Добавить новость
Март 2013 Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017 Август 2017 Сентябрь 2017 Октябрь 2017 Ноябрь 2017 Декабрь 2017 Январь 2018 Февраль 2018 Март 2018 Апрель 2018 Май 2018 Июнь 2018 Июль 2018 Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Мәскәү өлкәсе шәһәрләрдә җылы бетте: сәбәбе нидә һәм мондый куркыныч безгә яныймы?

0 828

2024 ел Мәскәү өлкәсе өчен коммуналь хуҗалык тармагындагы аварияләр белән башланып китте. Гыйнварның беренче көннәрендә урнашкан 30 градуслы салкыннарга җылылык трассалары чыдамыйча, тишелгән. Җылысыз калган йорт хуҗалары электр җылыткычлары куллана башлагач, кайбер подстанцияләрдә трансформаторлар эштән чыккан. Нәтиҗәдә, Яңа ел бәйрәмнәрендә ил үзәгендә яшәүче меңләгән гаилә утсыз, җылысыз һәм җылы сусыз калган. Кайбер шәхси йортларда электр энергиясе берничә көнгә бетеп торган. Аварияләрнең иң зурлары Подольск шәһәрендә булган. Шулай ук Лыткарино, Солнечногорск, Воскресенск, Сергиев Посад, Балашиха, Химки, Лобня, Щелково, Чехов, Люберцы, Раменское, Наро-Фоминск шәһәрләрендә дә аерым микрорайоннар зыян күргән.

Подольск шәһәре башлыгы Григорий Артамонов муниципалитетта җылылык трассасы 3 урыннан ярылганын әйткән. 174 йорт җылысыз калган. Мәскәү өлкәсе Энергетика министрлыгы авариянең сәбәбен, котельняда «ут уйнавы» аркасында җылылык челтәрендә су басымы кисәк күтәрелү, дип аңлаткан. Җылысыз калган кешеләр өчен мәдәният йортында һәм бер гимназиядә җылыну урыннары булдырылган. Подольск шәһәрендә гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.

Электросталь шәһәрендә кешеләр урамда учак ягып җылына.

Солнечногорск шәһәренең Выстрел микрорайонында җылылык һәм җылы су белән проблемалар 5 гыйнварда башланган. Шәһәр башлыгы ел башыннан бирле челтәрләрдә 4 авария булганын һәм җылылык үткәргечләрнең 90 проценттан артыгы тузганын әйткән.

Мәскәү өлкәсендәге проблемалар турындагы хәбәрләр Мәскәү Кремленә кадәр барып ирешкән. Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков 7 гыйнварда Владимир Путинның бу турыда хәбәрдар булуын әйткән. 6 гыйнварда Тикшерү Комитеты рәисе Александр Бастрыкин Мәскәү өлкәсендә энергия ресурсларын бирүне чикләүнең барлык фактларын тикшерергә йөкләгән.

«SHOT» телеграм-каналы Подольск шәһәрендә 3 вазифаи зат – котельный җитәкчесе, «Климовский махсуслаштырылган патрон заводы» генераль директоры һәм шәһәр администрациясе башлыгы урынбасары кулга алынганын хәбәр итә. Беренче икесен 2 елга, ә түрәне 10 елга кадәр хөкем итәргә мөмкиннәр икән. Тикшерүчеләр фаразынча, түрә, җиһазларда дефектлар барын белә торып, котельныйның ягулык сезонына әзер, дип актка кул куйган булган. Әлегә тикшерү бара.

«Бу коллапстан котылырга омтылулар 1 атнага сузылды»

Суыкка интеккән кешеләр, чарасызлыктан, Мәскәү редакцияләренә мөрәҗәгать итә. Чехов шәһәр округыннан Евгения Пафомованың «Аргументы и факты» газетасына юллаган мөрәҗәгатеннән:

«Чехов округының шәхси йортларында 3 тәүлек электр булмады. Башта 3 гыйнварда утны берничә сәгатькә сүндерделәр, ә 4 һәм 5 гыйнварда 8-10 сәгать буе булмады!» – дип зарын белдергән Евгения.

