Добавить новость
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026 Июнь 2026
Июль 2026
Август 2026
Сентябрь 2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Поиск города

Ничего не найдено

«Ул куркусыз иде». Хай-дайвинг буенча Россия чемпионы Ләйлә Сәламова юл фаҗигасендә үлде

0 1163

Ләйлә Сәламованың гомере өзелде

Россия Суга сикерү федерациясеннән кайгылы хәбәр килеп иреште. Хай-дайвинг буенча ил чемпионы Ләйлә Сәламова үлгән. Бу хакта организация президенты Станислав Дружинин хәбәр итә, дип яза «Спорт Экспресс».

«Спортчыбыз Ләйлә Сәламова пәнҗешәмбе көнне юл фаҗигасендә үлде, – дип, Дружининнан цитата китерә ТАСС. – Безнең өчен бу – коточкыч хәл. Аңа 23 яшь иде, һәм мин аның әти-әнисе, туганнары ниләр кичерүен күз алдыма да китерә алмыйм. Барысының да кайгысын уртаклашам. Үземнең һәм федерация исеменнән шуны әйтәм: кулыбыздан килгән кадәр һәрнәрсәдә ярдәм итәчәкбез, шул исәптән, җирләү мәсьәләсендә дә. Без хәзер бу сорау буенча туганнары белән элемтәгә керәбез».

Авария 

Россия спортчысының гомере бәхетсез очрак аркасында өзелә. Ләйлә Сәламова Карелиядә юл-транспорт фаҗигасенә эләгә. Спортчыга нибары 23 яшь иде. Фаҗига 12 гыйнвар көнне Лахденпохья юлында килеп чыга. Полиция хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.

 

Фото: © Карелиянең кеше яшәвеше һәм куркынычсызлыгы буенча комитеты

Алданрак мәгълүм булганча, Mitsubishi Lancer һәм Volkswagen Tiguan машиналары бәрелешү нәтиҗәсендә, Сәламова утырган Mitsubishi Lancer йөртүчесе – Ләйләнең дус егете һәм Ләйлә үзе шунда ук үлә. Икенче машинаның йөртүчесе һәм пассажиры хастаханәгә озатылган. Ике машина да урталай диярлек өзелгән.

Кыз Карелиягә сноубордта йөрер өчен дусты белән барган булган. Үлеменә бер көн кала, ул тренеры Игорь Семашко белән сөйләшә, киләчәккә зур өметләр баглавын әйтә. Ә Суга сикерү федерациясенең коммуникацияләр буенча директоры Сергей Саркисянга соңгы интервьюсында исә үзенең шигырен дә бастыруны сорый. Шигырь юлларында исә фаҗигале язмышы сурәтләнгән кебек:

Я начинаю ее ощущать,

Жизнь моя – это мое кино.

И в безмятежности хочу я утопать,

Пускай на тяготы мне будет все равно.

Я знаю, что могу творить,

И негатив могу я опустить на дно.

Если вы не умеете любить,

На это также будет все равно.

И будь это восторг или уныние,

Не торгуясь, приму все, что мне дано.

Я буду жить без капли сожаления.

Дружу со скукой, знаю, потом будет все равно.

Влюбись, не своди с нее глаз,

В жизни каждого и черного, и белого полно.

Живи, живи, мой друг, сейчас,

Ведь потом будет все равно...

Россия Суга сикерү федерациясе Ләйләнең якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклаша. Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы да аларга кушыла.

«Ул Россиядә бердәнбер иде. Куркусыз. Ихтыяр көче ирләрнеке кебек. Кыз бала өчен 20 метрдан сикерүнең нәрсә икәнен күз алдына китерәсездер. Ул шундый бердәнбер иде. Без аның киләчәктә спортта уңышларына өметләнә идек. Ләкин, күрәсез, язмыш башкача хәл итте. Урыны оҗмахта булсын. Бар якыннары һәм туганнарының кайгысын уртаклашам», – диде «Спорт-Экспресс»ка 2 мәртәбә Олимия чемпионы Дмитрий Саутин.

Дмитрий Саутин һәм Ләйлә Сәламова

Фото: © соцчелтәр

Тормышы

Ләйлә Руслан кызы Сәламова 1999 елның 24 мартында Саратовта туган. Спортка ул 2007 елда – 8 яшендә килә: остазы Юрий Гутякулов кул астында 11нче санлы Саратов балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең суга сикерү бүлегендә шөгыльләнә башлый. 2012 елда Россия спорт мастеры дәрәҗәсенә ия була.

Ләйлә шулай ук каланчадан суга синхрон сикерү буенча да ярышларга йөри – Мария Казакова белән парлашып, 2014 елда алар Россия Кубогында бакыр призер исеменә лаек булалар, ә 2015 елда Анастасия Козлова белән дуэтта көмеш медаль яулыйлар.

Урта мәктәпне тәмамлаганчы ук, Сәламова Россия спорты өчен бик әһәмиятле чара – 2014 елгы кышкы Олимпиаданың олимпия уты эстафетасында катнаша. 2017 елда Ләйлә Чернышевский исемендәге Саратов дәүләт университетына укырга керә һәм карьерасына нокта куя. Әмма алга таба ул үзенең бу карарыннан кире кайта.

