Татарстанда төбәк әһәмиятендәге ике табигать һәйкәле барлыкка килде
0
199
(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Министрлар Кабинеты ике объект — Азнакай районының Мәнәвез үзәне һәм Лениногорск районының «Покш Пандо»сын төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре итәргә карар кылды. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
«ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты Азнакай районы территориясендә 9,7 гектарлы „Мәнәвез үзәне“ һәм Лениногорск районының гомуми мәйданы 12,6 гектар булган „Покш Пандо“ табигать объектларын төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре дип игълан итү турында карар кабул итәргә», — дип хәбәр ителә документларда.
Яңа статус аркасында объектлар зонасында табигый ландшафтлар, биологик төрлелек, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының сирәк объектлары сакланачак.
Һәйкәлләрнең чикләре мәгълүмат һәм схемалы махсус билгеләр белән билгеләнәчәк.