Добавить новость
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018
Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
Июнь 2026
Июль 2026 Август 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Авылда эш юк диләр, эшләсәң, бар ул»

0 499
Купка авылы Зур Сәрдек авыл җирлегенә керә. Әлеге җирлекнең башлыгы Фәнис Фәттахов безне авыл халкы белән таныштырды. Безнең Зур Сәрдек авыл җирлегенә 6 авыл керә. Бүгенге көндә 978 хуҗалыкта 3538 кеше яши. 22 сәүдә ноктасы бар. 44 теркәлгән шәхси эшмәкәрләр һәм ферма хуҗалыклары бар. Аерым Купка авылын карасак, анда бүгенге көндә 140 хуҗалыкта 522 кеше яши. Авылда күпчелек халык мал тоту, итек басу, суган үстерү белән шөгыльләнә, — дип таныштыруны башлап җибәрде ул. - Күпчелек шушы җирлектәге «Восток Агро» җәмгыятендә эшли. Фәнис абый Хәмәтдинов - безнең җирлектәге зур эшмәкәрләрнең берсе, аның бүгенге көндә үзенең ипи һәм камыр ризыклары җитештерү, сөт эшкәртү цехлары, ике кибете бар. Йөз егермеләп кеше хуҗалыкта эшләсә, Фәнис абыйда да йөзләп кеше эшли, — диде Фәнис Фәттахов.  Авыл башында ук  Фәнис Хәмәтдиновның «Кукмара сөте» комбинаты урнашкан. 2018 елның сентябрендә шушы завод ачылганнан бирле монда технолог булып эшлим. Без монда 11 төрле продукция җитештерәбез. Сөтләрне гаилә фермаларыннан алабыз, алар монда өчәү. Көненә 4,5-5 тонна сөт эшкәртәбез. Продукцияне Киров, Балтач, Сосновка, Мамадыш, Теләче, Малмыж, Саба һәм үзебезнең Кукмара районы авылларына җибәрәбез. Бу комбинатта барлыгы 15 кеше эшлибез. Монда эшләргә бик әйбәт, — диде комбинат турында Нурия Әгъләмҗанова. «Һәр эштә баласы да, олысы да — бөтенебез бергә. Шулай булганда гына эш бара» Сөт эшкәртү комбинаты белән танышканнан соң, авыл йортларына юл тоттык. Матур итеп тимердән төрле бизәкләр чүкеп ясалган капкалы йорт каршында тукталып калдык. Матур капканы атлап кердек, өй артында эш кайный иде. Без килеп кергән вакытта чеби суеп ята иделәр. Йорт хуҗасы Габделхәй Галиев барлыгы сиксән чеби үстерүләрен әйтте. «Сатуга түгел, үзебезгә генә, күчтәнәчкә. Безнең гаилә зур. Әтиләргә өләшәбез, кияүләргә бирәбез, кодаларга, китә инде шулай», — диде ул. Нәрсә белән шөгыльләнеп көн күрүләрен сорагач, башта йөк ташу диде ул. Габделхәй абый МТЗ тракторларын алмаштыра алырлык, ләкин аннан кечерәк мини-тракторлар кайтарып сата икән. «Бер җирлектә дә юк, ә бездә кырыклап мини-трактор», — дип өстәп куйды авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов. Шулай ук Габделхәй Галиев атларын да күрсәтте. Атларны сатуга дип тә асрыйлар һәм чабышкы атлар да әзерлиләр икән. Чабышкы атлары Сабантуйларда, Арчада һәм Балтачта уза торган ат ярышларында беренчелекне ала икән. «Рифат белән абыйлы-энеле алар, чабышкы атларны бергә әзерлиләр», — диде Фәнис Фаттахов. Габделхәй абый үзе дә бар эшне зур гаиләләре белән башкаруын әйтте. «Без биш гаилә, бергә өмәгә җыелсак, утызлап кеше булабыз. Һәр эштә баласы да, олысы да — бөтенебез бергә. Шулай булганда гына эш бара инде ул. Үзең генә моның хәтле хуҗалыкны алып барып булмый», — диде Габлелхәй абый. Ат кына түгел, үгезләр дә асрыйлар. Егерме биш үгезләре бар. Сыер