Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Чүп-чар өеме урынында кәҗә фермасы ясаган — «Шәһри Казан»

0 277

(Казан, 8 июнь, «Татар-информ», « Шәһри Казан», Лилия Гайнуллина). Базарлы Матакта яшәп, Әлки районының Түбән Биктимер авылында кәҗә һәм сыерлар өчен фермалар корып җибәргән Нина Агапова: «Кечкенәдән хезмәт белән тәрбияләндем», — дияргә ярата.

Менделеевск районында Иске Гришкино авылында туып-үскән ул. «Хайваннарны, мал-туарны ярату әтиемнән килгәндер, әтием — агроном, әнием савымчы булып эшләде», — дип тә өстәп куя.

Авыл хуҗалыгы институтында укыган вакытта булачак ире Валерий белән таныша, уку йортын тәмамлаган яшьләр егетнең туган ягы Әлки районына кайтып төпләнергә булалар. Нина ханым төрле елларда Хлебодаровка мәктәбендә математика һәм татар теле укытучысы, почтада баш хисапчы, Саклык банкы бүлекчәсе җитәкчесе, нефть берләшмәсендә, район мәгариф идарәсендә икътисадчы булып эшли.

— Төрле тармакта үз мөмкинлекләремне сынап карадым. Бу белемемне, тәҗрибәмне арттырды гына, кешеләр белән аралашырга, тәвәккәл булырга, катлаулы хәлләрдә дөрес карарлар кабул итәргә өйрәтте, — ди әлеге кыю ханым.

2011 елда гаилә фермалары төзү буенча республика программасы үз көченә кергәч, Нина Агапова беренчеләрдән булып бу эшкә алына.

— Ирем читлекләр ясарга ярдәм итте, тәвәкәлләп куяннар үрчетүгә керештем. Аннары берничә яхшы нәселле кәҗә сатып алырга уйлый башладым. Кәҗә сөтенең сихәте, файдалылыгы турында шактый хәбәрдар идем. Шуңа әлеге эшне башлаганда бик нык уйлаштык, бизнес-планнар төзедек. Төбәгебездә кәҗә сөтенә ихтыяҗ зур. Ул, мәсәлән, иммунитетны күтәрә. Кыскасы, бу продукциягә ихтыяҗ булачагын белә идем, — дип таныштыра эш башлаган еллары белән.

Хыял һәм планнар дөньясына күмелеп яшәгән Нина ханым башланган эшен киңрәк җәелдерү максаты белән янып-көеп көн күрә. Җитмәсә, гаилә фермалары төзү программасы да бик урынлы булып чыга. Эшкуар район җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре белән киңәшләшә дә, тиешле документларны рәсмиләштерә башлый.

Элек ташландык җир, чүп-чар өеме булган урында кәҗә фермасы булдырган кеше ул Нина, ди әлкилеләр әлеге тынгысыз хатын турында. — Ферма урынында чүплек иде, шуларны чистартып, монда ферма корып чыктык, — дип сөйли фермер үзе.

Әйтүе генә җиңел шул, әлеге бинаны төзүгә күпме көч кергәнен, ничәмә йокысыз төннәр үткәргәнен Нина гына белә. Иренең бар хезмәт акчасы, алган кредитлары шул ферманы булдыруга кереп китә. Хәзер биредә 80 баш кәҗә асрыйлар. Бинадагы чисталык һәм тәртип бирегә килгән һәркемне дә гаҗәпләндерә. Түшәмнәр, бүлемнәр агартылган. Терлекләр коры, чиста. Чит-ят ис тә юк.

Нина Ивановна абзарга керешли үк, кәҗә бәтиләре күңелле мекердәшәләр, гүя, хуҗаларын шул рәвешле сәламли алар. Ә хуҗа хатын берсен сыйпый, икенчесен кочаклап, күкрәгенә кыса, шул ук вакытта алар белән сөйләшә, серләшә дә башлый.

