Добавить новость
Июль 2011
Август 2011
Сентябрь 2011
Октябрь 2011
Ноябрь 2011
Декабрь 2011
Январь 2012
Февраль 2012
Март 2012
Апрель 2012
Май 2012
Июнь 2012
Июль 2012
Август 2012
Сентябрь 2012
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016 Сентябрь 2016 Октябрь 2016 Ноябрь 2016 Декабрь 2016 Январь 2017 Февраль 2017 Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Ислам кабул итүнең 1100 еллыгына рәсми старт бирелде: Коръәнне кулдан язачаклар

0 215

2021 елның җәй айларында ук Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан тантана уздыру комитеты төзелгән иде. 4 гыйнварда Болгар шәһәрендә шул уңайдан Бөтенроссия мөселманнар форумы башланып китте. Бөтенроссия мөселман форумында Татарстан, Мәскәү, Ленинград, Свердловск, Кузбасс өлкәләреннән, Башкортостан, Марий Эл республикаларыннан килгән дин кардәшләр катнаша.

Дүрт көнлек форумда күренекле спикерлар: галимнәр, атаклы вәгазьчеләр чыгыш ясавы көтелә. Остазлар фәнни-популяр лекцияләр, вәгазьләр укыячак, презентацияләр, төрле мастер-класслар да булачак. Моннан тыш форум программасында квестлар, тренинглар, спорт чаралары да кергән. 5 гыйнварда форумның тантаналы ачышына Камил хәзрәт Сәмигуллин да килгән иде. Шулай ук бүгенге чарада профессор, сәясәт фәннәре докторы, Россия Ислам институты һәм Казан Ислам университеты ректоры, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Болгар ислам академиясе ректоры Айнур Тимерханов та катнашты.

Форум ачылышы Коръән уку белән башланып китте. Аны Кемерово өлкәсе Югра шәһәреннән килгән Коръән-хафиз Хусейнджон Дарвозиев башкарды. Аннары сүз Болгар Ислам академиясе ректорына бирелде. Барыгызны да сәламлим. Без чираттагы Бөтенроссия мөселманнары форумы катнашучыларын ата-бабаларыбызның изге җирендә — Болгарда күрүебезгә бик шатбыз. Минем өчен әлеге юбилей елындагы беренче чараның безнең академия диварларында үтүе бик мөһим вакыйга. Бай материаль-техник базасы һәм көчле укытучылар составы булган академиябез үсә бара. Без актив рәвештә халыкара ислам уку йортлары белән элемтәләребезне ныгытабыз.

Мөселман яшьләре катнашындагы әлеге форум ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган бәйрәмнәр арасында бик яхшы старт булып тора. Безнең академия кысаларында да төрле чаралар планлаштырылган, — дип сөйләде Айнур Тимерханов.

«Коръәнне кулдан язарга җыенабыз»

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең сүзен «Әлү-Гыймран» сүрәсенең 14 нче аятен укудан башлады. Анда сүз Аллаһ һәм безнең арадагы җиде киртә турында бара, дип аятькә аңлатма да биреп китте. 922 ел татарларга гына түгел, ә илебезнең бөтен мөселманнарына да кагыла. Нәкъ менә 922 ел хәзерге Россия территориясендә рәсми рәвештә ислам кабул ителгән ел булып санала. Бу — Россия территориясендәге беренче дин. Чукындыру исә соңрак, 66 елдан соң гына булуын беләбез. Шулай итеп Идел буе Болгарына Ибн Фадлан килү турында фильм төшерү идеясе барлыкка килде. Бүген аның бер өзеге тәкъдим ителәчәк. Форум тантаналы чаралар башланып китә. 12се көнне бирегә бик күп мөфтиләр киләчәк, җыелыш була.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанга «Беренче басма Коръән шәһәре» исеме бирергә тәкъдим иткән иде. Бу чыннан да шулай. 1803 елда Казанда мөселманнар тарафыннан төзелгән беренче Коръән китабы чыга. Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында тагын бер зур проект башлаячакбыз. Хәзер без Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиевнең Коръән ничек язылырга тиешлеген аңлаткан хезмәтләренә нигезләнеп, каллиграфларны җәлеп итеп, Коръәнне матур итеп кулдан язарга җыенабыз.

