Добавить новость
Ноябрь 2013
Декабрь 2013
Январь 2014
Февраль 2014
Март 2014
Апрель 2014
Май 2014
Июнь 2014
Июль 2014
Август 2014
Сентябрь 2014
Октябрь 2014
Ноябрь 2014
Декабрь 2014
Январь 2015
Февраль 2015
Март 2015
Апрель 2015
Май 2015
Июнь 2015
Июль 2015
Август 2015
Сентябрь 2015
Октябрь 2015
Ноябрь 2015
Декабрь 2015
Январь 2016
Февраль 2016
Март 2016
Апрель 2016
Май 2016
Июнь 2016
Июль 2016
Август 2016
Сентябрь 2016
Октябрь 2016
Ноябрь 2016
Декабрь 2016
Январь 2017
Февраль 2017
Март 2017
Апрель 2017
Май 2017
Июнь 2017
Июль 2017
Август 2017
Сентябрь 2017
Октябрь 2017
Ноябрь 2017
Декабрь 2017
Январь 2018
Февраль 2018
Март 2018
Апрель 2018
Май 2018
Июнь 2018
Июль 2018
Август 2018
Сентябрь 2018 Октябрь 2018
Ноябрь 2018
Декабрь 2018 Январь 2019 Февраль 2019 Март 2019 Апрель 2019 Май 2019 Июнь 2019 Июль 2019 Август 2019 Сентябрь 2019 Октябрь 2019 Ноябрь 2019 Декабрь 2019 Январь 2020 Февраль 2020 Март 2020 Апрель 2020 Май 2020 Июнь 2020 Июль 2020 Август 2020 Сентябрь 2020 Октябрь 2020 Ноябрь 2020 Декабрь 2020 Январь 2021 Февраль 2021 Март 2021 Апрель 2021 Май 2021 Июнь 2021 Июль 2021 Август 2021 Сентябрь 2021 Октябрь 2021 Ноябрь 2021 Декабрь 2021 Январь 2022 Февраль 2022 Март 2022 Апрель 2022 Май 2022 Июнь 2022 Июль 2022 Август 2022 Сентябрь 2022 Октябрь 2022 Ноябрь 2022 Декабрь 2022 Январь 2023 Февраль 2023 Март 2023 Апрель 2023 Май 2023 Июнь 2023 Июль 2023 Август 2023 Сентябрь 2023 Октябрь 2023 Ноябрь 2023 Декабрь 2023 Январь 2024 Февраль 2024 Март 2024 Апрель 2024 Май 2024 Июнь 2024 Июль 2024 Август 2024 Сентябрь 2024 Октябрь 2024 Ноябрь 2024 Декабрь 2024 Январь 2025 Февраль 2025 Март 2025 Апрель 2025 Май 2025 Июнь 2025 Июль 2025 Август 2025 Сентябрь 2025 Октябрь 2025 Ноябрь 2025 Декабрь 2025 Январь 2026 Февраль 2026 Март 2026 Апрель 2026 Май 2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11 12 13 14 15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Поиск города

Ничего не найдено

Ат елында туучылар: «Башлаган эшне иртәме-соңмы ахырына җиткерәм»

0 344

Яңа елны һәркем зарыгып көтә, киләсе елның тагын да уңышлырак булуына ышана, якты өметләр баглый. Ел матур, якты хатирәләргә бай булсын өчен, аны ничек каршы алырга кирәк икән соң?!

Көнчыгыш календаре буенча 2026 ел (17 февральдән башлап) Кызыл Утлы Ат билгесе астында узачак. Бу – 60 еллык циклдагы иң куәтле, энергияле һәм көтелмәгән вакыйгаларга бай билгеләрнең берсе. Астрологлар бертавыштан раслый: 2026 ел глобаль трансформацияләр елы булачак.

