Добавить новость
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
Июнь 2026
Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Яшьләр тракторга утырмый, сыер саумый, аларның блогер буласы килә»

0 510

«1980 еллар. Мин армиядән кайттым. Монда күпер төзиләр иде. Пычрак, балчык. Мин яңарак кына өйләнгән. Хатын белән җәяү барабыз. Хатын: «Монда берәр кайчан күпер булыр микән, юк микән?», – ди. Мин әйтәм: «Хатын, килер бер көн, монда күпер, авылның башыннан азагына хәтле асфальт булыр», – дим. Ул вакытта асфальт Балтачка да җитмәгән иде. «Мин яхшы машинада булырмын, син янда, артта безнең балалар булыр», – дим. Күпмедер вакыттан соң шулай булды да. Берьюлы тукттатым да: «Хатын, хәтерлисеңме мин сиңа шулай дип әйткән идем. Менә күпер, менә асфальт, менә машина, менә балалар, менә без бергә «тещага» чыгабыз», – дим.

Машинасында Арбор авылын ураганда җор телле Харис абый Һадиев сөйләде бу тарихны. Авыл халкыннан «Арбор турында сөйли алырлык кеше әйтегез әле», – дигәч, туп-туры Харис абый йортына күрсәттеләр. Чыннан да Харис абый белән сөйләшкәннән соң яратса да ярата икән кеше туган авылын дип уйлап куясың.

Харис Һадиев

Фото: © Салават Камалетдинов

Балтачның Марий Эл чигендә урнашкан татар авылы Арбор буйлап экскурсия үткәрде безгә Харис абый. Дүрт яшендә Казахстаннан күченеп кайталар алар. Шуннан бирле авылда төпләнеп калган. Дөрес, Россиянең һәм Татарстанның төрле җирләрендә эшли ул. Эше турында сөйләгәндә дә Арбор халкын мактап туя алмады.

Халык бик яхшы, тырыш монда. Татарстанның, Россиянең күп җирләрендә булдым. Халыкның торышы буенча, Казан арты район-авыллары – Биектау, Балтач, Арча, Саба, Кукмара аерым. Бүтән җирдә сез мондый авыллар күрмәячәксез. Монда кешеләр башка. Тыныч, тырыш, эшчән халык. Балтачта гомумән халык тырыш, эшчән. Бөтен әйберне шунда ук эләктереп алалар, эшли дә башлыйлар, – ди Харис абый.

Малмыж төрмәсендә атып үтерелгән Гәрәй мулла йорты

Арбор авылының тарихы 1630 елларга барып тоташа. Иван Грозный гаскәрләреннән качып, Арча районы Мәмсә авылы халкы күчеп килеп нигез салган авыл бу. Исеменең килеп чыгышының ике варианты бар икән. «Күп очракта «Үр бар» дигәннән килеп чыккан дип әйтәләр, ә борынгы мари теленнән «арбор» сүзе «ташлы, урманлы елга» дигәнне аңлата», – дип сөйләп китте Харис абый.

Авылның үзәк урамында борынгы йорт бар. Кайбер җире реконструкцияләнгән, кырыйларында үлән, агачлар үсеп беткән. Харис абый иң беренче булып безне шул ихатага алып барды. Данлыклы Гәрәй мулла йорты булган икән ул.

Әхмәтгәрәй Зарипов дигән кеше мулла, имам, ахун булган. Укымышлы мулла, Мөнингәр мәчетендә имам булып эшләгән. Революциягә кадәр үк, җәдитчелектә гаепләнеп, бер ел төрмәдә утырып кайта. Янәшәдә генә Нәҗип мулла яшәгән.