Быелгы бөтен чаралар да ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган булачак. Мәчет ачылышымы ул, форуммы, спорт ярышымы, — диде мөфти.

Форумда беренче тапкыр «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмының киңәйтелгән трейлерын да күрсәттеләр. Мөфти әйтүенчә, фильмны тиздән эшләнеп бетәчәк.

«Мөселман интеллигенциясен формалаштырырга кирәк»

Профессор, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин ислам дине тарихы, Россиядә ислам таралу юллары, җәдидчелек турында лекция укыды: Быелгы елның төп вакыйгасы — ислам кабул ителүнең 1100 еллыгы. Бүген Россиядә 8 меңгә якын мәчет, 80 гә якын мөселман уку йорты исәпләнә. Мөселман татар руханилары һәрвакытта да традицион ислам кыйммәтләренә таянып эш иткән. XIX гасыр уртасыннан җәдидчелек бик зур роль уйнаган. Бу вакытта татарларда мөселман интеллигенциясен тәрбияләүче мәдрәсәләр ачыла башлый. Алар өчен җәмгыятьнең артта калмавы бик мөһим була. Кызганычка каршы, бүген мөселман интеллигенциясе юк. Безгә аны формалаштырырга кирәк.

Мисал итеп, Галимҗан Барудины китерә алам. Ул XIX гасыр ахры XX йөз башында югалып калмый торган яңа буын мөселман яшьләре тәрбияләү кирәклеген аңлаган. Шул ук вакытта Галимҗан Баруди традицион кыйммәтләргә таянган.

Россия империясе составына кергәч, үзәктән еракта яшәгән мөселманнар үзләренең эчке интеллектуаль мөмкинлекләрен эзли башлаганнар. Екатерина икенче заманында мөселманнар яшәгән җирлекләрдә мәчетләр салына, мәдрәсәләр ачыла башлый. Җәдидчелек тә яхшы тормыштан килеп чыкмаган. Мөселман яшьләренә ничектер яшәргә кирәк булган. Җәдиди мәдрәсәләрдә дини һәм дөньяви белем алып булган. XX гасыр башында Россия империясе мөселманнары үзләренең көчле интеллектуаль әзерлекләрен күрсәткәннәр. Бүген без дә җыелган проблемаларны чишү юлында үзебезнең эчке ресурсларыбыздан, интеллектуаль мөмкинлекләребездән файдаланырга тиешбез, — диде профессор.

Җәдидчелек тә яхшы тормыштан килеп чыкмаган.

«Бүгенге яшьләр үзләренең батыр икәнлекләрен белми»

Форумда «Туганбатыр» проектын да тәкъдим иттеләр. Аның турында «Туган авылым» комплексы хезмәткәре Фәридә Бибарс сөйләде: Бүгенге көндә шундый проблема бар: безне башка халыклар, кунакка килүче туристлар, хәтта яшь буын да үз-үзебезне ничек тәкъдим итүдән чыгып кабул итә. Монда без батыр образының үзгәрүен күрәбез. Безнең бүгенге батырыбыз ул — Сабан туйда көрәшкә чыккан, түбәтәй кигән матур егет. Бүгенге яшьләребез үзләренең батыр икәнлекләрен, олы халыкның баласы икәнен белми. Үзләренең ата-бабалары батыр булганнарын онытканнар. Чын батыр образы булмагач, хатын-кыз образы да югала. Әлбәттә, аны бүгенге заман кысаларында тормышка ашыру кыен, шулай да бу бик мөһим.

