Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026 Июль 2026 Август 2026 Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

Кеше гомере бәһасез, ә янгынны кисәтә торган датчик - нибары берничә йөз сум

0 50

2019 елда республика территориясендә булган янгыннарда Татарстанда яшәүче 67 кеше, шул исәптән 34 бала махсус җайланмалар аркасында исән калган. Сиренаны ишетеп, алар ут капкан биналардан вакытында чыгып өлгерә алган. Бу кечкенә җиһаз ничек эшли, ничә сум тора һәм ни өчен аның белән тынычрак?

Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре сөйләде.

Ел башыннан санаганда, Татарстанда биш меңнән артык янгын булган. Аларда 115 кеше һәлак булган һәм ни кызганыч, бу узган елга караганда 14,5 процентка артыграк.

«Республика территориясендә янгын сүндерүчеләр 386 кешене коткарган, күп катлы йортлардан 1800 кеше эвакуацияләнгән. Янгын турында хәбәр итә торган җайланмаларның үз вакытында эшли башлавы аркасында 67 кешенең, шул исәптән 34 баланың гомерен саклап калганнар», — дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының дәүләт янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш бүлеге башлыгы Максим Трущин.

Янгын турында хәбәр итә торган җайланмаларны (извещатель) бушлай урнаштыру программасы Татарстанда өч ел элек, коточкыч фаҗигадән соң эшли башлады.

2016 елның 9 гыйнвар төнендә Лениногорск районының Иске Куак авылында янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр алты сәгать буе ут белән көрәшә. Һәлак булган алты кеше — 27 яшьлек хатын һәм биш бала мәете табыла. Сабыйларның иң кечесенә алты ай була. 47 яшьлек гаилә башлыгын гына коткарып калалар. Ул исән кала, тик бик нык пешә. Бер елдан соң, йөрәге тотып, вафат була.

Бу гаиләнең имин булмаганы ачыклана. Әҗәтләре өчен аларның газларын аерган булганга, салкыннарда өйләрен үзләре ясаган электр җайланмалары белән җылытканнар. Нәкъ шуның аркасында янгын чыккан да инде.

Татарстан Президенты карары буенча, янгын турында хәбәр итә торган җайланмаларны күп балалы һәм имин булмаган гаиләләрнең фатирларына һәм йортларына, шулай ук Бөек Ватан сугышы инвалидлары, ветераннары һәм өлкән яшьтәге ялгыз кешеләр яшәгән йортларга бушлай урнаштыра башладылар.

«2016 елдан бүгенге көнгә кадәр республика бюджеты хисабына янгынны хәбәр итә торган 75 мең җайланма урнаштырылган. Киләсе елда 84 мең датчик урнаштыру планлаштырыла. Бу категориягә күп балалы гаиләләр һәм инвалид балаларны тәрбияләүче гаиләләр керәчәк», — диде ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгынга каршы дәүләт хезмәте җитәкчесе Константин Чанышев.

Датчик сиренасы хәтта урамда да ишетелә

Быел май аенда Кукмара районының Мәмәшир авылында күп балалы гаилә яшәгән йортта янгын чыкты. Әниләре балаларны ут капкан йорттан коткарып өлгерә. Ул урамда булганда янгынга каршы җайланманың сиренасын тавышын ишетә.

Биш бала өйдә, әниләре урамда булган. Ул датчикның сигналын ишетә һәм өйгә керә. Кухня төтен белән тулган була. Ул балаларны урамга алып чыга һәм янгын сүндерүчеләр чакыра.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә йортны тулысынча ут чолгап алган була. Бу фаҗигадә корбаннар булмады.

«Өч ел элек республиканың бер районында шундый ук хәл булды. Йорт янып киткәндә хуҗабикә бакчада була. Хатын-кыз төтен исен сизми, чөнки җил төтенне каршы якка алып киткән. Нидер сизенеп, хатын ут капкан өйгә керә һәм өч баланы алып чыга. Корбаннар булмый, бары тик кухня бүлмәсенә генә зыян килә. Әмма өендә извещатель куелган булса, янгын чыгу турында алданрак белер иде», — диде Константин Чанышев.

Август төнендә, экстрен хезмәтләр чакыру өчен 112 бердәм номерына Никольские Сороки авылында йорт януы һәм ялкынның башка йортларга күчү ихтималы турында хәбәр итәләр. Ярты сәгатьтән соң янгын сүндерелә. Ут электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә чыккан.

