Татарстанда ике кешенең гомерен өзгән юл һәлакәтенең видеосы чыкты
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ике кешенең гомерен өзгән юл һәлакәтен видеога төшереп алганнар. Авария бүген иртәнге сигезләр тирәсендә М7 трассасының 22нче чакрымында булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, «Хендэ» автомобилендә булган 36 яшьлек хатын-кыз, идарәсен югалтып, каршы як полосага чыккан һәм фура белән маңгайга-маңгай бәрелешкән.
«Фура белән бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел машина «ДАФ» автомобиленә килеп сыланган», - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Авария нәтиҗәсендә 36 яшьлек хатын-кыз һәм аның арткы утыргычта барган 9 яшьлек кызы шунда ук һәлак булган.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы бүген иртән Татарстанның Менделеевск районында «Хендэ» автомобиленең, каршы як полосага чыгып, фура белән бәрелешүе хакында хәбәр иткән иде. Юл һәлакәтендә ике кешенең (хатын-кыз һәм бала) гомере өзелгән.