Төрки-татар легендалары һәм эпосларындагы образ намуслылык, кыюлык һәм гаилә кыйммәтләрен алга сөрә, шуңа күрә без Туган батыр образын тудырырга булдык. Бу — җыелма образ. Без заманча әкиятне үзебезнең традицияләребезгә нигезләнеп төзергә уйладык. Моның өчен шагыйрь, драматург Зөлфәт Хәкимне чакырдык. Әкият инде әзер. Ул берничә телгә тәрҗемә ителәчәк. Бу әле башы гына. Шушы проект кысаларында 5 яшьлек балалар өчен кыска әкиятләр, мультфильм, фильм, балалар өчен уенчыклар булачак. Шулай ук Алтайдан алып Әстерханга кадәр төрки батыр юлы буенча туристик маршрут әзерләргә дигән ният тә бар. Спорт ярышларында Туган батыр кубогын да ясыйсыбыз килә. Композиторлар, автор һәм җырчылар белән берлектә Туган батыр турында төрле стильдәге җырлар да язачакбыз, — дип аңлатты проект турында Фәридә ханым.

Презентацияләрендә әкиятнең берничә герое белән таныштырдылар. «Туганбатыр» проекты консультанты озын кылычлы корал һәм фехтование өлкәсендәге белгеч Виктор Тарасов татар кылычын уйнатып күрсәтте. Бүлмә уртасына озын буйлы, мәһабәт гәүдәле, мехлы бүрек, читек, борынгы заман киемнәренннән, кулына кылыч белән ук һәм җәяләр тотып чыккан батырны күргәч, зал җанланып китте. Виктор Тарасов татарларның яу вакытында ничек итеп бер үк вакытта җәя дә тартып, шунда ук кылыч белән дә сугышуларын күрсәтте. Кечкенә генә деталь — баш бармакка киелгән балдакның яучыга бик күп өстенлекләр бирүен дә сөйләп үтте. Соңыннан форумда катнашучы барлык ир-егетләр дә аның янына килеп коралларын тотып селтәнеп тә карадылар. Виктор Тарасовтан батыр образында үзен ничек хис итүен сораштым:

Бу киемнәр барысы да археологик табылдыкларга карап төзелгән, коралларым да шулай ук. Мин бу образга ияләштем инде, өстемә кигән киемнәрнең авырлыгына да карамастан, үземне яхшы хис итәм. Мәсәлән, менә бу хәрби кием (доспеха) 8 кг. Бу образны берәмтекләп җыйдым. Моның өчен хәрәкәтләрнең биомеханикасын, аның тактикасын, киеп йөрү ысулларын һәм башка нечкәлекләрне дә белергә кирәк.

Туган батыр образы ир кеше үзен ничек тотарга тиешлеге турында сөйли, шуны күрсәтә, аңлата, — диде ул. 

Форумда катнашучы яшьләрнең фикерен белән дә кызыксындым. «Мин Башкортстанның Борай районыннан килдем, — дип сөйли башлады яшь кенә бер туташ. — Бу форум миңа көч бирә, монда мин иманымны ныгытам. Яңа танышулар да күп булды. Дини яктан да, үзенә күрә бер тормыш мәктәбе бу миңа. Мин бу форумга инде икенче тапкыр киләм. Программасы бик кызыклы итеп төзелгән. Дини тематикага караган уеннар булуы да шатландырды», — диде Рита Гыйльманова.

Ә менә Мәскәүдән килгән Любовь исемле кыз әлеге форумга беренче тапкыр. «Минем бик тә дин гармониясе атмосферасын тоясым килде, шуңа әлеге форумга килдем. Монда бик кызыклы чаралар, дәресләр үтә. Бу миңа бик күп эмоцияләр бүләк итә. Минем әтием ягыннан бабам татар булган. Мин шул якка бик тартылам. Татар телен өйрәнәм, татар мәдәниятен бик яратам. Хәзер мин күбрәк татарлар, мөселманнар белән аралашам дисәм дә була. Форумда бик дустанә мөнәсәбәт. Тагын бер ошаган ягы — татар мәдәниятенә басым ясалуы күңелемә хуш килде», — диде Любовь.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Барнаул попал в список городов, нуждающихся в повышении качества жизни

Барнаул включили в список городов, где надо срочно поднять качество жизни

Сочи и Новороссийск вошли в топ-10 городов России с самым высоким качеством жизни

Москва и Грозный – российские города с наиболее высоким уровнем качества жизни

Новости Марий Эл



Глава Марий Эл Юрий Зайцев

Частные объявления в Марий Эл



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Йошкар-Ола на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.