— Кәҗәләр иркәләгәнне, игътибарны бик тә ярата. Абзарга кергәч башларыннан сыйпамый гына үтеп кара… — дип дәвам итә ул. — Мин һәрчак алар белән сөйләшәм. Кәҗә акыллы хайван бит, барысын да аңлый. Игътибар итмәсәң, шунда ук «үпкәләячәкләр». Аңлыйлар, мактанганда да, әрләгән вакытта да. Һәрберсенең үз кушаматы бар, аларга үземә ошаган атамалар куштым. Табигатькә чыгарганда, шатлыктан сикерешәләр, уйнашалар. Утлыкка чыкканда да, маллар миннән ерак китми. Ашауга килгәндә, бик бәйләнчек түгелләр, исниләр һәм үзләренә кирәген генә ашыйлар. Бигрәк тә чыршы ылысларын яраталар. Кышка чыршы ботаклары эләбез. Ылыслар — витаминлы ашамлык. Малларны асраганда аларны һәрчак күзәтеп торырга кирәк. Чирләп киткән вакытлары да була, әмма аларның телләре юк, моны әйтә алмыйлар. Шуңа күрә һәрвакыт карап, тикшереп торырга, күзәтергә кирәк.

Нина Ивановна үз малкайлары турында сәгатьләр буе сөйли ала. Ул кәҗәләрне тәрбияләү, карау турында күп укый, алар турында бай мәгълүмат туплаган.

— Үз хисабыма фермага таба юл салдырдым, электр уты үткәрттем, — дип ассызыклый ул. — Ә менә 2019 елда 610 мең сумга төшкән 99 метр тирәнлектәге су скважинасын дәүләт программасы ярдәмендә ясадык. Безнең Татарстанда дәүләт ярдәме бик көчле. Теләгең генә булсын. Мин бит 2017 елда да 4,5 млн сум күләмендә грант алдым. Бу акчага 3,1 миллион сумлык сыерлар өчен ферма төзелде, 13 баш тана, сөт өчен суыткыч сатып алынды. Нина Ивановна фермасында «Заанинский», «Англо-нубий» токымлы кәҗәләр асрала. Беренчеләре югары продуктлыгы белән аерылып тора.

«Кайберәүләре көненә 6 литрга кадәр сөт бирә», — дип сөйли фермер. Ә «Англо-Нубийский» токымыннан булган кәҗәләр сөтнең сыйфаты белән аерылып торалар икән. — Бүген безнең өчен продукциянең сыйфаты аның күләменә караганда мөһимрәк, — дип ассызыклый Нина Ивановна. Фермер ханымның хыялы, шул ике токымны берләштереп, яңа токым чыгару.

Хәзер Нина Агапованың гаилә фермасында 60 башка якын мөгезле эре терлек бар. Әле күптән түгел генә Мәскәүдәге заводтан айшир токымлы 13 баш савым сыеры кайтарылган. Нина ханым хуҗалыгында кәҗә һәм сыер сөтеннән 16 төрле продукция җитештерәләр. Ферма янында ук «җитештерү базасы» урнаштырылган, биредә сөтне сепарат аша чыгаралар, берничә төрдәге эремчек, каймак, кефир, катык, йогурт, сыр җитештерәләр. Сөт продукциясенә ихтыяҗ зур. Районда да ничә еллар буе бары аның продукциясен генә алучы үз клиентлары бар. Әмма сөт продуктларының төп өлешен Казанда саталар. Анда үз товарын Нина Ивановна атнага өч тапкыр алып барып сата.

–Машинага сыйган кадәр алып барам. Әле җитми дә кайчак. Даими сатып алучыларыбыз бар инде, — дип шатлыгын яшерми фермер. — Сөт продуктларына югары бәя куймыйм. Чөнки продукцияне тизрәк сатып бетерергә кирәк. Бәяләр арзан булганда, шәһәр халкы рәхәтләнеп сатып алып бетерә. Дөрес, хәзер көндәшлек зур, сатып алучылар да бик таләпчән. Тик продуктларның югары сыйфатына инангач кына, синнән даими рәвештә сатып ала башлыйлар. Моннан тыш, кәҗәләр һәм сыерларның нинди шартларда асраулары, нинди азык белән тукланулары белән дә кызыксыналар.

Хәзер Нина Агапованың 44 гектармәйданда чәчүлек җире, тракторы бар. Аның планнары, уйлары зурдан. Ферманың якындагы территориясен төзекләндерергә, җиләк-җимеш бакчасы төзергә, авыл туризмы проектын тормышка ашырырга хыяллана. — Кыскасы, эш бихисап, — ди Нина ханым. — Кунакларны кабул иткәнче, өйне тәртипкә китерергә кирәк бит. Ә минем өем — минем хуҗалыгым ул. Ул бар яктан камил, көлеп торырга тиеш.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Завершился 11-й сезон «Звезд из завтра»: юные музыканты выступили с La Primavera

Финансирование дорожной программы Татарстана в 2026 году планируют увеличить на 5,1 млрд рублей


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Менделеевск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.