тотмыйлар икән. «Сыерны савасы бит аны, эше күбрәк, үгезне йокы туйгач чыгасың да карыйсың», — ди йорт хуҗасы. Шулай да мал карарга ике сәгать вакыт китүен әйтте. Әле ул малны бит көненә бер генә карамыйсың, сыер булмаса да, үгезне асрарга да күпме тырышлык кирәк. Үгезләре итле дип саналган токымлылары: Симментал, Герефорд, Лимузин. Габделхәй абый аларны үзе Магнитогорскидан алып кайта. Үгезләрнең урыннары тар гына, йөрерлек урыннары юк. «Хәрәкәт булса, үсми алар», — дип аңлатты хуҗалары. Печәннәре түбәдән җайлы гына төшертелә торган итеп эшләнгән. «Әлегә монда су килми, кое казытам, Алла бирсә», — дип эшне тагын да җиңеләйтү планнары белән бүлеште Габделхәй Галиев. Элек итек басу белән дә шөгыльләнгәннәр, ике-өч ел элек бу юнәлештә эшләми башлаганнар. Сәбәбе — кышлар җылы килә башлагач, сатып алучылар булмау. Шулай да, югалып калмаганнар, башка төрле яхшы керемле эшкә тотынганнар. «Авылда эш юк диләр, эшләсәң, бар ул», — диде Габделхәй абый. «Быел итекне урнаштыру җиңел булмады» Җылы кышларны түземле генә озатып, киләсе кышка зур өметләр баглап, итек басу эшен дәвам итүчеләр дә авылда шактый. Шуларның берсе - Илфат Фәйзрахманов. Ул итекне егерме биш ел дәвамында баса, бу эшне армиядән кайтуга башлаган. Итек басу — аның өчен буыннан-буынга күчеп килгән эш. «Ата-бабадан килгәч, эшләмичә булмый инде», — диде ул. Тик үзенең улына бу эшне өйрәтмәскә тырышуын әйтте. «Җитмеш яшьтән артык яшәп булмый, эше бик авыр һәм зыянлы. Көч белән гел бер хәрәкәт ясаганнан йөрәкне кыса башлый», — дип аңлатты Илфат Фәйзрахманов. Быел итекнең бәяләре дә төшкән, узган елны бер пар мең сумга сатылган, быел алты йөз сумга. Бер пар итекне җитештерергә якынча өч сәгать китә, балаларныкын эшләү җиңелрәк, иң авыры — ирләр итеге басу, чөнки алар зуррак була. «Элек, кыш суык килгән вакытта, бу бик файдалы эш иде, итекләрне кулдан алып бетереп бара иделәр. Пермь, Свердлау якларына сата идем», — дип сөйләде Илфат абый. Өйдә киеп йөри торган кечкенә кунычлы итекләр дә баса ул. Аларны аяклары авырткан кешеләр еш ала икән, бәясе — дүрт йөз сум. Илфат абый да итекләр сатылмаган очракта, башка яктан да керем булсын дип, мал тотарга тырыша. Хуҗалыкларында өч сыер, сигез үгез асрыйлар. Итек басучылар да, быел эшем уңышсыз булып чыкты дип, кул кушырып утырмыйлар. «Быел итекне урнаштыру җиңелләрдән булмады, ләкин шул ук итек басучы бүгенге көндә малын да карый, сөтен дә сава. Итек басу белән генә дә шөгыльләнүчеләр бар. Эштән кайтып, мал карап, аннары итек басып, шулай көн күрүчеләр дә шактый», — дип аңлатты авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов. «Кеше кергәндә хурга калмаска дип кенә ясадым» Авыл буйлап барганда, тимер капкалар арасында аерылып торган матур агач капкага игътибар иттем. Үзенчәлекле агач капкалы йортның хуҗасы - Сәлим Сәлахов. «Әле анда бизәкләр булырга тиеш иде, эшләнеп бетмәде ул», — дип безне башка эшләре белән таныштырырга остаханәсенә алып кереп китте ул. «Минем монда зур җитештерү үзәге түгел инде, тамак, тормыш өчен, агачтан нәрсә эшләп була, барысын ясыйм», — диде оста. Караватлар да, өстәлләр дә ясый, чүкеч, балта