Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

«Малларга азык җитмәсә, икмәкне дә сенажга саласы була» – Актаныш басуларын кырау сукты

0 195

«Авыл хуҗалыгы идарәсендә ышанмыйлар»

«Язгы көн ел туйдыра», – ди халык. Быел яз иртә килде, шуңа өстәп, һава торышы да яңгырсыз һәм җилле. Авыл халкы һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре күккә карап яңгыр көткәндә, Татарстанның кайбер районнарында басуларны кырау сукты. «Бу басудан уңыш алып булмаячак», – дип көрсенә агрономнар. Басулар гына түгел, юл кырыендагы агачлар да саргаеп утыра.

Россия авыл хуҗалыгы үзәге һәм хуҗалыклар мәгълүматлары буенча, әлеге суыклардан республикада 29 мең гектарга якын чәчүлеккә зыян килгән. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, иң күп зыян килгән чәчүлекләр Баулы, Лениногорск, Минзәлә районнарында. Күбрәк иртә чәчелгән рапс, горчица, шикәр чөгендере һәм кукуруз чәчүлекләре туңган.

Май бәйрәмнәрендә Актаныш районы игенчеләрендә дә бәйрәм рухы калмаган. 7-10 майда басуларны көчле кырау суга. Районның һәрбер хуҗалыгы, һәрбер диярлек басуы зыян күргән. Хәлнең иң киеренке җире – районның көньяк-көнбатышында Башкортстан һәм Мөслим районы белән чиктәш Чуракай авылының «Алга» хуҗалыгында. Ул көннәрдә авылда -7 белән башланган температура берничә көннән -11гә хәтле төшә.

-3, -4 салкын була, дигән кисәтүләр килде. -11 дип көтмәдек тә. Авыл хуҗалыгы идарәсенә -11 булды дигәнгә ышанмыйлар. Актанышта -4-5ләр булган, ә безнең як – Сөн буе, иң салкын як. Суккан көнне күрсәң... Куркыныч иде. Бөтен басуны йөреп чыктым. Әле хуҗалыкның директоры да хастаханәдә иде. Берүзем нәрсә уйларга белеп булмый.

Яз бер айга иртәрәк булды. Иртәрәк булганның бер нәрсәсе килеп чыга бит инде аның, – дип сөйләп китте «Алга» хуҗалыгының баш агрономы Илназ Нәбиев.

Башаклары үлгән арышны – сенажга

Илназ Нәбиев 21 ел хуҗалыкта, шуның 17сен баш агроном булып хезмәт итә. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укып, армиядән әйләнеп кайтуга, авылда төпләнә. Бабасы да – заманында хуҗалык рәисе булган кеше. Әтисе Факис абый гомер буе механизатор булып эшләгән. 69 яшен тутырып килсә дә, һаман ЗИЛ машинасында йөри икән. Җир якынрак булгандыр – Илназ Нәбиев һәр басуның үзенчәлекләрен белеп, аңлап эшли. Аның белән зыян күргән басуларны йөреп чыктык.

430 гектар люцерна, 100 гектарлап эспарцет, 803 гектар арпа, 50 гектар көзге бодай, 20 гектар арыш, борчак басуларына тигән кырау. Урман янындагы ышык җирләр генә исән калган.

Люцерна булмагач, безнең беренче укос, азык культурасы юк, дигән сүз. Костерны булса да сукмагандыр, дигән идем, очларын барыбер көйдергән. Бөтен басуга да эләккән, кайберләренә генә бик көчле тимәгән.

Арышны да бәрде бит. Монда башак булмый инде. Йә печәнгә кысасы, йә сенажга гына саласы була. Минуслы температура булганда ямь-яшел утыра иде, яңарак кына тора-тора саргайды. Арыш түземрәк булса да, башак өлешен суккан. Анализ алып, тикшерткән идек, эчендәге башагы үлгән, – ди Илназ Нәбиев.

Актаныш басуларын 2007-2008 елларда да көчле кырау суга, тик болай ук булганын хәтерләмиләр. «100 гектарлы басуны ап-ак итеп суккан иде. Шулай да ул елны икенче укос ала алдык. Ул чакта -4ләр булгандыр», – ди Илназ Нәбиев.

Басуларны инде киредән эшкәртеп, кайберләренә яңадан чәчкәннәрен, кайберләрен биопрепаратлар белән дәвалаганнар. Элеккеге булмаса да, файдасы тия, ди. Шулай да басу барыбер ямь-яшел булып түгел, урыны-урыны белән саргаеп тора.

Бодайны кире чәчтек. Борчак басуының да яртысын кире эшкәртеп, урынына кукуруз чәчтек. Арпаларга биопрепаратлар кулланып, ашламалар керткәч, яшәреп китте бераз. Өч яфракның ике яфрагы үлгән иде. Калган бер яфрагы яшәреп китте, «кущение» бара хәзер. Кырау сукканнан соң бездә яңгыр яуды. Бәлки шуңа да яшәреп киткәннәрдер. Тик сирәгәйде инде. Бөтен гектарны да бозып бетереп булмый бит. Күпме чыгым була алай, – ди агроном.