Фото: © Салават Камалетдинов

Әби ягыннан туганнар алар минем. Әбинең әтисе Хәлиулла мулланы Малмыжда атып үтерәләр. Түнтәрнең ишанын, берничә попны, байларны җыялар да, Малмыж төрмәсенә ябалар. Иртәгә чыгарабыз диләр дә, алып чыгып чишендерәләр дә аталар һәм елгага төртеп төшерәләр. Ишан Ишминең мәетен урлап алып кайтып, Борнак зиратында кеше кабере өстенә күмеп куялар. Калганнарын шунда кызыл балчык белән күмешетереп куялар. Хәзер ул тирәдә психиатрия хастаханәсе, – ди Харис абый.

Заманында йорт ике катлы була. Кызганыч, ул хәзер хәрабә хәлендәрәк. «Җимереп бетермәсеннәр дип, Фәрит исемле иптәшем бу йортны үз исеменә теркәде. Киләчәктә бәлки ныклап тотынырбыз, ремонтларбыз әле», – диде Харис абый үзе уйнап үскән бакчага карап.

Фото: © Салават Камалетдинов

Шушы Гәрәй мулла бакчасында уйнап үстек. Бәрәңгене таптыйсыз дип кертмиләр иде. Хәзер үлән басып бетерде, бернәрсә калмады инде монда. Безгә серле бакча кебек тоела иде ул. Без анда качып кына керә идек тә, качып кына уйный идек.

Икенче катында бичуралар яшәгән. Алар шап-шоп итеп йөргәннәр. «Ипи пешергәч, бер ипине бичураларга куя идек. Шулар ашап китә. Куймасаң, ачуланалар, дөбердиләр», – дип сөйлиләр иде безнең әбиләр. Хәзер алар юк. Радио-телевидение чыккач, бичуралар да юкка чыкты. Алар тавыш яратмыйлар, ди, – дигән легендалар да сөйләде ул безгә.

«Шунда тудык, шунда үстек, шунда язсын үләргә»

Арборның бер ягында посадка утыртылган тау. Тау өстеннән авыл уч төбендә кебек күренә. Төз-төз агачлары, шау чәчәктә утыручы җиләкле тау битендә һәр хәрефе берешәр метр булган «Арбор» язуы куелган. Астан караганда да шул тау битенә күзең төшә, чөнки ул хәрефләр әллә каян күренеп тора. Шунда ук утыргыч та куйганнар. Һуш китмәле матур табигать кочагында бер дигән фотозона.

Фото: © Салават Камалетдинов

Ул матурлыктан китәсе килмәде. Утыргычында утырып, тау битендә әле өлгереп кенә килүче җиләгеннән дә авыз иттем. «Табигать матур инде бездә», – ди авылда күргән һәр кеше. Шәһәр тузаны, шәһәр тавышыннан соң шушы җиләкле тау битендә төзек, матур, якты авылга карап утырганда җәннәткә эләккән кебек хис иттем үземне.

Фото: © Салават Камалетдинов

Харис абый безне тау астында агып ятучы Арбор инеше аша Мөнингәр чишмәсенә алып китте. Шаулап үсеп утыручы каеннар арасында кечкенә йорт кебек итеп ясап куелган чишмә. Андагы матурлыкны сүз белән генә аңлата торган түгел. «Менә монда синең җырлыйсың, иҗат итәсең килмиме әллә?» – ди Харис абый, көлеп.

«Керим әле урманнарга» җырын язган Гарифҗан Мөхәммәтшин туган авыл шул бу. Шагыйрә Резедә Гобәеваның да туган авылы шул бу. Урман да, урман. Агач та, агач бу авылда. Шул каенлыкта көннәр буе иҗат итеп утырсаң да сүз әйтә торган түгел.

Фото: © Салават Камалетдинов

Каен дигәннән. Мөнингәр чишмәсеннән кире авылга таба чыгып барганда күз бер галәмәт зур һәм карт каенга төште. Тамырлары җирдән бүртеп-бүртеп чыккан, үзе бераз кәкрәйгән дә кебек. Кеше гомере белән чагыштырганда чал чәчле карт бабай бу каен. Каен янында бер апа печән җыеп ята иде.

