Добавить новость
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Арабыздан китүе бик үкенечле булды» — фольклорчы Эльмира Каюмова вафат

0 75

Кичә фольклор галиме, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Каюмова вафат булды. Эльмира Каюмова инструменталь музыканы, гөсләләрдә уйнауны өйрәнгән галим. Ул Коръән укуда татар мәкамен саклау турында «Интертат»ка  интервью да биргән иде.

Галимәне бүген Кайбыч районы Салтыган авылында җирләделәр. «Хатыным Эльмираны минем туган авылым Кайбыч районы Салтыган авылында җирләргә булдык. Хәзер безнең авылга кайтып баруыбыз, — дип сүз башлады Эльмира ханымның ире Мөдәрис абый. — Каберне казыганнар, шунда җирлибез. Балалар белән киңәшләшеп эшләдек. Бу мәсьәләдә аларның фикере бик мөһим. Картайгач, мин үлеп китсәм, беребез бер җирдә, икенчебез икенче җирдә булмасын дип, шулай эшләргә булдык. Эльмира үзе Казан кызы ул. Аның әти-әнисе Теләче районыннан. Әтисе күмелгән авыл зиратына да алып кайтырга була иде. Хатынымның әнисе исән әле, ул да безнең карарны хуплады, туганнар да ризалашты», — ди Мөдәрис абый. Эльмира Каюмова онкология белән авырган булган. 2018 елда аңа операция кичерергә туры килә. «Өч ел ярым үзен ярыйсы хис иткән иде: ашап-эчеп, үз аягында йөрде. Менә сентябрь аеннан хәле авыраеп китте, ябыкты. Башта йөрми башлады, без аны каталка белән йөрттек. Аннары инде утырып та тора алмый иде. Соңгы арада бигрәк тә — ятып кына торды. Кичә ашыгыч ярдәм машинасын чакырткан идек. Алар инде 1-2 көн калды, шушы көннәрдә диделәр… Шуннан соң туганнарны җыйдык, әзер тордык. Кичә кичке сәгать биштә вафат булды», — ди ул. Эльмира Каюмова Ленинград шәһәрендә кандидатлык диссертациясен яклаган булган. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләгәннән соң, фольклор үзәгендә эшләгән. «Аның хезмәттәшләре дә Эльмираның фәнни яктан бик көчле булуын билгеләп торалар иде. Алмаштыргысыз кеше иде инде ул. Эшкә бирелеп, бик яратып эшли иде. Эшләнеп бетерелмәгән эшләре дә калды. Башлаган эшне аннан-моннан гына түгел, чынлап торып, күңелен биреп эшләде ул. Кеше, хатын буларак та бик төгәл, акыллы, пөхтә, ышанычлы иде. Без аның белән 27 ел бергә яшәдек. Кызыбыз кияүгә чыкты, ә улыбызга 15 яшь. Аның безне шулай ташлап китүен бик авыр кичерәбез. Аны туганнар да бик хөрмәт итәләр, яраталар иде», — ди Эльмира ханымның ире. Бу минутларда Мөдәрис Каюмовка тиешле сүзләрне табу авыр иде.

«Эльмира Ринатовнага тиң булганнар юк» Эльмира Каюмованы яхшы белгән һәм аның белән эшләгән кешеләр белән дә сөйләштек. Фольклор белгече, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова: Эльмира Каюмова — этномузыкология өлкәсендә урта буында иң күренекле, иң белемле һәм иң профессиональ галимәләребезнең берсе иде. Ул инструменталь музыканы һәм мөселман музыкасы традицияләренең татар халкы мәдәниятына чагылышын өйрәнгән галим. Татар мәкаменә бәйле кызыклы гына мәкаләләре дә булды. Шул юнәлеш буенча дисклар эшләде. Азан әйтүдә, «Аятөл көрси»ләрне көйләп укуга бәйле бик күп материаллар туплады. Ул аларны авыллардан йөреп таба иде. Халык музыкасын популярлаштыру максатыннан «Безнең мирас» журналында «Безнең халык музыкасы» дигән рубрика алып барды. Алар төрле темаларга багышланган иде. Эльмира Ринатовна бик күп авылларда йөрде. Гөсләдә уйнаучылар булган авыллары барлап, ул апаларны җыйнап, төрле мәктәп музейларындагы гөсләләрне табып, аларны классификацияләде. Ике матур саллы гына кереш мәкаләсе булган «Татар гөсләләре ничек яңгырый» («Как звучат татарские гусли») дигән диск эшләде. Семинарлар үткәрде. Гөсләләрне кайтаруга бәйле Балтач районында зур гына түгәрәк өстәл дә оештырдык. Нәтиҗәдә Балтач мәдәнияты йорты каршында гөсләчеләр ансамбле барлыкка килде. Аннары алар Себер территориясендә, Марий Эл республикасында да пәйда булдылар. Гәрәй Мәгъсумҗановның (Марий Элда яшәүче гөслә ясау остасы — авт.) гөсләгә кереп китүе Эльмира Ринатовнаның тырышлыгы белән булды. Халыкның вокал һәм мөнәҗәтләр башкару традицияләренә бәйле юнәлешләрне билгеләгәндә, аның концепциясен булдырган вакытта бик актив эш алып барды. Мәдәният хезмәткәрләре каршында бик күп семинарларда чыгыш ясый иде ул. «Түгәрәк уен» фестиваленә без аның инициативасы белән борынгы чорларны реконструкцияләүне керттек.

