Добавить новость
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Казахстан хәлләре безгә дә сабак булсын иде»

0 186

Социаль челтәрдәге иң популяр юмор — вирусологларның тиз арада казахологларга әверелүе. Казан «казахологларыннан» иң популяр тәкъдим — Назарбаев урамының исемен алыштыру. Дөрес, Казахстанга катышы булганнар дәшми. Кемдер хокукларын яклап урамга чыкканда икенче берәүләрнең дәшәргә дә куркуы кызганыч та инде. Икенче яктан караганда, сәгать саен вазгыять үзгәреп торганда ниндидер эксперт фикере әйтүе дә катлаулы. Шуңа да үз фикерен әйтүчеләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Рамил Төхфәтуллин: «Хакимият халык фикеренә күбрәк колак салырга тиеш»

ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллин: «Бу темадан бөтенебез хәбәрдәр һәм аналитика бик көчле бара. Казахстанда милләттәшләребез дә күп яши. Без алар белән хәбәрдә булып торабыз. Үзем дә элемтәгә чыктым. Барыбызны да борчый торган ямьсез вакыйгалар барлыкка килде. Аның нигезендә күп сәбәпләр ята. Әлбәттә, ягулык бәясе үсүдән генә тормый, ул бер сәбәпче – катализатор гына, югыйсә каршылыклар локаль булыр иде. Каршылык бөтен республиканы биләп алган икән, аның нигезендә зуррак, мәгънәлерәк, түзелгән-түзелгән дә, инде ташып чыккан мәсьәләләр ята. Шуларның берсе — хакимиятнең халыктан, аның мәнфәгатьләреннән ерак булу. Бу дөрес түгел: халык фикерен ишетү, аны кайгырту, аның мәнфәгате белән яшәү аксиома булырга тиеш.

Әлбәттә, чит куллар да сизелә, чөнки оешканлык бик көчле, әзерлек барлыгы беленә. Әйтәләр бит инде — андый мәсьәләләрне романтиклар уйлап чыгара, фанатиклар гамәлгә ашыра. Ике яктан да корбаннар булуын да күреп торабыз. Бу очракта инде криминаль элементлар да башларын күтәрә башлый, мародерлык очракларын нигездән бетерергә кирәк. Урамга чыгып тыныч кына таләпләрне әйтү бер нәрсә, ә инде мародерлыккка киткәч, башлар киселгәч… Халык интернетсыз, су буе чиратлар, ашау-эчүгә мохтаҗлык күбәйгән. Хаоска әйләнгән кебек. Бу туфанны, тайфунны тыныч кына туктатып булырмы икән дигән борчылу бар.

Кемдер моны кулланырга да тырыша. ОДКБ гаскәрләрне кертү ни дәрәҗәдә аклана? Максат сәнәгать оешмаларын саклаумы, чынлыкта нәрсә икәнен белеп булмый. Гомумән, куркыныч. Безнең бит Казахстан белән 7 мең чакрым чик үтә. Әгәр радикаль элементлар барлыкка килә икән… әфган радикаллары үткән дигән фикерләр дә бар.

Пандемия мәсьәләсе дә үз коррективаларын керткәндер. Киеренкелек барлыгын күреп торабыз бит, халыкның туйганлыгы сизелә. Безнең мөнәсәбәтләр бозылмасын гына инде — ике ил арасында һәм тугандаш халыклар арасында. Минемчә, хакимият халык фикеренә күбрәк колак салырга тиеш. Халык безнең идарә итүче көч, хакимият халык кулында». 

Ирек Шәрипов: «Казахстан төзелеше буенча да, сәяси, икътисади процесслар буенча да ул уйлап, дөрес корылган дәүләт»

ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов: «Бик кайгырабыз, бик борчылабыз. Казахстан Советлар Союзы таркалганнан соң барлыкка килгән иң көчле дәүләтләрнең берсе. Дәүләт төзелеше буенча да, сәяси, икътисади процесслар буенча да ул уйлап, дөрес корылган дәүләт. Шуңа күрә аның потенциалы бик зур. Ни кызганыч, андый дәүләттә дә проблемалар килеп туарга мөмкин. Казахстан бу ситауциядән минималь югалтулар белән чыга алыр дип ышанам. Мин аны халык фикерен исәпкә алып, галимнәр белән киңәшеп корылган дәүләт дип саныйм».

Илдар Габдрафиков: «Казахстан хәлләре Россия хакимияте өчен дә сабак булсын иде»

Тарих фәннәре кандидаты, Россия Фәннәр Академиясенең Кузеев исемендәге Этнологик тикшеренүләр институтының этнополитология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Илдар Габдрафиков: «Хәлләр әйбәт түгел инде анда, кан түгелгәч, әйбәт була алмый. Күпме кешенең гомере өзелә бит. Андый хәлләр экспертлар тарафыннан алдан чамаланып чаралар күрелергә тиеш иде. Ә инде сәбәпләренә килгәндә, минемчә, социаль-икътисади сәбәпләр. Чөнки кешегә, бигрәк тә яшьләр арасында эш юк яки бик аз хезмәт хакы түләнә торган эш кенә тәкъдим ителә. Коррупция һәм кланнар тамыр җәйгән. Назарбаев кланы баеганнан-баеды, башкалар бөлгәннән-бөлде, мондый вакытта газга бәя күтәрелү детонатор кебек тәэсир итте. Чуалышлар Актаудан Алматага күчкәч сәясәт китте инде: Хөкүмәт таркатылды, Президент иминлек советын үз кулына алды. Әмма кланлыкны алай тиз генә алып ташлап булмый, ул өстан өскә кадәр сеңгән. Аннары — ОДКБ, безнең десантниклар… Бу вазгыятьне күпмедер тынычландырыр.

