Миңнеханов Менделеевск районы башкарма комитеты башлыгына яңа эш эзләргә киңәш итте
(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Менделеевск районы җитәкчелеген юлларда һәлакәтләрне киметү буенча начар эшләгән өчен тәнкыйтьләде. Татарстан Президенты фикеренчә, район башкарма комитеты җитәкчесе үз вазифасын тиешенчә башкармый.
Юл хәрәкәте иминлегенә багышланган утырышта Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин хәбәр иткәнчә, республиканың кайбер районнарында юлларда машина йөртү культурасы юк.
Министрның чыгышыннан соң, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Менделеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хамматовка мөрәҗәгать итте.
«Сез биләгән вазифагызга туры килмисез. Әгәр сез бу эшне башкарып чыга алмасагыз, күңелгә ятышлы башка эш табарга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.