый. Югары Ослан районы башлыгы Марат Зыятдинов: Юк, юк, юк. Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров: Иллегә илле. Уздырмабыз дип уйлыйм, шулай да рәсми карар кабул ителмәде. Авыл җирлекләрендә уздыру тәкъдиме килде. Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев: Әлегә белмим. «Питрау да үткәрелмәс дип уйлыйм» Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов: Карар чыкмыйча, бер Сабантуй да үткәрелми. Әлегә имеш-мимешләр генә йөри. Кечкенә авылларда гына булырга мөмкин дигән сүз бар. Без халыктан сораштыру үткәрдек. Райондашларның 80-90 проценты Сабантуй булуын теләми, куркалар. Каравон, Семик, Гырон Будтон бәйрәмнәре булмады. Миңа калса, Питрау өчен генә аерым искәрмә ясамаслар, Питрау да үткәрелмәс дип уйлыйм. Бер ел узмаганнан бернәрсә дә булмас. Минзәлә районы башлыгы Айдар Сәләхов: Әлегә әйтә алмыйбыз. Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин: Юк, быел Түбән Камада Сабантуй узмаячак. Арча районы башлыгы Илшат Нуриев: Язгы кыр эшләре вакытында тракторчылар, агрофирма башлыклары белән дә очраштым, халыкның 60-70 проценты коронавирус чорында Сабантуй үткәрү кирәк түгел, диде. «Халыкның кәефен күтәрергә исәп бар» Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин: Сабантуйлар буламы, юкмы дип, халык һәрвакыт сорап тора. Без үткәрергә әзер. Рөхсәт булса, халыкның кәефен күтәрергә исәп бар. Июньдә булмаса, июльдә булыр. Сабантуйларда үзебез дә көрәшеп йөрдек. Ул минем иң яраткан бәйрәмнәремнең берсе. Балачактан көтеп ала идем, шуңа күрә, үткәрсәк, яхшырак булыр. Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: Халык Сабантуйны ел саен көтеп ала. Әмма быел милли бәйрәмне үткәрмәсәк тә ярыйдыр. Президент указ чыгарса, ясыйбыз. Булыр дип ышанып калабыз. Июнь ахырларына илдәге вазгыять тынычланса, минемчә, Сабантуйны үткәрергә мөмкин. Лаеш районы аппарат җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов: Район үзәкләрендә булмый. Әлегә җавап юк. Актаныш районы башлыгы кабул итү бүлмәсе: Районда һәм авылларда булмый. *** Шулай да, коронавирус дигән афәт бетеп, дөньялар рәтләнеп, Сабантуйлар да гөрләп узар әле дигән өмет белән яшибез. Бетсен зәхмәт, килсен тынычлык. Сабантуйларда исән-имин күрешергә насыйп булсын!




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Единороссы Татарстана запустили акцию «Подарок ветерану»

Студенты Московского региона выступили на Менделеевском конкурсе в Томске

Труженице тыла Елене Колпаковой из Татарстана исполнилось 95 лет

В Менделеевском районе представили новых руководителей


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Менделеевск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.