Менделеевск балы «ТАССРның 100 еллыгы» логотибы белән сатылачак
0
277
(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Гүзәл Антипова җитештерелә торган товарларга «ТАССРның 100 еллыгы» мәгълүмат тамгасыннан файдалануны раслаучы сертификат алды. Бу хакта «Менделеевские новости» яза. Район башлыгы Валерий Чершинцев Гүзәл Антиповага үз продукциясендә ТАССРның 100 еллыгы логотибын файдаланырга хокук бирә торган сертификат тапшырды. «Безнең гаилә умартачылык белән шөгыльләнә. Ирем һәм аның әтисе бу эшчәнлекләрен балачакта ук башлаган», — дип сөйләде Гүзәл яраткан эше турында. Хәзер Менделеевск фермерлары классик балны да, соңгы вакытта популяр крем-балны да сата.