Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 100 яңа очрагы теркәлгән
0
864
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 51 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. «Ике кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. 18 кеше хастаханәгә озатылган, 82 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (35 кеше) аралыгында ачыкланган. Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (60 очрак) әйдәп бара. Чаллыда – 11, Яшел Үзән һәм Алабуга районнарында – дүртәр, Түбән Кама районында – 3, Аксубай, Югары Ослан һәм Тукай районнарында – икешәр, Алексеевск, Балтач, Буа, Зәй, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән. Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 13 095 очрагы ачыкланган, 10 678 кеше (шуларның 20се – узган тәүлектә) терелгән.