Ут – ул дәрман, прогресс һәм чистарыну символы, ә Ат – ирек, түземлек һәм туктаусыз алга омтылуны гәүдәләндерә. 2026 елда вакыйгалар бик тиз үсеш алачак. Бу ел ашыгырга яратмаучылар өчен түгел. «Уңышка тиз карар кабул итүчеләр һәм курку белмәүчеләр ирешәчәк.

Бизнес өчен 2026 ел экспансия (киңәю) чоры булачак. Утлы Ат яңа стартаплар башлаучыларга һәм үз белемен арттыручыларга ярдәм итәчәк. Шул ук вакытта сак булырга да кирәк: елның импульсив энергиясе уйланылмаган чыгымнарга этәрә ала. Төп киңәш – азартка бирелеп, мантыйкны югалтмагыз.

Шәхси тормышка килгәндә, бу ел – ярсулы хисләр һәм кайнар мәхәббәт елы. Танышулар тиз булачак, ләкин мөнәсәбәтләрне саклап калу өчен түземлек кирәк. Ат ирекне ярата, шуңа күрә бу елны бигрәк тә гаиләдә бер-береңне «кысмыйча», ирек бирү мөһим.

Ат елында туган дөньякүләм танылган кешеләр арасында: Джеки Чан, Пол Маккартни, Харрисон Форд, Эмма Уотсон, Джон Траволта, Кристен Стюарт, Майк Тайсон, Коби Брайант, Любовь Успенская, Нюша, Леонид Ярмольник, Григорий Перельман һәм башкалар.

Татарлардан: Халидә Бигичева, ИлСаф, Айдар Рәкыйпов, Алия Мөбәрәкова, Динар Хөснетдинов, Рамил Шәрәпов, Алина Заһитова,

«Киләсе ат елына әллә ни зур өметләр багламыйм»

Ат елында туган иҗат кешеләренең киләсе елга нинди өметләр баглавы турында үзләреннән сораштык.

Айдар Рәкыйпов:

Быелгы ел нәрсәсе белән истә калды, дигәндә, беренчедән, мин өйләндем. Икенчедән, быел магистратура бүлеген кызыл дипломга тәмамладым. Иң истә калган вакыйгалар шушы булды.

Киләсе елда исә март аенда Казанда филармония концертлар залында минем «сольный» концертым булачак. Шуңа әзерләнәбез, әле башка район-шәһәрләргә дә чыгарга уйлыйбыз. Мин 3 ел чыгышлар гына ясап йөрдем, «сольный» концертларым булмады. Тамашачыларым бик сорый, көтә, шуңа концертлар булачак, Аллаһ боерса.

Ат елында туган кешеләр нинди сыйфатларга ия, дигәндә, бу, беренче чиратта, кешенең нинди гаиләдә тууы, ничек тәрбияләнүе белән бәйле, дип уйлыйм. Бу сорауга төгәл җавап та биреп булмый. Бәлки, көчлерәк, сабыррак булалардыр. Ат бит – тырыш, матур, бар нәрсәгә түзә торган хайван. Әмма, түзә, дигәч тә, бөтен нәрсәгә түзеп яшәргә кирәк, дигән сүз түгел.

Концертка әзерләнүләр, чыгышлар, тормыш мәшәкатьләре белән, Яңа елны төгәл кайда каршы алачагыбызны әйтә дә алмыйм. Шунысын әйтә алам, гаиләм белән булачакмын. Минемчә, Яңа ел ул – гаилә бәйрәме, шуңа йә тормыш иптәшем белән икәү генә, йә әти-әниләр белән бергә каршылыйбыз. Хәзер анда-монда йөрисе дә килми, тыныч кына өйдә, җылы мохиттә, телевизор карап, тәмле итеп ашап, якын кешеләр белән үткәрәсе килә.

Киләсе ел ат елы буласын белмәгән идем дә, Аллаһ боерса, безнең ел була. Әйбәт булыр, дип ышанып калам.

