Добавить новость
Октябрь 2012
Ноябрь 2012
Декабрь 2012
Январь 2013
Февраль 2013
Март 2013
Апрель 2013
Май 2013
Июнь 2013
Июль 2013
Август 2013
Сентябрь 2013
Октябрь 2013
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015 Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016 Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018 Сентябрь 2018 Октябрь 2018 Ноябрь 2018 Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Уңыш күбрәк булган саен аның кыйммәте кими» — быел бәрәңге ничек чыга?

0 198
Фәния Җамалиева, бәрәңге селекциясе һәм биотехнология бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Быелгы җәйдә һава торышы бөтен җирдә югары торды, кышкы туң җитмәде, шуңа уңыш кимрәк булырга охшап тора. Су сипкән җирләрдә дә сабагы бар, бәрәңгесе юк, диләр. Кемдәдер «Гала» сортының сабагы бик әйбәт тора ди, кайдадыр - киресенчә. Быел иртә өлгерә торган сортлар зәгыйфьрәк, чөнки корылык бәрәңге бүлбеләре өлгерә торган вакытка туры килде, ә соң өлгерә торган сортлар чыдамлырак булырга тиеш. Аеруча коры килгән 2010 елда «Удача» сорты әйбәт уңыш биргән иде. Ул елны бүтән культуралар корып бетте, ә бәрәңге көзгә хәтле торды, бик әз булса да уңыш, киләсе елга утыртырлык орлык бирде. Ул елны биш, ун тонна тирәсе бәрәңге җыеп алдык. «Уңыш начар булыр дип уйлыйм» Бәрәңгене күпләп һәм ваклап утыртучылар белән сөйләштем. Илүюзә Сәгыйтова, Ютазы районы Бәйрәкә авылы Беренче бәрәңгеләрне мин бер ай элек алып карадым инде. Бер төптән сигез-тугыз бәрәңге чыга, ләкин бик эре түгел, тавык күкәе кадәр генә. Бәрәңгене агулап чәчмибез, үсә төшкәч бер тапкыр биш литр суга ике бөке агу һәм әзрәк кер сабыны җебетеп салабыз да, шул массаны гына сибәбез. Ел саен бәрәңге корты — проволочниклар кимесен өчен, бәрәңгене көлгә бутап утыртам. Лилия Вилданова, Тукай районы Мусабай-Завод авылы Быел бәрәңгене 11 майда утырттык, беренче уңышларын да алып карадык инде. Бәрәңге тамырланган, кайберләре укмашкан, бик вак. Быел яңгыр да бик әз яуды, шуңа уңыш начар булыр дип уйлыйм. Башка елларны колорадо коңгызы булмасынга бәрәңгене агулап я көл сибеп утырта идек, ләкин хәзер алай итеп утырткан юк, чөнки бер файдасын да күрмәдек. Гөлсинә Рәхимҗанова, Әлки районы Үргәагар авылы 12 июльдә бәрәңге уята торган көн диләр, без дә менә уятып карадык, көзгә уңыш ярыйсы булырга охшаган. Без бәрәңгене ике бакчага утыртабыз. Берсен — яшелчә бакчасындагы кечкенә генә бер урынга, икенчесен — зур бәрәңге бакчасына. Яшелчә бакчасына утырта торган орлыкны февраль башында тәрәзә төбенә тезәбез, яшәреп, ныгып киткәч, апрель башларында җиргә утыртабыз. Бәрәңге тизрәк чыксын өчен орлыкны бик тирән күммибез, шуңа җир өстен салам белән томалыйбыз. Зур бакчага утырта торган орлыкны баздан алгач, әзрәк яктылык төшкән урында тотабыз, күзләре күренә башлагач, марганцовка эремәсе сибәбез. Янәсе, шулай итеп микроблардан арынабыз. Бәрәңге җиребез 18 сутый. Уңышны җитәрлек алабыз, кош-кортларга да ашатабыз. Гөлшат Кадыйрова, Апас районы Кызылтау авылы Беркөнне яңа бәрәңгеләрдән авыз итеп карадык. Сабагы ямь-яшел, корымаган, уңышы да бик мул булырга тиеш дип өметләнәбез. Бездә яңгырлар бәрәңгенең нәкъ чәчәк аткан вакытына туры килде. Колорадо коңгызы гына күп быел, менә өченче тапкыр инде агу сиптек. «Су сипмәсәк булмый иде быел бәрәңге» Илфат Хәбибуллин, Арча районы Ташкичү авылы Хәзер бәрәңгене сатып булмый. Ярминкәләргә алып барасың да кире алып кайтасың. Кемдер 10 кило, кемдер 20 кило сорарга мөмкин. Хәзер элеккеге шикелле унар капчык запас алып куйган кеше юк бит инде. Шуңа басу бакчаларын да бетердек, бәрәңге урынына печән чәчтек. Бәрәңгенең сортын ел саен алыштырабыз. Сатып та алабыз, әтинең дуслары күп, алар да тәкъдим итә. Әле соңгы арада сары бәрәңгеләргә кызыга башладык. Табада кыздырганда тәмлерәк, матуррак булып күренә бит андыйлар. Быел җәй коры килгәч, буш вакыт булганда су сипкәләдек. Беренче уңышны да алып карадык