Капиталь ремонттан соң ачылачак медицина учреждениеләре билгеле
0
130
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда капиталь төзекләндерүдән соң алты хастаханә ачылачак. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә 15 объектта эш баруын әйтте. Барлык объектларда төзелеш-монтаж эшләре яртысыннан артыграк күләмдә башкарылган. «Азнакай, Буа, Түбән Кама, Мөслим, Лениногорск үзәк район хастаханәләрендә, Түбән Каманың Менделеев урамындагы балалар хастаханәсендә ремонт эшләре төгәлләнеп килә», — диде Илдус Насыйров. Быел республикада барлыгы 18 стационарны төзекләндерү ниятләнә, 73 процент эш башкарылган. 2021 елда өч медицина оешмасында капремонт төгәлләнгән, шул исәптән, Казан сугыш ветераннары госпиталенең 2 нче дәвалау корпусы төзекләндерелгән. Эшләр бер елдан артык дәвам иткән. «Барлык программалар Татарстанның Сәламәтлек саклау, Төзелеш министрлыклары, проектантларның, җиһазлар белән тәэмин итүчеләрнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә гамәлгә ашырыла», — дип искәртте Илдус Насыйров.