Фото: © Айдар Рәкыйповның шәхси архивыннан

Алып баручы, җырчы Алия Мөбәрәкова:

Киләсе ат елына әллә ни зур өметләр багламыйм. Мин хәзер үземә бервакытта да зур-зур хыяллар куймыйм, чөнки аларга ирешәм дип, югалып бетү ихтималы бар. Алдыма куйган кечкенә генә өметләрне аклап, тыныч күңел белән сәламәт яшәргә язсын. Яшь барган саен шунысын аңлыйсың, сәламәтлек бик кирәк икән.

Ат елында туган кешеләр нинди сыйфатларга ия, дигәндә, үземнән чыгып әйтә алам, мин башлаган эшне иртәме-соңмы ахырына җиткерәм, детальләргә вакланырга яратам. Мин – тырыш кеше, бу – ат елында тууым белән бәйлеме, белмим.

Яңа елны, Аллаһ боерса, туган ягым Кукмарада әти-әниләр, туганнар, балаларым белән каршы алам.

Һәр елны Яңа ел табынына әзерли торган «фирменный» рецептыбыз да бар, бу – «Оливье» салаты. Кызымны да аны ясарга өйрәттем, хәзер ул – аның яраткан салаты.

«Оливье», «Тун астында селедка» салатлары, пилмән һәм бәлеш – безнең Яңа ел табынының төп ризыклары.

Фото: © Алия Мөбәрәкованың шәхси архивыннан

Ат елында булган истәлекле вакыйгалар:

  • 1930 ел - СССРда коллективизация дәвам итә
  • 1942 ел - Бөек Ватан сугышы тарихында Сталинград оборонасы
  • 1954 ел - СССР НАТОга керү теләген белдерә
  • 1966 ел - СССР орбитага беренче тапкыр айның ясалма иярченен җибәрә
  • 1978 ел - Советлар Союзында куркыныч салкыннар була
  • 1990 ел - Горбачев СССРның беренче президенты итеп сайлана
  • 2002 ел - Росиядә Җинаять кодексына үзгәрешләр кертелә
  • 2014 ел - Кырым Россиягә кушыла
  • Ә 2026 ел тарихка нинди вакыйгалар белән кереп калыр?




Все города России от А до Я

Загрузка...

Moscow.media

Читайте также

В тренде на этой неделе

Военнослужащие и сотрудники Управления Росгвардии по Республике Тыва успешно сдали контрольную проверку за зимний период подготовки

Начальник Управления Росгвардии по Республике Тыва проверил безопасность детских лагерей на антитеррористическую защищенность

Офицеры Росгвардии приняли участие на заседании круглого стола к единому дню голосования

В Тыве 15-летний мальчик едва не сгорел заживо при попытке закурить

Новости Кызыла



Глава Тувы Владислав Ховалыг

Частные объявления в Кызыле



Загрузка...
Ria.city
Rss.plus


Новости последнего часа со всей страны в непрерывном режиме 24/7 — здесь и сейчас с возможностью самостоятельной быстрой публикации интересных "живых" материалов из Вашего города и региона. Все новости, как они есть — честно, оперативно, без купюр.




Кызыл на Russian.city


News-Life — паблик новостей в календарном формате на основе технологичной новостной информационно-поисковой системы с элементами искусственного интеллекта, тематического отбора и возможностью мгновенной публикации авторского контента в режиме Free Public. News-Life — ваши новости сегодня и сейчас. Опубликовать свою новость в любом городе и регионе можно мгновенно — здесь.
© News-Life — оперативные новости с мест событий по всей России (ежеминутное обновление, авторский контент, мгновенная публикация) с архивом и поиском по городам и регионам при помощи современных инженерных решений и алгоритмов от NL, с использованием технологических элементов самообучающегося "искусственного интеллекта" при информационной ресурсной поддержке международной веб-группы 103news.com в партнёрстве с сайтом SportsWeek.org и проектами: "Love", News24, Ru24.pro, Russia24.pro и др.