Читкә китеп, олыйган кешеләр искә төшереп кайталар. Шуннан таныйбыз, беләбез дип. Без аны кисмибез дә, кагылмыйбыз да инде. Рияз абыйга 90 яшь. Мин кечкенә вакыттагы каен инде дип сөйли. Инде аның тамырлары да чыгып-чыгып беткән, – диде апа.

Сез шушы авылныкымы дип кызыксындым. «Шушы авылныкы, балам. Шунда туган, шунда үскән, шунда үләргә дә язсын инде», – диде нурлы йөзле апа, тырмасына таянып.

Фото: © Салават Камалетдинов

«Законнар бик күп, тик бөтенесе дә авылга каршы»

Харис абый безне авылның икенче ягында Кәтәй урманына алып китте. Андагы ромашка! Авылның кайсы ягына гына барма – бөтен якта та фотозона. Зур нарат урманы эчендә тагын бер чишмә агып ята. Харис абый да суны шушы урман чишмәсеннән алам, ди. Салкын урман чишмәсе белән нарат урманы идеаль тандем. Шәһәрдән туры урманга килгәч, үпкәләр аптырап ук калды. Саранларча, бөтен булган тырышлыгым белән урман һавасын сулап калырга ашыктым. «Кыш көне монда чаңгыда йөрергә яратам. Яшәп калырга кирәк. Телевизор каршында гына утырып булмый бит», – ди Харис абый.

Фото: © Салават Камалетдинов

Тау битенә ул «Арбор» дигән сүз дә Харис абый инициативасы белән куелган. Авылның икенче ягындагы ике ясалма плотина, алар янындагы беседка, утыргычлар да аның идеясе һәм акчасы да. Авыл фанатигы дигән сүз аңа юктан гына беркеп калмаган. Ул бу матурлыкларны үзе генә эшләми. Идеясен әйтә, спонсорлык ярдәмен күрсәтә дә, эшне яшьләргә тапшыра. «Салып куйсаң, алар аның кадерен белмәячәк. Үзләре катнашып, үзләре эшләсә, икенче инде», – ди ул. Авылның киләчәге яшьләр кулында шул.

Ул ике ясалма күл белән авылны олы юл гына аерып тора. Ял итү урыны, җыелу урыны, рәхәт урын. Чүп контейнеры бар, беседкалары да төзелеп килә. Харис абый үзе балыкчы да. Идел, Кама, Свияга, Нократ буйлап балыкка йөри икән. «Таң ату, кояш бату кебек матурлыкны күрәбез без», – ди ул. Менә бу күлләргә дә балык җибәргәннәр. Чуртаннары да бар, ди. Тик күлдә басма кебек итеп эшләнгән җирен генә сүттергәннәр. Лицензия булмаганга. Харис абыйның ул хәлгә күңеле төшкән иде. Тырышып-тырмашып эшлә-эшлә дә, кәгазь булмаган өчен кире сүтеп ыргыт, имеш.

Фото: © Салават Камалетдинов

Законнар бик күп, тик бөтенесе дә авылга каршы. Монда көтүгә су эчертергә ярамый, монда тирес түгәргә ярамый, чүп ташларга ярамый һ.б. Елга янында, зират янында, ферма янында да төзергә ярамый. Ничек инде тирес түгәргә ярамый? Кая куясың инде аны хайван тотсаң? – ди ул.

Зур капка, бизәкле тәрәзә рамнары = матурлык яратучы халык

Арборда ихаталар, йортлар төзек. Берничә генә ташландык йорт күрергә була. Алары да таралып, җимерелеп, чүп булып ятмый. Калай белән тышламаса, буяу белән булса да буяп куйганнар. Ә тәрәзә рамнары һәм капкалар – аерым сәнгать әсәре. Фотографыбыз белән аерыла алмыйча берничә йортның капкасына карап тордык. Озын, авыр итеп, шул ук вакытта зәвык белән милли итеп эшләнгән капкаларның күбесе әле ачык та тора. Кукмара якларында да шундый гадәт бар. «Килгән бәхетең кире борылып китмәсен дип ачык калдырабыз», – диләр бу гадәт турында. Ябык булса, хуҗа өйдә юк дигәнне аңлата. Кунакчыллык та әле ул. Ачык капкага керәсе килеп тора бит. Халыкның менталитеты менә шундый вак детальләрдән формалаша инде.