инде, тавык күкәе кадәр бәрәңгеләр бар. Бәрәңге үстереп сату үз-үзен акламый Зөлкарәм Хәбибуллин, Арча районы Ташкичү авылы Мин бәрәңге сату эше белән 1989 елдан бирле шөгыльләнәм. Шул елны бәрәңге утыртыр өчен махсус трактор ясаган идем, һаман шуннан файдаланабыз әле. Ә уңышны җыйганда өмәләр оештырабыз. Кызганыч, уңыш күбрәк булган саен, аны сатып булмый, ул кирәксезгә әйләнә. Мисал өчен, өченче ел бәрәңге бик мул булган иде, ул елны аны дүрт сумнан да алмадылар. Элек әзербәйҗан, таҗик халкы бәрәңгеләрне бездән алып китеп базарларда саталар иде, уңышны санаторияләргә дә җибәрә идек. Хәзер инде үзебезнең алучыларыбызга гына сатабыз, бәрәңге җирен дә кечерәйттек. Мал-туарларыбыз, хайваннарыбыз да күп, үзебездән артканын аларга ашатабыз. Эльвира Насыйбуллина, Кукмара районы Сәрдекбаш авылы Насыйбуллиннар бәрәңгене күпләп инде берничә ел игә. Дөресрәге, элек шулай иккән, хәзер мәйданнарын азайтканнар. Ел саен 2 август без бәрәңгенең беренче уңышларын алып карыйбыз һәм шул көнне беренче тапкыр яңа бәрәңге ашыйбыз. — Ни өчен нәкъ менә 2 август? Бездә, мәсәлән, бәрәңгене беренче тапкыр 12 июль көнне алып карыйлар. — Бу көнне бәрәңгене беренче тапкыр алып карау — безнең әби-бабайлардан калган гадәт. Ялгышмасам, халык телендә аны «симән көне» дип тә атаганнар. — Бәрәңге күп утыртасызмы? Ничек эшкәртәсез? — Үткән елларда бәрәңгене күпләп, икешәр, өчешәр гектар утырта идек. Хәзер сатып алучылар булмау һәм бәяләрнең түбән булуы сәбәпле бәрәңгене күп утыртмыйбыз. Бәрәңге утырту, алу, җирне эшкәртү бездә автоматлаштырылган, бу эшләр махсус тракторлар, сукалар ярдәмендә башкарыла. Берничә ел элек бәрәңгене алу өчен махсус комбайн да алган идек, хәзер инде аны саттык, чөнки бәрәңге утыртып сату үз-үзен акламый башлады. Комбайнның эшләү тәртибе белән кызыксынмыйча булдыра алмадым. — Комбайннарның төрлесе бар. Кыйбатлыраклары берничә буразнаны берьюлы алып бара. Бездә бер буразнаны алып бара торган комбайн иде. Ягъни техника бәрәңгене ала, кешеләргә аны бары тик аралыйсы гына кала. — Бәрәңгенең сортын еш алыштырасызмы? — Орлыкны элек бабай бәрәңгенең алмасыннан алып үстерә иде. Хәзер инде алай итмибез. Берничә ел элек «Невский» сортын үстердек. Ул уалып тора торган ак бәрәңге. Хәзер «Гала» сортына күчтек. Ул бик тәмле сары бәрәңге, бик вак та, бик эре дә булмый.  Бәрәңге бәяләре Соңгы ун елга күзәтү ясасак, бәрәңгегә иң бәя 2013-2013 елларда 40 сумга күтәрелгән, 2017 елда кырык сумнан артып киткән. 2012 елда 20 сум тирәсе булган, 2016 елда да бәяләр тагын төшкән. Бәрәңгегә бәяләр 2010 елдагы корылыктан соң артып алган — күрәсең, Мисырдан кыйммәтле бәрәңге сатып алгач, кешеләр бу культураны табышлы дип утырта башлаган. Әмма бәяләр 2012 елдан төшә башлагач, чәчү мәйданнары тагын кимегән. Бәрәңге мәйданнары кимүгә карамастан, аның уңышы арта бара. Моны яңа сортлар, нәтиҗәле агулар куллану белән аңлатып була торгандыр. Бездә бәрәңгене яраталармы, дисәк, «ул кадәр үк түгел» дияргә була. Һәрхәлдә, Россиядә бәрәңгене иң күп иңгән ун төбәк арасында Татарстан юк. Беренче унлыкта — Брянск, Тула, Түбән Новгород, Әстерхан, Мәскәү өлкәсе, Свердловск, Төмән, Ростов, Липецк, Кемерово өлкәләре.




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

С начала объявленного Россией перемирия силы ПВО уничтожили 264 беспилотника

Силы ПВО уничтожили 347 БПЛА над регионами России за прошедшую ночь, сообщили в Минобороны

В период с 21:00 мск 6 мая до 7:00 7 мая средства ПВО перехватили и уничтожили 347 беспилотников самолетного типа над российскими регионами, сообщило Минобороны РФ

По всей стране сотрудники Росприроднадзора присоединились к мероприятиям, посвященным Дню Победы: поздравляли ветеранов, встречались с тружениками тыла, возлагали цветы и слушали личные истории людей, прошедших войну


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Липецк на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.