«Әдәби кафе»да Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабын тәкъдим итү кичәсе була
0
55
(Казан, 10 март, «Татар-информ»). 15 мартта «Казан утлары» журналы «Әдәби кафе» да Фирдәвес Хуҗинның «Суслонгер» китабын тәкъдим итә. «Суслонгер» — «Казан утлары» китапханәсе» сериясендә чыккан унынчы китап. «Марий Эл урманнары эчендә урнашкан Суслонгер учлагере турындагы коточкыч дөреслек, Бөек Ватан сугышы бетеп, бик күп еллар узгач кына ачылды. Аңа кадәр ул „Сер“ дигән гриф астында саклана иде. Сугыш елларында Суслонгерда — 10 мең, Сурокта 20 мең яугир хезмәттә була. Анда күпме кешенең гомере өзелеп калуы төгәл билгеле түгел», — дип яза «Казан утлары». Фирдәвес Хуҗин үзенең «Суслонгер» әсәрендә лагерьда булган авылдашлары исеменнән вакыйгаларны тергезеп, укучыга андагы вәхшилекләр турында бәян итә. 15 мартта әдәбият сөючеләрне «Әдәби кафе» да (Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт) узачак китап тәкъдим итү кичәсенә чакырып калабыз. 15.00 сәгатьтә башлана, диелә бу хәбәрдә.