Татарстан юлында җиңел автомобиль юл читенә төшеп киткән, йөртүчесе зыян күргән
0
265
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр иткәнчә, авария кичә кичке тугызлар тирәсендә Казан – Малмыж трассасында, Арча районының Үрнәк бистәсе янында булган. Nissan автомобиленең йөртүчесе, идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән һәм берничә тапкыр әйләнгән.
«Рульдә 50-55 яшьләрдәге ир-ат иде. Ул бик нык зыян күргән. Табиблар авыр хәлдәге ир-атны хастаханәгә алып китте», - диде агентлыкка аварияне күргән кешеләр.