Татарстанда юл һәлакәтендә бер кеше үлгән, өч кеше, шул исәптән бала имгәнгән
0
469
(Казан, 26 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республиканың Биектау районында Казан-Малмыж юлында бүген ике «Лада» автомобиле кара-каршы бәрелешкән.
Каты бәрелешүдән соң «ундүртенче» модельле «Лада» машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм баганага бәрелгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына фаҗига шаһитлары хәбәр итте. «Юл һәлакәтендә бер кеше үлгән. Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре өч кешене, шул исәптә тугыз яшьлек кызны хастаханәгә алып киткән. Баланың аягы сынган булырга мөмкин», — дип хәбәр итте шаһитлар.