Эльмира Ринатовнаны без генә түгел, чит илләрдә дә беләләр иде: казахлар белән бик актив эшләде. Аның мәкаләләре халыкара җыентыкларда да дөнья күрде. Кызганычка каршы, бүгенге көндә татар сәнгатен яхшы, камил белгән, иренмичә экспедицияләрдә йөри торган һәм үз сүзендә тора торган саллы галимәбез китте. Этномузыка юнәлешендәге профессионаллардан мин башкаларны күрмим. Эльмира Ринатовнага тиң булганнар юк. Алар болай да бик аз санлы. Менә шул аз санның да иң матур чәчәге шиңеп, коелып төште, — ди Фәнзилә апа Җәүһәрова. Галимә Эльмира Каюмованы 2018 елда 50 яшьлек юбилее уңаеннан Бөекбритания, АКШ һәм Казахстан хезмәттәшләре дә котлаган булган.

 «Кадерен белеп бетермибез» Фольклор һәм этномузыка белгече, сәнгать фәннәре кандидаты Геннадий Макаров та Эльмира Каюмова белән аралашып яшәгән. Эльмира Ринатовнаны мин күптәннән беләм. Ул консерваторияне бетергәндә диплом эшенең рецензенты булдым. Аннары ул Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына эшкә керде. Бик югары квалификацияле белгеч булып, ул татар этномузыкология фәненә шактый зур өлеш кертте. Аның монографиясе бик дәрәҗәле иде, фикерләре бүген дә актуальлеген югалтмаган, аны кирәксенәләр, укыйлар. Аннан башка тагын шундый монография яза алырлык кеше юк. Милли сәнгать өлкәсендә белгечләрне үстерү бик җиңел түгел. Алар безнең берәм-берәм генә килеп чыгалар. Кайвакыт без аларның кадерен дә белеп бетермибез диясе килә. Бүген Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында андый дәрәҗәдәге белгечләр юк. Аларны яңадан үстерергә кирәк. Беренчедән, Эльмира Каюмованың теоретик белеме бик әйбәт, икенчедән, татар телен камил белде һәм өченчедән, фикер йөрткәндә чагыштырып анализлау бик көчле иде. Аның вафат булуын ишеткәннән бирле ул гына күңелемдә. Бу — безнең өчен бик зур югалту, — диде Геннадий Макаров. «Арабыздан китүе бик үкенечле булды» Музыка белгече, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлназ Гыйльми Эльмира Каюмованы соңгы юлга озатырга да барган. Эльмира Каюмова — бик зур белгеч иде. Аның китүе бик үкенечле, чөнки ул нәкъ менә үзенең эшчәнлегенең, иҗатының җимешләрен, нәтиҗәләрен бирә торган вакытта китеп барды. Аның соңгы елларда бер-бер артлы мәкаләләре чыкты. Авырганчыга кадәр бик күп экспедицияләрдә йөрде. Минем дә аның белән барганым булды. Ул шулкадәр игътибарлы, әбиләрне сөйләтә белә иде һәм һәр кеше күңеленә ачкычны таба белде. Бездә фольклорчылар, музыка белгечләре бик аз. Бик җаваплы кеше иде. Эльмира Каюмова үзенең дә, башка кешеләрнең дә уңышларына чын күңелдән сөенә белде. Милләтнең мәдәни тормышына да, эшенә дә битараф түгел иде ул. Татар телен гел тирәнтен өйрәнергә омтылды, белгәнен дә чарлап торды. Кызы да, гаиләсе дә Эльмира Ринатовнаны бик карадылар. Бүген аны соңгы юлга озатырга дип фольклор үзәгеннән, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан хезмәттәшләре килгән иде. Аның китүе Казаннан алып Себергә кадәр шушы фольклор, халык иҗаты дөньясында кайнаган кешеләрне тетрәндерде, чөнки ул билгеле кеше иде. Татарлар арасында гына түгел, дөньякүләм төрки мәдәниятын өйрәнгән галимнәр арасында да аның абруе зур булды. Эльмира Каюмова Халыкара фольклорчылар ассоциациясе (SEEFA), ЮНЕСКО каршындагы Халыкара традицион музыка киңәшмәсе (ICTM) әгъзасы да булып торды. Болар бик зур халыкара оешмалар. Бөтен галимнәр дә монда вәкил була алмый. Ул гомумтөрки дөньясында да үзенең эшчәнлеген алып бара иде, — ди Гөлназ.

Каюмовлар гаиләсенең һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз!





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Hh.ru: Зарплата учителей в России в апреле 2026 года превысила 60 тыс. рублей

В Приволжье росгвардейцы приняли участие в мероприятиях, посвященных Дню Победы

Сотрудники Росгвардии обеспечили правопорядок во время празднования Дня Победы в Республике Марий Эл

Участники брянской студии «Аллегро» стали лауреатами I степени фестиваля-конкурса в Пятигорске

Новости Марий Эл



Глава Марий Эл Юрий Зайцев

Частные объявления в Марий Эл



Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Йошкар-Ола на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.