Ләкин бит таяк ике башлы — русофоблыкны, антироссия карашларын көчәйтергә мөмкин. Рус теллеләргә безнең татарлар да керә. Алар анда бар бит әле.

Мин казах халкының зирәклегенә өметләнәм. Тиз арада безнең гаскәрләр чыгар дип уйлыйм. Чөнки аларның булуы антироссия кәефе тудыра. Моның кирәге юк. Без дустыбызны, союзнигыбызны югалтырга тиеш түгел.

Бу хәлләр Казахстан Республикасына реформалар кирәклеген ачык күрсәтте. Россиядә бер кеше 20 ел җитәкләсә, анда бит инде 30 ел утыра. Власть яңартылмый. Кешеләр арыган инде. Башкала исемен Нурсолтанга әйләндерү, аэропортка исемен бирү, һәйкәлләр кую — кешеләр өчен өстәмә ярсыткыч иде. Хәзер Президент рычагны үз кулына алмакчы, ә Назарбаев кланы моңа каршы.

Бу хәлләрдән кланлылыкның ил үсешенә зур зыян салганлыгы күренә, идарә сыйфатына зыян килә. Казахстан бу сынауны зур югалтуларсыз кичеп чыгар дип өметләнәм, югыйсә озакка сузылган гражданнар сугышына да күчергә һәм дәүләтнең таркалуына да китерергә мөмкин. Алла сакласын!

Казахстан хәлләре Россия хакимияте өчен дә сабак булсын иде. Бездә дә власть торгынлыгы билгеләре бар. Россиядә бу хәлләр кабатланмасын иде дип телим.

Соңгы фикерем — экспертлар кирәк. Алар идарә тирәлегендәге кешеләрдән генә тормасын иде. Реаль картинаны һәм вазгыятьнең кая таба барганын күрсәтә торган чын экспертиза кирәк. Ни кызганыч, Назарбаев тирәлегендә андый кешеләр булмаган яки булып та аларның сүзенә колак салынмаган. Моннан сабак алып, бездә объектив экспертиза булдыру зарури».

Рамай Юлдашев: «Бу — ярымач халыкның нәфрәте: бик аз керем, түбән эш хаклары Казахстанда инкыйлаб башлануына сәбәп булды»

Марий Эл республикасының Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәре Рамай Юлдашев: «Казахстандагы вазгыятьне инкыйлаб дияргә була. Беренчедән, социаль сәясәт, коррупция… Халык Назарбаевның 30 елдан артык хакимияттә булуына каршылык күрсәтеп, курыкмыйча кулларына дубинкалар, щитлар тотып чыга…

Назарбаев та, Токаев та, Россиядәге кебек, фиркаларны да бетерде, үзләренә лояль структуралар булдырды, доминант оешма да юк. Халык арасында лидерлар бар, ләкин гомуми бер лидер юк дияр идем.

Халыкта хакимияткә нәфрәт, чөнки бик күп дәүләт компанияләре Кытайларга бирелде — элеккеге Советлар Союзыннан калганнары — газ, нефть, күмер, тимер рудасы һәм башка тармаклар да… Шулай ук, яхшы җирләр кытайларга жир эшкәртергә бирелде. Казахстанда коррупция бик көчле: бөтен дәүләт, административ чиновниклар, МВД структуралары шуның белән чолганып алынган. Нурсолтан Назарбаевның кланы да һәм аның туганы Булат Назарбаев, кияве Кулибаевның кулларында бик зур милек тупланган.

Бу — ярымач халыкның нәфрәте: бик аз керем, түбән эш хаклары Казахстанда инкыйлаб башлануына сәбәп булды.

Казахстандагы Жанозенда, Мангистауда элеккеге ногайлар яшәгән. Бүгенге көндә казах милләте составына кергәннәр җирендә инкыйлаб беренче булып башланды һәм үрнәк буларак икенче регион һәм шәһәрләргә күчте.

Шулай ук сәяси тоткыннар да бик күп Казахстанда, инкыйлабчылар аларны азат итүне дә таләп итә».

 

 

 





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

GP и «Магнит» запускают проект по сбору батареек

Школьники из Петрозаводска написали Байкальский диктант

Будем ездить в 2 раза дешевле: РЖД ввело 50% скидки на билет для двух категорий пассажиров - кто попал в списки

Театральный форум ПФО пройдет в Нижнем Новгороде с 20 по 22 апреля

Новости Марий Эл



Глава Марий Эл Юрий Зайцев

Частные объявления в Марий Эл



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Йошкар-Ола на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.