Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Тышы татарча, ә эче? — «Ватаным Татарстан»

0 45

(Казан, 22 гыйнвар, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Чулпан Гарифуллина). Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин республикадагы дәүләт телләре турындагы законны гамәлгә ашыру буенча Совет утырышын үткәрде. Хөкүмәт җитәкчесе искәрткәнчә, мондый киңәшмәләр 2018 ел башыннан ай саен уздырыла. Чыгыш ясаучылар уңай үзгәрешләр бар дип хисап тотты.

Юл күрсәткечләренә — миллионнар

Татарстанның юстиция министры Рөстәм Заһидуллин чыгышыннан билгеле булганча, 2019 елда кабул ителгән республика башкарма хакимияте органнарының барлык норматив актлары да ике телдә бастырылган. Бу — 1093 документ дигән сүз. 2018 елда бу күрсәткеч 94 процентны тәшкил иткән. Районнарда да үзгәрешләр бар, диде министр. «2018 елда документларның 28 проценты гына татарчага тәрҗемә ителгән булса, узган ел бу сан 86 процентка кадәр күтәрелде. 2019 елда дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарына 116 меңнән артык мөрәҗәгать килде, шуларның 2 меңе татар телендә иде. Барысына да татарча җавап бирелгән. Узган ел дәүләт һәм район хакимияте сайтларында 106 меңнән артык мәгълүмати хәбәр урнаштырылган», — диде Рөстәм Заһидуллин.

18 районга тикшерүләр белән чыкканнар. Иң еш очрый торган кимчелекләргә килгәндә, алар — актларны вакытында урнаштырмау, текстны татарчага өлешчә генә тәрҗемә итү, йә инде баш исемен татар телендә язып, төп мәгълүматны урысча гына бирү. Министр ике телдә дә текстның төгәл булырга тиешлегенә басым ясады.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин ике телнең җирдәге һәм һавадагы транспортта ни дәрәҗәдә кулланылуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, Татарстанда 11,9 мең юл күрсәткече урнаштырылган, аның сигез меңе (67 проценты) — ике дәүләт телендә. 11,9 мең юл билгеләмәсенең 1,1 меңе — федераль, 6,9 меңе — төбәк һәм 3,7 меңе җирле юлларда урнаштырылган. Тагын биш мең юл билгеләмәсен закон таләпләренә китерергә, аларны яңарту һәм кую эшләренә 191 млн сум акча кирәк.

Ленар Сафин сүзләренчә, районнарда пассажир йөртүче транспортта татар һәм урыс телле автоинформатор урнаштырылган. Ике дәүләт телендә мәгълүмат белән җиһазландырылган транспорт инфраструктурасы да арткан. 2018 елда 52 процент булса, узган ел ул 63,5 процентны тәшкил иткән. Тел турында сөйләгәндә, министр «Аэрофлот”ның бер очкычына татар шагыйре Муса Җәлил исеме биреләчәген һәм Казан тимер юл вокзалыннан тыш, башка бер җирдә Салих Сәйдәшев маршы яңгырамавын әйтте. Гаҗәп түгел, чөнки һәркемнең үз маршы, үз моңы бар. Безгә исә үзебезнекен сакларга кирәк. Шуңа күрә Сәйдәшев маршы Татарстандагы һәр вокзалда яңгыраса да, артык булмас иде әле.

Районнардан җыелган мәгълүмат буенча, республикада ике дәүләт телендә дә рәсмиләштерелгән урам күрсәткечләренең өлеше 100 процентны тәшкил итә. Ел дәвамында уңай үзгәрешләр Чистай, Ютазы, Актаныш, Менделеевск кебек районнарда күзәтелгән. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев шундый мәгълүмат китерде. Тик Дәүләт торак инспекциясе үткәргән тикшерүләр кайбер җирлекләрдә таләпләрнең үтәлмәвен ачыклаган.

— Алар торак йортларда адреслы күрсәтмәләрнең ике дәүләт телендә булу-булмавын тикшерде. Актаныш, Бөгелмә, Чүпрәле, Алабуга, Мөслим районнарында адреслы мәгълүмат закон таләпләренә туры килмәгән очраклар бар, — диде министр урынбасары. Районнарга тикшерү килгәнен көтеп утырмаска, мәсьәләне алданрак та хәл итәргә мөмкин булуын искә төшерделәр.

Сайтлар бар, әмма…

Татарстанның цифрлы үсеш министры урынбасары Радик Гыйсмәтов чыгышында дәүләт порталлары, район сайтларының яңалыкларны ике телдә алып бару-бармавына тукталды. Аның сүзләренчә, 2019 ел нәтиҗәләре буенча хакимият органнарының 34 сайтында 26 меңнән артык яңалык татар телендә урнаштырылган. Район сайтларында исә ике телдә дә 85 меңгә якын яңалык чыккан. Тәрҗемә 99 процентны тәшкил итә. Министр урынбасары искәрткәнчә, 2018 елда бу күрсәткеч 77 процент кына булган. Иң яхшы күрсәткечләр Саба, Тәтеш, Югары Ослан, Әлки кебек районнарда очрый.

Хөкүмәт утырышында яңгыраган сүзләрдән рухланып, «ВТ» хәбәрчесе дә әлеге исемлектәге районнарның рәсми сайтына кереп карады. Чыннан да, барлык яңалыклар татарчага тәрҗемә ителгән. Әмма кайбер хәбәрләрнең урысчасы белән чагыштырганда өлешчә генә тәрҗемә ителүе күзгә ташлана. Хөкүмәт порталында исә исемлектә иң башта урнашкан биш министрлыкның сайтына игътибар иттек. Татарчага тәрҗемә итү өчен күпмедер вакыт кирәк булганны исәпкә алып, узган җомгада чыккан хәбәрләргә игътибар бирдек. Сәламәтлек саклау министрлыгында барлык хәбәрләрнең дә татарчасы бар. Әмма кайберләрендә мәгълүматның яртысы да тәрҗемә ителмәгән. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында бу көнне бары бер хәбәр урнаштырылган һәм ике телдә дә тулы мәгълүмат бирелгән. Шул ук хәл Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгында да күзәтелә. Хәер, ул яңалык Юл хуҗалыгы һәм транспорт министрлыгыннан алып куелган. Мәдәният министрлыгы сайтында исә узган җомгадагы яңалыкларны татар телендә язып торуны кирәк дип тапмаганнар. Урман хуҗалыгы министрлыгында бу көнне өч яңалык урнаштырылган һәм өчесе дә тәрҗемә ителгән булып чыкты. Хөкүмәт сайтында бу киңәшмә турында әле көндез үк урыс телендә пәйда булган хәбәрнең исә татарчасы газетабыз басмаханәгә тапшырылган вакытта да куелмаган иде.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Завершился 11-й сезон «Звезд из завтра»: юные музыканты выступили с La Primavera

Финансирование дорожной программы Татарстана в 2026 году планируют увеличить на 5,1 млрд рублей


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Менделеевск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.