Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән һәм дүрт кеше зыян күргән
0
412
(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Бүген, көндезге сәгать өч тирәсендә республиканың Арча районы Казан-Малмыж юлында авария булган. «Лада» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыгып, «КАМАЗ» белән бәрелешкән. Бәрелешүдән соң, «Лада» юл кырыена төшеп киткән. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, «Лада» автомобилендә биш кеше булган. Ашыгыч ярдәм машинасы 4 кешене хастаханәгә алып киткән. 50 яшьләр тирәсендәге бер хатын-кыз һәлакәт урынында ук үлгән.