Удмуртиянең Якшур-Бодья районы татар хатын-кызлары токмач кисү серләренә өйрәтте
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). «Удмуртиянең Якшур-Бодья районы татарлары мастер-класска җыелды. Өйрәнергә килүчеләр арасында башка милләт вәкилләре дә бар, катнаш гаиләләрдә дә токмачлы аш — табын күрке. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.
Җирлектә егерме мең ярым кеше яши. Халыкның күпчелеге удмуртлар, алардан кала руслар һәм татарлар. Районда нефть чыгарыла, агач эшкәртелә. Хезмәт сөйгән татарга эше булган, милләттәшләребезнең күбесе кырык- илле еллар элек күчеп килгән.
Гөлфия апа Хәбибуллина Киров өлкәсенең Малмыж шәһәреннән, бу якларны ошатып, яшәп калганнар. «Без килгәндә татарлар күп иде, нефтьчеләр шактый иде, хәзер азайды», дип сөйли ул.
Якшур Бодьяда Татар иҗтимагый үзәге бүлекчәсе эшли, аны шактый еллар Мәрхабә Зиннәтуллина җитәкләп килде. Үзе тумышы белән Татарстанның Мамадыш районыннан, килен булып төшкәч, беренче сыналуын искә төшереп көлдертә.
«Ясый башладым токмач, онын күп салганмын, ярый әле сыерлары бар иде, камырны аңа бирдек», дип сөйли ул. Инде җәюдә дә, кисүдә дә аның кебекләр сирәктер, башкаларга осталык дәресе бирә.
Татар иҗтимагый үзәге бүлекчәсен хәзер Кәрам Гыйләҗев җитәкли, бөтен татарларны берләштерәсе иде ди, ә районда алар өч йөзләп.
Район мәктәпләрендә татар телен укыту мөмкинлеге юк, бар өмет — гаиләдә. Шулай җыелганда, оныкларны ияртергә кирәк, диләр. Киләсе елда өч айга бер җыелырга, татарларга кагылышлы мәсьәләләрне бергәләп уртага салып сөйләшергә. Мондый остаханәләрне дәвам итәргә. Ә җәен Якшур-Бодьяда Сабан туе уздырырга ниятлиләр.