Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Елан кебек иде ул ялкын»: көчле җил аркасында Лениногорск районында өч йорт янган

0 124
Иске Шөгер авыл җирлегенә керүче Яңа Шөгер авылында Сабит Галәвов төп йорт нигезендә әнисеннән калган өе янәшәсендә берничә ел элек үзе дә йорт салып куйган булган. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова сүзләренчә, 82 яшьлек Сабит абый белән Яиза апа үзләре күрше авыл Шөгердә торсалар да, еш кына дача рәвешендә кулланып, Яңа Шөгергә дә килә торган булганнар. — Аларның бөтен хуҗалык корылмалары бер җирдә урнашкан. Мунча да, яңа салган өйләре дә… Әнисенең төп йортын да, истәлеккә калсын дип, тышлап куйган иде, анысын кораллар, кирәк-яраклар саклау өчен хуҗалык корылмасы итеп файдаланганнар, ахрысы. Гаражлары да шунда. Пәнҗешәмбе мунча керә торган көн булгач, кичә мунча якканнар. Шуннан каяндыр кабель исе килә дип сизгән инде ул. Гаражның буеннан буена кабель бара, су суыртырга дибрәк насос та кабызган инде. Шуннан кыска ялганыш булган, җил булгач, кабель да уралган булган инде, ут бөтен корылмага үрләгән. Хәзер бит йортлар да тиз яна торган материал сайдинг белән тышланган. Ашыгып эшләнгән эшләр инде, югыйсә, янгын чыкмасын өчен гофра да кулланабыз бит. Аллаһ сакласын инде, уттан калмый шул, — дип сөйләде Лилия Шиһапова. Кичәдән авыл халкы өмәдә. Лилия ханым авылдашлар барысы бергә җыелышып, Сабит абыйларның янгыннан соң хуҗалыгын чистартуларын әйтте. – Бүген Яңа Шөгер халкы җыелды, иртәгә дә ватсапка язып чакырабыз, ун көн эчендә бөтен бүрәнәләрен чыгарып җыештырып бетерергә исәплибез. Безнең авыл халкы бердәм ул, ярдәм итәләр, төне буе чистарттылар, булыштылар, — диде авыл җирлеге башлыгы. Бәла ялгыз йөрми дигәндәй, җитмәсә Яиза апа да хастаханәгә эләккән кичә. Ашыгып-кабаланып йөргәндә егылып имгәнгән. — Алар икәүләшеп, акча белән сумкаларны булса да алып чыгыйк, дип өйгә кермәкче булганнар. Бөтен өй эче төтен булгач, тончыгып, тиз генә чыгып өлгергәннәр. Ир-ат бит тиз атлый баскычны, баскычлары да биегрәк булган, Яиза апа шуннан төшкәндә, егылып, кабыргасы сынган. Ашыгыч ярдәм белән тизрәк озаттык, — диде Лилия Шиһапова. Инстаграмда dtp116 аккаунтында шушы янгын видеосында җил никадәр көчле булуы күренә. Комментарийда су сипмиләр, видеога төшереп карап торалар дип гаепләүчеләр бар. «Янәсе, бездә ирләр утка керә»… Монда да керә алганча кергәннәрдер инде, кеше корбаннары ник кирәк?! Авыл җирлеге башлыгы да янгынны мөстәкыйль сүндерергә тырышу бик куркыныч булганын әйтте. — Анда бит якын бара торган түгел, миңа, киресенчә, администрация «зинһар, халыкны җибәрмәгез, корбаннар булмасын» дип әйтте. Булдыра алганча, якын-тирәдәге йортларга ут капмасын дип сиптерделәр инде болай да, чөнки якындагы өйләрнең панельлары да эри башлады бит. Аңлата торган түгел. Елан кебек ул ялкын, елан кебек урап ала, урамның бер ягыннан кереп, икенче ягына чыга. Анда басып торып булмый. Бик тиз һәм куәтле янды бит ул. Ничә янгын машинасы килде, бөтенесенә халык ярдәм итеште. Су биреп торырга тырыштык, 100 метр гына ераклыктагы башняга су җыйган идек. Районнан да, Шөгернеке дә килде, Чыршылыдан да ярдәм сорадык, якын авыллардан да, Яңа Иштирәктә Камаз бар иде, агрофирманыкы да килде. Кемнәрне чакырдык — барысы да килде. Сабит абый үзе дә әйтте инде: «Менә йортларны бер-берсенә якын салу нәрсәгә китерә икән» дип. «Закон дөрес әйтә бит ул» дидем инде, — дип кичәге хәлләрне сөйләде Лилия Шиһапова. Авыл җирлегендә бухгалтер булып эшләүче Роза апа да  бүген Яңа Шөгер халкының Сабит абыйлар хуҗалыгында кайнаган мәле булуын әйтте. «Халык җыештыра, булышалар, бөтен калайларны тракторга төйиләр, чистарталар», — диде. Җил аркасында ялкын бик тиз арада күрше хуҗалыкка да телен сузган. – Күршеләренең йорты да түбәләре янып, стеналары гына калды. Анда беркем яшәми иде, бәхеткә, алар читкә балаларына күченеп киткәннәр иде, өйне сатмакчы булганнар. Хәзер аларга хәбәр иттеләр инде, өйләре иминиятләштерелгән булган. Ә Сабит абыйның йорты иминиятләштерелмәгән булган, — дип сөйләде. Сабит абыйларның икенче яктан күршесендә яшәүче Марсель Ризванов үзе дә янгын сүндерү хезмәткәре булып эшли. Кичә янгын белән көрәштә ул да катнашкан. — Бер хуҗалык тулаем һәм күрше йорт янды, мәйданы якынча 20 метрга 30 метрдыр, әле күбрәк тә булмаса. Үземнең дә өем кызып алды. Сайдинглары эрегән бераз. Күрәчәк булган инде. Сабит абый үзе ут төртмәгән, чүп яндырмаган бит инде. Насос кабызган да, контактлары начар булгандырмы, шуннан кызып китеп, янгын чыккан. Мондый көнне ут чыгармаска инде, бөтен җир коры, җил белән тиз алып китә утны, — дип кисәтте ул.  




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Лениногорск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.