тотып килүчеләргә аларны да саплап бирә икән. Мастерскойның бер почмагында ипи лотоклары тезелеп тора иде. Алар Фәнис Хәмәтдиновның пекарнясына дип заказга эшләнгән. «Мондый нәрсәне каеннан эшләсәң әйбәт, нараттан булса, ипидән сагыз тәме киләчәк», — дип, Сәлим абый эшенең үзенчәлекләре белән бүлеште. Соңыннан Сәлим абый безне өенә алып керде. Ишекнең ачылуы булды, күзләр агачтан ясалган һәр нәрсәне барлый башлады. Өйнең эчендә агачтан ясап була торган һәр нәрсәне диярлек Сәлим абый үзе ясаган. Ул матур-матур урындыклар, өстәлләр, стенада эленеп торган бизәкләр, кызыклы һәм үзенчәлекле битлекләр, стенадан төшерелә торган карават, зал уртасындагы бильярд өстәле… Болар барысы да бер-ике ел эчендә генә эшләнгән әйберләр түгел. Сәлим абый яшь егет вакытыннан бирле, еллар дәвамында йортын шулай матурлап тора икән. «Әзрәк вакыт килеп чыкса, «Тукта әле, монда буш икән, берәр нәрсә ясап куйыйм әле», — дип тотынам. Тора-бара тагын да матурларга кирәк әле. Болар инде кеше кергәндә хурга калмаска дип эшләнгән нәрсәләр генә», — ди Сәлим Сәлахов. Кукмараның Купка авылында хурга калмаска дип кенә җиһазландырылган өй шушындый була икән. Шулай сөйләшә торгач, авыл байлары ничек баеганы турында төрле теорияләр барлыгы да ачыкланды, кешеләрең ишегалларында алтыннар табылып, баючылар бар икән. «Үземнең күргән юк алтыннарын, ләкин кеше шулай сөйли», — диде Сәлим абый. Бәлки, чыннан да, Купка авылында алтын табып баючылар да бардыр, тик бу кадәр тырышып эшләгән халык алтын тапмыйча да баеганына ышанмслык түгел. Сәлим Сәлахов үзенең эшләре белән мәктәп укучыларын таныштырасы килүен, төрле күргәзмәләр оештырырга һәм мастер-класслар бирергә теләвен әйтте. «Суган сату - бик керемле эш» Купка авылында мал да асрыйлар, итек тә басалар, агач эшләрен дә булдыралар, бакчачылыкта да сынатмыйлар. Авылда вак суган орлыклары үстерүчеләр шактый. Кемдер үзе өчен генә утырта, ә кемдер күпләп сатуга әзерли. Хәтта балаларга эш булсын, тик ятмасыннар дип чәчүләрен дә әйтүчеләр булды. «Бишенче классны тәмамлаган оныкка, тик тормасын дип чәчтек тә, үзең эшлә дә телефон алырсың дидек», — шулай дип, вак суганны әз-әзләп кенә үстерүчеләр бар. Нәкыя апалар бакчасында вак суган бер буразна чәчелгән. «Башка елны өчәр буразна утырта идек, быел бер генә», — диде Нәкыя Зарипова. Шулай да, буразнасы бик озын. Ул вак суган арасында үскән чүпне дә утап торасы бит әле. Ә бу эш җиңелләрдән түгел. «Авыр булса да, эшлибез, көч барында була, бабаем бар булышырга», — ди ул. Кызлары инде хәзер үз гаиләләре белән яшиләр, ялларда булышырга кайталар. Икәү генә торсалар да, суганны да, кишерне дә, сарымсакны да сатуга әзерлиләр. Базарга алып барып та саталар, кафеларга да тапшыралар. «Көче булган кеше утыртсын. Үстереп, җыеп алып, сата алсаң, бик файдалы эш. Сатсаң, бик керемле эш. Элек вак суганны бакча тутырып чәчкән чаклар булды. Кайчак икешәр трактор арбасы була иде», — дип киңәш бирде Нәкыя апа.  Менә шулай тырыша-тырыша эшләп яши Купка халкы. 




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Малмыж на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.