Арбордагы бизәкле йортлар

Аннары һәр йорт каршында тулы бер оранжерея кебек. Арбор халкы чәчәк үстерергә ярата икән. Күп ихаталарның каршысында агачлар да үсеп утыра. Гадәттә агачны ихатаның эчке ягына утырталар, ә монда киресенчә урам якта. Шуңа өстәп, өйләре дә чәчәк кебек.

– Советлар Союзы вакытында без нәрсә генә булса да Марига чыгып чаба идек. Аларда кибетләр бай иде. Совхозда техника, ашламалар да бар иде. Совхоз фатирлар төзеде. Карлыган дигән авылда һәр йорт каршында чәчәкләр үсеп утыра иде. Шакката идек инде. Безнең авылда андый нәрсәне бөтенләй белмиләр иде. Бездә бәрәңге, чөгендер. Кеше эш белән мәшгуль, андый нәрсәгә вакыты да юк иде. Ә хәзер киресенчә. Ярыша-ярыша чәчәк үстерә халык. Ә ул якларда киресенчә бетеп бара, – дип сөйләп китте Харис абый минем капка төбендәге чәчәкләргә карап торуымны күреп.

Фото: © Салават Камалетдинов

Марилар дигәннән, бездә халыкларның дус-тату яшәвен чиктә урнашкан район-авылларга баргач, ныклап сизәсең. Арбор авылы марилар белән үт күршеләр булып яшәп ята. Бер аягың белән Татарстанда, икенчесе белән Марий Элда басып торып була. Әле телефонга «Добро пожаловать домой!» дигән хатлар да килә шунда ук.

Монда марилар белән гомер-гомергә тату, дус яшәгәннәр, әле дә шулай. Без бәләкәй вакытта марилар безгә кибеткә килгәч, һичшиксез бер ике татар апасына кереп чәй эчеп чыгалар иде. Безнекеләр аларга баргач керә. Менә шулай аралашып яшибез. Милләтара чуалышлар гомергә булмады. Нәрсә бүлешәсе бар инде безнең? – ди Харис абый.

Арбор – көрәшчеләр авылы

«Авыл турында сөйләгез әле», – дигәч, ул иң беренче итеп «бу итекчеләр-читекчекләр, балта осталары авылы түгел», – диде. Гадәттә бит кайсы гына авылга барма «без осталар авылы» дип сөйли башлыйлар.

Арбор халкы мактанырга яратмый. Тик күкрәк кага-кага мактанырлык әйберләре күп. Менә берсен генә аерып әйтәм. Арбор – ул көрәшчеләр авылы. Бертуган Айдар белән Ринат Хәйретдиновларны белмәгән кеше бар микән ул? Көрәш дигән сүзне генә ишеткән булсагыз да, Хәйретдиновларны беләсез дигән сүз инде.

Хәйретдиновлар нәселләре белән көрәшчеләр. Бабалары, әтиләре, үзләре өч бертуган – Айнур, Айдар һәм Ринат Хәйретдиновлар Арборның даны да.

Айдар Хәйретдинов үзе генә дә татарча көрәш буенча сигез тапкыр Татарстан, биш тапкыр Россия чемпионы, Муса Җәлил истәлегенә уза торган турнирларда тугыз тапкыр җиңү яулаган көрәшче, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы бит. Хәзер ул Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе.

Арбор юктан гына көрәшчеләр авылы түгел. Монда Дамир Гобәйдуллин исемле тренер малайларны бала чакларыннан ук көрәшкә кызыктыра белә. «Хәйретдиновлар, Әсхәдуллиннар, Дамир абый Гобәйдуллин – көрәшчеләр авылы без, – диләр авылдашлары горурланып. – Алар турында безнең клубтагы стендларда күп язылган. Кереп карагыз», – дигән киңәшкә таянып, клуб ишеген ачып карадым, тик бикле булды.