Күпмедер вакыт спортчы йөзү буенча тренер булып эшли, Көньяк Кореяда Aqua Planet Jejuruen суга сикерү тамашасында артист була. Ә 2020 елда профессиональ спортка кире кайта. Һәм үзенә яңа спорт төре – хай-дайвингны сайлый.

Ләйлә Сәламова

Фото: © соцчелтәр

«Автобуска соңга калдым»

Ул беренче тапкыр суга сикерүчеләрне әтисе белән каравын әйткән. «Акылдан язганнар», – дип бәяләгән. Шулай да, сикереп карарга уйлый. Әнисе: «Ә бу – куркыныч түгелме?» – дип сорагач, «Яшәве дә куркыныч», – дип җавап бирә.

2020 елда Ләйлә Казанга килә. Бер интервьюсында ул: «Әйберләремне алып килдем. Билгесезлеккә. Миңа беркем дә ставка ясамады, мөгаен, суга карар да кайтып китәр, дип уйлаганнардыр. Әмма алар мине начар белгәннәр», –дип сөйли.

Балачагында ул Олимпиадада чыгыш ясарга теләве турында хыялланган. Моның өчен Мәскәүгә барырга кирәклеге турында әйтәләр, әмма «әти-әниләр анда җибәрмәсләр иде» ди. «Минем теләгем җуела барды. Мин 18 яшемдә шөгылемнән киттем һәм 3 ел буе сикермәдем. Эшләдем: фитнес-клубта тренер булып эшләдем, Кореяга барып, шоуда эшләдем – акча эшләргә тырыштым.

2020 елда кайттым, Франциягә китәргә тиеш идем, барып чыкмады. Кырымга әниләр янына бардым, аниматор булып эшли башладым. Ул чагында Ялтада халыкара ярышлар уздыралар иде, мине Артем Сильченко чакырды.

Ул көн бердәнбер ялым иде. Мин дүрттә торып Ялтага киттем. Шунда Артемның туганы килде дә: «Мин кофе алам, Игорь Семашкога бир әле», – ди. Мин аңа: «Кем ул Семашко?» – дим. Миңа бу турыда әйтүе оят – мин үземнең булачак тренерым янына барганымны да белмәгәнемен. Кофе бирдем, ярышларны карадым, миңа ошады, күңелемдә күбәләкләр оча башлады. Янып киттем, ә эчемдә начар тойгылар – тирә-ягымда шундый шәп, ә мин карап кына торам. 

Бүләкләүне көтеп тордым, шуңа да автобуска соңга калдым. Ә кайтырга акча юк. Суга сикерүдә катнашкан егетләр-кызлар тынычландыра – кайтырга ярдәм итәбез, диләр. Мине фуршетка чакырдылар. Шунда миңа: «Киләсе ярышларда бул», – диделәр. Ә мин үземә 18 яшемдә инде нокта куйган идем. Шуңа да «син хайдайвингка ничек эләктең» дигәч, «автобуска соңга калып» дип җавап бирәм», – дигән Ләйлә.

Чемпионка

Сәламованың соңрак үзенең сөйләвенә буенча, бу дисциплинага ул очраклы килеп керә. Аны Ялтага халыкара ярышларга чакыралар, ә Ләйлә аларны якыннан күзәтергә ниятли. Турнир шулкадәр күңеленә үтеп керә ки, кыз карьерасын кабат дәвам итәргә карар кыла.

«Ярышларны карадым да, шулкадәр ошады, күңелемдә күбәләкләр оча башлады. Кызыктым! Кызыктым, ә күңелдә ниндидер юшкын – карап туйгысыз, һуш китмәле, ә мин читтә торам, карыйм гына, катнашмыйм. Бүләкләүне көтеп, автобуска соңга калдым (көлә). Кире кайту юлына акча калмады. Сикерүче егет-кызлар миңа, ярдәм итәбез, дип ышандырып тынычландырдылар. Шуңа күрә, хәзер миннән, «хай-дайвингка ничек килеп эләктең» дип сораганда, мин «автобуска соңга калдым, шул гына», – дип җавап кайтарам», – дип, matchtv.ru Сәламованың шушы сүзләрен китерә.

Ләйлә кыска вакыт эчендә уңышка ирешә: 2021 елда ул – хай-дайвинг буенча Россия чемпионы. Шул ук елның декабрендә исә FINAның бу дисциплинада рәсми ярышларда чыгыш ясаган беренче Россия спортчысы була.

2022 елда, санкцияләргә карамастан, Сәламова – халыкара аренада чыгыш ясауларын дәвам иткән санаулы Россия спортчыларының берсе. Ул – клиффдайвинг буенча Дөнья сериясенә wildcard алган беренче россияле. Бу турнир FINA календарена кермәгән, шуңа күрә анда Ләйлә нейтраль статуста чыгыш ясый. Август аенда спортчы Босниянең Мостар шәһәренә үткән этапта чыгыш ясый. Һәм бу яшь спортчы өчен әле, әлбәттә, чик булмый. Ләкин аның гомере юл һәлакәтендә фаҗигале төстә өзелде.

Ләйлә Сәламованың якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Фотолар Ләйләнең «ВКонтакте»дагы аккаунтыннан





Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

Новости Карелии



Глава Карелии Артур Парфенчиков

Частные объявления в Лахденпохья



Загрузка...
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Лахденпохья на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.