Фото: © Евгения Пафомованың шәхси архивыннан

Аның сүзләренчә, мондый проблемалар – Аксенчиково, Хлевино, Коровино, Чепелево һәм башка бик күп торак пунктларда (гомумән алганда 33 мең кеше яши). Өстәвенә, йортларда температура бик түбән булган. 5 гыйнвардан 6 гыйнварга каршы төндә электрны төне буена аерганнар.

Раменский районында яшәүче Ольга Петрова да тәүлек буе электр булмавыннан зарланган. Шушы вакыт эчендә аның өендә температура +11 градуска калган.

«Царьград» сайты да җылылык һәм электр булмау турында Мәскәү өлкәсе халкының зарларын туплаган.

Климов шәһәреннән Мария җан ачысын белдерә: «Утны даими бетереп торалар. Җылылык юк. Фатирларда һаман да суык. Бу коллапстан котылырга омтылулар 1 атнага сузылды. Каядыр шалтыратып, гуманитар ярдәм сорау мөмкин түгел. Өй янында эшчеләр нәрсәдер эшли, ләкин нәтиҗәсе күренми. Күп балалы гаиләләр дә интегә».

«Җавапсызлык өстенә җавапсызлык өелгән, һәм ул һәлакәткә китергән»

КНИТУ-КАИ профессоры, торак-коммуналь хуҗалык тармагы буенча белгеч Михаил Застела «Интертат» хәбәрчесенә Мәскәү өлкәсендәге аварияләрнең сәбәбен аңлатты һәм Татарстандагы вазгыятькә карата фикерен белдерде.

Михаил Застела

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

– Исегезгә төшерсәгез, Татарстанда 2-3 ел элек суга һәм канализациягә бәяне, башка төбәкләр белән чагыштырганда, күбрәк күтәрделәр. Бу адым торбаларны яңарту өчен кирәк булды, – ди Михаил Застела. – «Водоканал» җир астындагы челтәрләрне тикшереп, гамәлдәге тарифлар белән челтәрләргә модернизация ясап булмавын, ә аннан башка якын киләчәктә зур һәлакәтләр булачагын белдерде. Торбаларны вакытында карап, алыштырып һәм ремонтлап торсаң, зур аварияләр булмый. Калын стеналы торбаларны комга утыртсаң, алар 50 ел хезмәт итә, ә искечә, бетонга салсаң, электрохимик реакция аркасында, 10 елда туза. Заманча технология белән эшләп куйсаң, диагностика ясавы уңайлы, тишелгән очракта урынын төгәл белеп була.

Җылылык чыганагына килгәндә, бездә алар 2 төрле. Беренчесе – ТЭЦтан килгән җылылык. ТЭЦта электр энергиясе ясап чыгарганда, трансформаторларны суыту өчен күп су тотыла. Аннары шул су йортларга килә. Җылылыкның икенче чыганагы – газ ягыла торган котельныйлар. Болары җылылык һәм җылы су өчен генә эшли, шуңа күрә җылы суның үзкыйммәте дә югарырак. Шәһәрдә котельныйлар күбрәк. Алар аерым оешмаларныкы да була ала. Мәсәлән, 7нче хастаханәнең үз котельные бар. Ул, бәйсез рәвештә, авырулар өчен кирәкле температураны тота ала.

Гадәттә, зур котельныйларга шәһәр администрациясе тарафыннан игътибар да зуррак була, ә вак-төякләренең җитешсезлекләренә күз йомарга да мөмкиннәр. Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәрендәге авария шундый кечкенә котельныйларның берсендә килеп чыкты. Ул элек патроннар җитештергән предприятиенеке булган. Төп производство туктагач, оешма шәһәргә җылылык бирү белән шөгыльләнгән. Аның җитәкчелегенә күз салсак, идарәчеләр ел саен алышынып торган. Нәтиҗәдә, чын хуҗа булмаган. Шәһәр администрациясе җитәкчесе урынбасары, котельныйдагы җитешсезлекләргә карамастан, ягулык сезонын башларга рөхсәт биргән. Сезон башлангач та анда өзеклекләр булган. Ни сәбәпледер, аларга игътибар бирмәгәннәр һәм тиешле нәтиҗә ясамаганнар. Монда җавапсызлык өстенә җавапсызлык өелгән, һәм ул бер көн эчендә бетерә алмаслык һәлакәткә китергән, – дип аңлатты ул.

