Лениногорск районының бакчачылык ширкәтләрендә рөхсәтсез чүплекләр юкка чыгарылган
0
40
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Лениногорск районының бакчачылык ширкәтләрендә җирле халыкта ризасызлык тудырган чүплекләр юк ителгән. Бу турыда Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе хезмәткәрләре «Мех уборки — Кама» филиалы белән берлектә Лениногорск районы бакчачылык ширкәтләре территорияләрен тәртипкә салган.
Әлеге эш нәтиҗәсендә 20 кубметр күләмендә чүп-чар җыеп чыгарылган. Болар — пыяла һәм пластик шешәләр, целлофан капчыклар, азык-төлек һәм төзелеш калдыклары.