Бүген Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кыргызстанга килде
0
435
(Казан, 18 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасына килде. Иртәгә ТР җитәкчесе биредә Министрлар Кабинеты Рәисе урынбасары һәм берничә министр белән очрашу үткәрер дип планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
«Магас» аэропортында Рөстәм Миңнехановны Кыргызстанның дәүләт секретаре Суйунбәк Касмамбетов һәм Россиянең республикадагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Николай Удовиченко каршы алды.
Шулай ук сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы Президенты «Татарстан — Кыргызстан» эшлекле форумында катнашачак, «Автомаш-Радиатор» ҖЧҖ һәм Кыргызстанда КФУ мәгарифен үстерү үзәгендә булачак.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашу уздырырга планлаштыра.