Казанда хәлләр ничегрәк, якын арада җитди аварияләр булмасмы, дигән сорауга, белгеч бездә вазгыять яхшырак икәнен әйтте.

«Бездә җитәкчеләр җаваплырак. Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыкны контрольдә тотучы урынбасары үз эшенә бик җаваплы карый. Иосиф Сталин «кадрлар бөтенесен хәл итә» дип юкка гына әйтмәгән. Торак-коммуналь хуҗалыкта күп әйбер кадрлардан тора», – ди Михаил Застела.

Татарстанда инженерлык челтәрләренең 30 проценттан артыгы тузган

«ТР Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә төбәк иҗтимагый контроль үзәге» ассоциациясенең башкарма директоры Дмитрий Романов, Татарстанда җылылык челтәре әйбәт хәлдә, дип бәяли.

«Казанда су торбалары, канализация шактый тузган, ә җылылык челтәре буенча вазгыять күпкә яхшы, – ди Дмитрий Романов. – Бездә аварияләр дә, гадәттә, су белән бәйле, ә җылылык челтәрендә алар бик сирәк була. Булган очракта да, аны кыска вакыт эчендә ремонтларга тырышалар, чөнки торбаларны катырырга ярамый».

Дмитрий Романов

Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Күп кенә эре предприятиеләрнең электр станцияләренә хезмәт күрсәтүче яхшы танышым, Татарстанда энергетика өлкәсендә аварияләр булу ихтималы бик түбән, дип бәяләде. Аның сүзләренчә, республикада илебез өчен мөһим заводлар күп булгач, электр энергетикасына игътибар зур, җиһазларны яңартуга акча кызганмыйлар.

Быел Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында тузган инженерлык челтәрләренә игътибарны арттыру кирәклеген белдерде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә аларның 30 проценттан артыгын алмаштыру таләп ителә. Мәскәү өлкәсендәге аварияләрдән соң, кайбер телеграм-каналлар, инженерлык челтәрләренең 90 проценты тузган, дип яза. Димәк, Татарстанда вазгыять чагыштырмача әйбәт.

«Авылда яшәрлек йортың яки яшәп тора алырлык туганнарың булса, әйбәт»

Тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Нурулла Гариф авылда яшәү шәһәргә караганда куркынычсызрак булуын искәртте.

Нурулла Гариф

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Шәһәрнең күмәк куркыныч ягы бар. Ул зур аварияләрдән сакланмаган, – ди Нурулла Гариф. – Котельный ватылса, меңләгән йорт җылысыз кала. Авылда һәркемнең үз миче бар. Газны бетерсәләр, утын ягуны җайларга мөмкин. Су бетсә дә куркыныч түгел, чөнки аны чишмәдән яки коедан алырга була. Авыл халкының менталитеты да башка. Шәһәрдә яшәүченең суыткычында 1 атналык ризык булса, ул шуңа канәгать, ә авыл кешесе запас тупларга ярата – аның 1 елга җитәрлек ризыгы була. Кешенең һәрвакыт «тылы» булырга тиеш. Авырлык килсә, кайтып көч җыю өчен авыл кирәк. Авылда яшәрлек йортың яки яшәп тора алырлык туганнарың булса, әйбәт.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Люберцы на Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Росгвардейцы пресекли серию правонарушений в сетевых гипермаркетах в Подмосковье

Ребенок выжил после падения с 15-го этажа в Екатеринбурге

Участники «Российского Азимута» соберутся в парке «Шишкин лес"

МЧС привлекло к ответственности гидроциклистов за нарушения в Иркутске


Загрузка...
Rss.plus
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Люберцы на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.