Татарстан трассасында ике «ГАЗель» бәрелешкән, бер кеше зыян күргән
0
610
(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстан трассасында ике «ГАЗель» бәрелешкән, бер кеше зыян күргән. Бу хакта әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.
Агентлыкка билгеле булганча, Казан — Малмыж трассасында Биектау авылы янында ике «ГАЗель» автомобиле бәрелешкән.
Нәтиҗәдә, Чувашия Республикасы номеры куелган йөк автомобиленең (аның кузовында берничә стеклопакет булган) алгы өлеше бик нык ватылган. Шаһитлар әйтүенчә, бәхеткә, машинадагы йөккә берни дә булмаган.
Авариядә бер кеше зыян күргән.