Татарстанда коронавирусның 95 яңа очрагы ачыкланган
0
618
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә яңа коронавирус инфекциясен йоктыруның 95 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бер очрак читтән кертелгән, калганнары авыру йоктырган кеше белән аралашкан. 27 кеше хастаханәгә салынган, 68 авыру өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.
Казанда 29 очрак, Чаллыда — 15, Нурлат районында — 13, Чистай районында — 7, Түбән Камада — 5, Алексеевск һәм Буа районында — дүртәр, Әлмәт, Алабуга, Яшел Үзән һәм Лаеш районнарында — икешәр, Аксубай, Актаныш, Апас, Баулы, Биектау, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Саба һәм Тукай районнарында берәр зарарлану очрагы теркәлгән.
Бүгенге көндә республикада Covid-19 авыруының барлыгы 13 284 очрагы теркәлгән. 10 719 кеше дәваланып терелгән.