«Малларга азык җитмәсә, сенажга бөртекле культураларны да саласы була»

«Алга» хуҗалыгы иң байларыннан саналмаса да, үзләренеке үзләренә җитеп барган. Хәзер төп мәсьәлә – малларга җитәрлек азык әзерләү.

Хәзер терлек азыгы юк инде. Азыкка борчакны, арышларны салырбыз, дип торам. 300 гектар булса да, берәр базлык арыш бар. Кукуруз бар, аны күп чәчтек. Ярый аны соңыннанрак чәчкәнбез. Кырау сукканда кукуруз чыгып җитмәгән иде әле. Аны да суккан булса, белмим, нәрсә эшләр идек. Азык смесьләренә, соңрак чәчкән бодай, солыга, борчакка да тимәгән.

Малларга азык җитмәсә, сенажга бөртекле культураларны да саласы була инде, – ди ул, борчылып.

Шушы көннәрдә Актаныш районында малларга сенаж әзерләү буенча республикакүләм «Сенаж көне» үтте. Чарада катнашкан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «барысы да яхшы булыр дип өметләнәбез» дигән.

Республика буенча бер шартлы терлеккә, нәкъ былтыргыча, 40 центнер азык әзерләү бурычы куела. Республиканың Идел буе һәм төньяк районнарында яңгыр яхшы яуды. Ә Минзәлә, Актаныш, Тукай, Баулыда яңгыр бөтенләй яумады. Әмма, яңгыр юк дип, кул кушырып утырасы түгел. Заманча технологияләрдән файдаланып эшләргә кирәк.

Өшегән культуралар урынына яңаларын чәчтеләр, алар чыгып киләләр. Яңгыр яумаса, арышны да терлек азыгына салырга туры киләчәк. Уңыш мул булсын өчен ел саен бик күп эшләнә, инвестицияләр кертелә. Һәр хуҗалык, һәр хезмәтчән уңыш булсын өчен эшли. Барысы да яхшы булыр, дип өметләнәбез, – дигән министр.

 

Фото: © «Актаныш-информ» фотосы

Уңышсыз калмыйм дисәң, иминиятләштер

Кырау төшү куркынычы МЧС һәм Гидрометцентр хезмәткәрләре тарафыннан алдан кисәтелә. Тик ул мәгълүматлар һәрвакыт төгәл булмый, анысы да факт. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә нишләргә кала соң? Иртәрәк килгән язга ышанмыйча, май уртасына кадәр чәчүне башламый тормый да булмый. Меңләгән гектарга сузылган басулар түтәл түгел – каплап чыгу мөмкинлеге дә юк. Кырау суккан очракта күпме агрономның чәче агарадыр. Чыннан да күккә карап, Ходайдан яхшы һава торышы сорап утыра торган һөнәр шул.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, мондый очраклар булмасын өчен, басуларны иминиятләштерү кирәклеген әйтте. Аны шушы көннәрдә дә эшләп була икән.

Чәчүлекләрне иминиятләштерү (страховкалау) кирәклеге турында күп тапкырлар әйтелде. Бу – аграрийларның ихтыяҗларын табигать бәла-казаларыннан яклауның бердәнбер ышанычлы ысулы. Бу эшне кыска срокларда башкару мөмкинлеге бар әле.

Бүгенге көндә иминиятләштерелгән (страховкаланган) чәчүлекләрнең мәйданы 509 мең га исәпләнә (чәчүлек мәйданның 19%ы), шуларның 142 мең гектары (иминиятләштерелгән чәчүлекләрнең 28%) гадәттән тыш хәлләр программасы буенча.

Хәзерге вакытта иминият компанияләре экспертлары тикшерү уздыра. Иминиятләштерелгән хуҗалыкларның өлешчә һәлак булган чәчүлекләр хакында вакытында хәбәр бирүләрен сорыйбыз, – дип җиткерде министрлыкның матбугат үзәге.

Зыян күргән басуларны тиз арада эшкәртеп, яңадан чәчү яки ашламалар белән туклындыру кирәклеге турында да хәбәр итә министрлык.

Зыян күргән бөртекле культуралар чәчүлекләренең иммунитетын күтәрү өчен фунгицидлар, гумин кислоталары белән эшкәртергә, шулай ук азот туплый торган бактерияләр нигезендә биологик препаратлар белән тамырдан тыш тукландырырга киңәш ителә.

Үсемлекләрне яклау һәм уңыш булдыру буенча җитди эш алып барырга кирәк. Алга таба һава торышының җылы һәм коры булуы фаразлана, бу инде чүп үләннәрнең, корткычларның һәм авыруларның артуына китерәчәк, – дип җавап бирделәр министрлыкта.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

В Казани состоялась церемония награждения победителей «Хрустального пера»

В Татарстане вручили «Хрустальное перо»: на конкурс поступило более 200 заявок

В Лениногорске суд обязал УК провести воду к частным домам

В Татарстане четыре района лидируют по севу яровых культур


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Лениногорск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.