42 яшьлек хуҗабикә янгынга каршы датчик сигналын ишетә һәм өч баласын үлемнән саклап кала.

Уяу күршеләр

Сентябрьдә Васильево бистәсенең Стекольная урамында өлкән яшьтәге ялгыз пенсионер карчыкның агач йорты яна. Тәрәзәләрдән урамга томырылган ялкынны, куе төтенне күршеләре күрә, янгын сүндерүчеләрне дә шулар чакырта.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә йортны һәм ихатадагы корылмаларның бер өлешен тулысынча ут камап алган була. 82 яшьлек хуҗабикә ут капкан йорттан үзе чыга алган, зыян күрмәгән.

Пенсионер карчык йортта янгын чыгуын датчик сигналын ишетеп белгән.

Октябрьдә Биектауда яшәүче, авырлык белән генә йөри торган олы яшьтәге ир-атның фатирына ут каба. Һәм ул да шушы җайланма ярдәмендә исән кала. Күршеләре, сирена тавышын ишетеп, янгын сүндерүчеләрне чакырта.

Янгын сүндерүчеләр ишекне лом белән ача, төтен томалаган фатирга кереп хуҗаны коткаралар. Ул ятып торган ятакка ут капкан була. Ир аңында булган, әмма тәне пешә, кайнар төтен сулап агулана.

Күршеләренең тиз реакциясе ярдәмендә ир-атны коткарганнар һәм янгынны сүндергәннәр. Ут сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында чыккан.

Алексеевск районында яшәүче каһарман

Алексеевск районының Садиково авылында яшәүче Григорий Зварич быел сентябрьдә чын каһарман булды. Аның күршесендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең йортында янгын чыга. Урамда вакытта ул янгынга каршы датчикның көчле тавышын ишетә, төтенне күреп ала һәм өлкән яшьтәге күршеләрен коткарырга ташлана.

Ир ут капкан йорттан чыгарга тырышкан хатынны урамга алып чыга. Шуннан соң ут камап алган өйгә хуҗаны коткарырга керә. Өлкән яшьтәге күршесе мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмаган. Ир-ат пенсионерны күтәреп урамга алып чыга. Хуҗаларны коткарганнан соң, Григорий, кабат төтен баскан өйгә кереп, кыйммәтле әйберләрне һәм документларны алып чыгарга өлгергән.

Янгын 60 кв. метр мәйданда булган. Ут электр җиһазларын монтажлау кагыйдәләрен бозу аркасында чыккан, дип фаразлана.

Григорий Зварич

Кеше гомере бәһасез, ә датчик - нибары берничә йөз сум

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре әйтүенчә, республика халкы белән янгынга каршы датчикларның файдасы турында сөйләшүләр даими алып барыла. Бер җайланма 200 сум тирәсе тора. Коткарылган гомерләр өчен бик кечкенә бәя булуы белән килешәсездер.

Кайвакыт бер квадрат метрдагы янгын да кеше төтен белән агулансын өчен җитәрлек була. Мәсәлән, ул күрше бүлмәдә тирән итеп йоклый икән, бу бигрәк тә куркыныч. Ә янгынга каршы датчик минут эчендә ялкынның чыганагын билгели һәм куркыныч турында сигнал бирә ала.

Янгынга каршы датчик урнаштыру өчен аерым күнекмәләр белергә кирәкми. Хуҗалар аны сатып алып бүлмә түшәменә үзләре дә куя ала.

Бары тик кибетләрдән генә алырга кирәк!

Соңгы вакытта Татарстанда мошенниклар артты. Алар үзләрен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре яки газовиклар дип таныштыра һәм бинада янгын куркынычсызлыгына каршы таләпләрне саклануын тикшерергә тәкъдим итә.

Фатирга кергәч, алар хуҗаларны ялганлап, берничә мең сум торган датчиклар урнаштыра. Татарстанда яшәүче йөзләгән кеше җинаятьчеләр тозагына эләккән. Нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр алдана.

Шуңа күрә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәтә: янгын сүндерүчеләр бервакытта да фатирдан-фатирга йөреп, түләүле датчкилар куярга тәкъдим итми! Әгәр сезнең гаилә датчикларны бушлай кую программасына туры килми икән, аларны кибеттә шактый арзан бәягә сатып алып, үзегез дә куя аласыз.

Берәр хәл килеп чыкса, шушы бик арзанлы гына тартмачык сезнең һәм якыннарыгызның гомерен саклап калырга мөмкин.





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также


Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Лениногорск на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.