«Яшьләр тракторга утырмый, сыер саумый, аларның блогер буласы килә»

Мәдәният хезмәткәрләре семинарга киткән булып чыкты. Күңелне төшермичә генә мәдәният алдында урнаштырылган стендларны карап чыктым. Данлыклы авылдашларын шулай мәңгеләштереп куйганнар Арборда.

Фото: © Салават Камалетдинов

Авылда клуб та, мәчет тә, мәктәп тә, авыл уртасында өр-яңа балалар мәйданчыгы да бар. Бөтенесе дә ремонтланган, әйбәт хәлдәге биналар. Менә бу җирдә «их» дип куйсаң да була. Кеше саны буенча авылны алга киткән дип кенә әйтеп булмый. Хәзерге көндә Арборда 170ләп хуҗалык бар. Йортларның да күбесе бөтенләй буш, күбесе дача кебек кенә.

Авылын өзелеп яратучы, моннан беркая да китәргә җыенмаучы һәм аны үстерү өчен бөтен җанын биреп тырышып йөрүче Харис абый да яшьләрнең таралуына нык борчыла.

– Мәчетне ремонтладык. Коронавируска хәтле мәчеткә йөрүчеләр бик күп иде, коронавирустан соң кимеде. Яшьләр дингә олыларга караганда ныграк тартыла. Күрәсең, Совет тәрбиясе үзенекен итә.

 

Фото: © Салават Камалетдинов

Клуб та авыл үзәгендә. Яшьләр юк шул, иртәрәк кирәк булган ул. Мин үзем берничә ел клубта эшләдем. Ул вакытта иске клуб иде, тик ул янып, гөрләп тора иде. Спектакльләр куеп, Казан сәхнәләрендә уйнадык. Хәзер дә ансамбльләр бар, яшьләр генә юк. Яшьләр китә. Хуҗалыкта да сезонлы эш шул. Мәктәптә кырык бер бала укый. Балалар бакчасында егермеләп бала. Районда производство юк, бер завод кына, – дип тезеп китте ул.

Бер нык нигезле йортка күрсәтеп: «Әнә, элеккеге хуҗалык рәисенең өе. Егерме биш ел элек миңа бу өй буш калачак дип әйтсәләр, мин кычкырып көләр идем. Ышанмас идем. Шаулап торган йорт иде. Таралышып беттеләр», – дип уфтанып куйды.

Буш калган йорт

Фото: © Салават Камалетдинов

– Безнең район, безнең илдә генә түгел бу хәл. Башка илләрдә дә булдым. Анда да шул ук хәл. Яшьләр китә – урбанизация. Замана. Мин бернәрсәгә дә алыштырмыйм авылны. Әкренләп авыл картаеп бара. Яшьләргә акча эшләргә мөмкинлек юк. Хәзерге яшьләрнең хайван асрап, азапланып яшисе килми. Яшьләр тракторга утырмый, сыер саумый, аларның блогер буласы килә, – ди Харис абый.

Фото: © Салават Камалетдинов

Авылның башыннан азагына хәтле асфальт юл, капка төбе саен яхшы машина, берсеннән берсе матур, затлы йортлар. Урманнарыннан кайтып керәсе килми, суын эчеп туеп булмый торган авыл Арбор. Һәр авылда Харис абый кебек кешеләр булса, авылларның җаны бетмәс иде дип уйлап куйдым. Тәмләп сөйли, яхшылап эшли, иң мөһиме, туган җирен өзлеп сөя белгән кешеләр инде ул авылның җаны. Авыллар бөтен җирдә дә кечерәеп бара, ансы факт. Тик бетми әле ул авыл. Җаны булса, авыл бетми ул.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Малмыж на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.